Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крутушкада давыл урманны аударган» дип таратыла торган видео Тверьдә төшерелгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда давыл вакытында бәла-казалар булу турында фейк таратуларын искәртә.

news_top_970_100
«Крутушкада давыл урманны аударган» дип таратыла торган видео Тверьдә төшерелгән
НТР 24

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, кичә республикада кайсыбер районнарда давыл вакытында җимерелүләр булмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы социаль челтәрләрдә фейк таратылуын искәртә. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда таратылган торган гарасат кадрлары Тверьдә төшерелгән булган. Тик аларны Татарстанда дип тараталар.

Мәсәлән, Андреаполь шәһәрендә төшерелгән коточкыч кадрлар Крутушкада дип бирелә. Биредә давыл ветеринария клиникасын җимергән, диелә бу хәбәрдә.

Социаль челтәрдә таралган кадрлар янында комментарийлар язалар. «Дөрес түгел, бездә Крутушкада бар да яхшы», «Нинди Крутушка? Нигә кеше куркытасыз?», «Бу Андреапольдә төшерелгән, Тверь өлкәсе, алдамагыз», «Бу Казан түгел», диләр.

Кичә Татарстан территориясендә давыл булды, ләкин мондый җимерелүләр булмады, диелә бу хәбәрдә.

«Кичә давыл вакытында Татарстан территориясендә җимерелүләр һәм башка негатив нәтиҗәләр теркәлмәде», диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тверь өлкәсендә давыл вакытында өч кеше үлүе билгеле булды, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100