Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан хатыны Төркиядән кайта алмый: Ике бала анасы акча урлауда гаепләнә

Алия ике баласы, ире белән Анталиягә алты көнгә ял итәргә килгән булган.

news_top_970_100
Башкортстан хатыны Төркиядән кайта алмый: Ике бала анасы акча урлауда гаепләнә
https://pixabay.com

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек Алия ике баласы һәм ире белән Төркиягә ял итәргә барган булган. Хәзер ул Россиягә кайта алмый. Алияне караклыкта гаеплиләр һәм илдән чыгармыйлар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Алия гаиләсе белән алты көнгә Анталиягә килә. 13 сентябрьдә алар Уфага кайтырга тиеш була. Ләкин очарга ике көн алдан аны башка турист хатынның акчасын урлауда гаеплиләр.

Алия гаебен тулысынча кире кага, ул кунакханә хезмәткәрләре җинаять кылган дип саный. Алия илчелеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аңа адвокат эзләргә киңәш итәләр.

«11 сентябрьдә без сәүдә үзәгенә барырга җыенган идек, билетларны да алдан алдык. Китәр алдыннан безгә таксистлар дәште һәм үзләренең хезмәтен тәкъдим итте. Мин автобуска билетларны кире тапшыру өчен, ресепшенда махсус урынга бардым. Анда кеше юк иде. Мин төрле яктан кунакханә хезмәткәрен эзләдем. шул чакта мин ресепшенда торган акча янчыгын алган дип бәяләгәннәр. Мин аны күрдем, ләкин персонал килеп, акча янчыгын алып куйган дип уйладым. Автобуска билет акчасын миңа кайтармадылар. Мин борылып китеп бардым», — дип сөйли Алия.

Шул ук көнне бу гаилә яши торган номерга кунакханәнең иминлек хезмәте җитәкчесе килә. Ул кунакаханәдә яшәүче кеше акча янчыгын югалтуын, анда 800 доллар булуын әйтә. Видеокүзәтү камерасы язмаларында Алиянең шул урында булуын ачыклаганнар. Алия сүзләренчә, аларның бүлмәсендә тентү була, ләкин акча да, янчык та табылмый. Гаиләнең үзе белән 50 доллар гына акча була.

«Шулай итеп миңа илдән чыгуны тыйдылар. Хәзер тикшерү бара. Без гаиләбез белән үз хисабыбызга фатир арендаларга мәҗбүр булдык. Россия илчелегенә мөрәҗәгать иттек. Алар миңа адвокат ялларга киңәш итте. Адвокат таптык, ул русча начар сөйләшә. Русча яхшы сөйләшә торганнары 2000 доллар акча сорый. Кыйммәт булуын „сезне 5-10 елга төрмәгә утыртулары ихтимал, моның белән шаяртмыйлар“, — дип аңлаттылар», — ди Алия.

Бу — Алиянең гаиләсе өчен зур акча. Ул страховканы кулланырга тырышып карый, биредә 1000 долларлык юридик хезмәт язылган. Ләкин турфирма вәкиле «сезгә берни дә тиеш түгел», дип җавап биргән. Ике бала анасы хәзер нишләргә дә белми, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100