Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә акча урлауда гаепләнүче Башкортстан хатынының язмышы билгеле булды

Ике баласы һәм ире белән ял итәргә килгән хатынны башка туристның акчасын урлауда гаеплиләр.

news_top_970_100
Төркиядә акча урлауда гаепләнүче Башкортстан хатынының язмышы билгеле булды
https://pixabay.com/

Төркиягә ял итәргә баргач, урлауда шикләнеп тоткарланган 27 яшьлек Алия М. Россиягә кайта. Ул Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алия ире һәм ике нәни баласы белән Анталиягә ял итәргә килә. 13 сентябрьдә Уфага кайтырга тиеш була. Кайтырга ике көн калгач, аны урлауда шикләнеп тоткарлыйлар һәм илдән чыгуны тыялар.

Алия гаебен кире кага. Страховка буенча алар адвокат яллый һәм аларга юридик хезмәт күрсәтәләр.

Әлеге вакыйганы белгәч, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ярдәм итә.

«Ниһаять, яхшы хәбәр язам. Мин өйгә кайтып киләм. Радий Фәритович Хәбировка зур рәхмәт. Әлегә мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән, әле тикшерү бара. Ләкин видеолар булуына, анда минем гаепсез булуым күренүенә өметләнәм. Шуңа күрә миннән башка ачыклап бетерерләр», — дип яза Алия социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100