Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткән туристларны аэропортка илтүче автобус капланып, өч кеше үлгән

Антальядәге автотранспорт һәлакәтендә биш кеше тән җәрәхәтләре алган.

news_top_970_100
Төркиядә ял иткән туристларны аэропортка илтүче автобус капланып, өч кеше үлгән

Анталья провинциясенең Манавгат шәһәрендә 18.00 сәгатьтә (Казан вакытына туры килә) аэропортка 22 туристны илткән автобус юл читенә төшеп капланган. Россиядән өч турист үлгән, бишесе тән җәрәхәтләре алган. Икесе реанимациядә. Туристларның өйгә кайтып килешләре була, дип хәбәр итә TRT каналы.

Һәлакәт сәбәбе - йөртүче хатасы. Ул тормозга еш басып, аларны кыздырган һәм шул сәбәпле идарәне югалткан дип фаразлана.

Туроператор - "Интурист" каза күрүчеләрнең якыннары өчен кайнар линия ачкан. Аның номеры +905383933451. Туристлар 21:50 сәгатьтә ZF 6394 рейсы белән Самарага очарга тиеш булган.

Россия консуллыгы вәкилләре һәлакәт булган урынга килгән, һәлак булучыларның кемнәр икәнлеген ачыклыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100