news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тверь өлкәсендә давыл вакытында өч кеше үлүе билгеле булды

Җимерелгән йортлар, ауган агачлар сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

news_top
Тверь өлкәсендә давыл вакытында өч кеше үлүе билгеле булды
https://69.mchs.gov.ru

2 августта Тверь өлкәсендә көчле давыл котырды. Өермә юлына очраган корылмаларны җимерде, түбәләрне куптарды, үткәргечләрне өзде, агачларны аударды. Гарасат вакытында өч кеше үлү турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Андреаполь районы үзәгенә аеруча зур зыян килә. Биредә җил тизлеге секундына 25 метрга җитә. Аннары Ржев һәм Перно шәһәрләре дә давыл эчендә кала.

Өермә, җимерелгән йортлар, ауган агачлар сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Урында коткаручылар эшли. Тверь губернаторы Игорь Руденя гарасат нәтиҗәләрен бетерү комиссиясен җитәкли. Зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар