Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 21 яшьлек кызны тәрәзәдән төртеп төшерүдә гаепләнгән егетне хөкем иттеләр

Бу егет җинаять кылганда Росгвардия хезмәткәре булып эшләгән.

news_top_970_100
Казанда 21 яшьлек кызны тәрәзәдән төртеп төшерүдә гаепләнгән егетне хөкем иттеләр
Елена Сәләхова

Бүген Казанның Совет районы суды Марат Сәхаповка карата хөкем карары чыгарды. Ул Росгвардиядә хезмәт иткән. Шул чакта 21 яшьлек сөйгән кызын үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

2018 елның 1 нче сентябренә каршы төндә яшь кыз күп катлы йортның алтынчы катындагы тәрәзәдән егылып төште. Суд җинаятьне суд бер ел дәвамында диярлек тикшерде.

Үтерүдә шикләнеп Росгвардия хезмәткәре Марат Сәхапов тоткарланды. Аны шунда ук сак астына алып, СИЗОга озаттылар.

Яшь кызны вәхшиләрчә үтерү буенча әти-әнисен, шаһитларны, хөкем ителүченең үзен сораштырдылар.

Марат Сәхапов алдагы тугыз ел ярым гомерен каты режимлы колониядә үткәрәчәк.

Татарстан буенча Росгвардия идарәсендә хәбәр иткәнчә, суд карары законлы көченә кергәч, Сәхаповны эштән азат итәчәкләр.

  • Казанда яшәүче 21 яшьлек Лаеш кызы Эльнара Караханованы үтерү буенча җинаять эшен суд былтыр июльдә тикшерә башлады. Җинаять эше Казанның Совет районы судында Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре Марат Сәхаповка карата ачылган. Тикшерү фаразы буенча, 1 сентябрьгә каршы төндә ул, көнләшеп, 21 яшьлек сөйгән кызын алтынчы кат тәрәзәсеннән этеп төшергән. Ир моны бәхетсезлек очрагы дип ышандыра, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100