Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөргән кызын тәрәзәдән төртеп төшерүдә гаепләнгән Росгвардия хезмәткәре эше судта карала: “Кызым безнең өметебез иде”

Казанның Совет районы судында Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре Марат Сәхаповка карата ачылган эшне тикшерә башладылар. Тикшерү фаразы буенча, 1 сентябрьгә каршы төндә ул, көнләшеп, 21 яшьлек сөйгән кызын алтынчы кат тәрәзәсеннән этеп төшергән. Ир моны бәхетсезлек очрагы дип ышандыра. Фаҗига версияләре турында - “Татар-информ” репортажында.

news_top_970_100
Йөргән кызын тәрәзәдән төртеп төшерүдә гаепләнгән Росгвардия хезмәткәре эше судта карала: “Кызым безнең өметебез иде”

Казанда яшәүче 21 яшьлек Лаеш кызы Эльнара Караханова өчен беренче сентябрь төне гомеренең соңгы мизгеле була. Кыз институтта укыган, киләчәккә планнар төзегән, әти-әнисенең терәге һәм өмете булган.

“Без аңа фатир сатып алдык. Шунда ремонт ясый башлаган идек. Кызым бик өметле иде. Мәктәпне бер генә өчле белән тәмамлады, Казан Кооперация институтына укырга керде. Башта көндезге бүлектә укыды, аннары, эшләргә теләге булу сәбәпле, читтән торып уку бүлегенә күчте. Ул бик ачык, ихлас булды. Дуслары да бик күп иде”, - дип сөйләде һәлак булган кызның әнисе.

1 сентябрьгә каршы төндә полициягә алтынчы кат тәрәзәсеннән бер кызның егылып төшүе турында хәбәр килә. Полиция хезмәткәрләрен 27 яшьлек ир-егет каршы ала. Ул кыз белән талашуы һәм аның тәрәзәдән сикерүе турында әйтә. 

Ирне кулга алалар. Ул Росгвардиянең ОМОН хезмәткәре Марат Сәхапов булып чыга. Соңрак ирне “Үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр һәм Казанның Совет районы суды аны СИЗОга җибәрә.

Фаҗиганең шаһитләре әйтүенчә, бу хәл иртәнге сәгать дүрттә булган. Астагы катта яшәүче күршеләренең берсе якынча шул вакытта сәер тавыш ишетүен әйтә. Ир балконга чыга һәм җирдә яткан кызны күрә. Ир ишегалдына йөгереп чыга һәм гарипләнеп беткән, йөзе белән җиргә капланган гәүдәгә тап була. Бу кызның хырылдап, ыңгырашып, җан биреп яткан мәле була...

Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерүчеләргә тугыз ай вакыт кирәк булган. Сәхаповка карата ачылган җинаять эше 30 майда Казанның Совет районы судына тапшырылды. 10 июньдә эшне карый башладылар, суд Сәхәповны кулга алу вакытын озайтты. Ә 19 июньдә җинаять эшен карау башланды.

Гаепләнүчене суд залына конвой озата керде. Журналистларны күргәч, ир-ат камералардан качарга тырышты. Сәхаповның адвокаты нинди дә булса комментарийлар бирүдән баш тартты.

Суд утырышы башында прокурор гаепләүне укыды. Аннан билгеле булганча, һәлак булган кызның тәнендә җәрәхәтләр һәм кан савулар булган, сөякләре сынып беткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ул кичтә Сәхапов кызның муенына пычак терәгән, аны куркытырга теләгән. Бу хакта ишеткәч, Эльнараның әнисе күз яшьләрен тыеп тора алмады. Хатын гаепләнүче ирнең күзләренә карарга тырышып утырды. Ул судка кызының үле икәненә әле дә ышана алмавы турында сөйләде.

Тикшерү эше материалларыннан билгеле булганча, Сәхапов бу фаҗигагә кадәр дә сөйгән кызына кул күтәргән була. Эльнараның дус кызы әйтүенчә, Эльнара белән Марат бер елдан артык очрашып йөргән. Кыз егет белән арендалаган фатирга күчкәндә танышкан. Егет кыз артыннан йөри башлый һәм тиздән алар арасында мөнәсәбәтләр ялганып китә.

Әмма мөнәсәбәтләрдәге романтика бик тиз юкка чыга һәм Марат кызга кул күтәрә башлый. Эльнара, егет белән арасын өзәргә теләп, арендага алган фатирыннан күчеп китә. Шуннан соң егет аның белән очрашырга теләп төрлечә талпынып карый. Һәм шундый очрашуларның берсе аяныч тәмамлана. 2018 елның гыйнварында кыйналган кыз 7 нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.

“Ул аны бер генә кыйнамады инде. Дус кызлары аңа гариза язарга кирәк диде, әмма ул баш тартты. Кызганам һәм яратам дип әйтә иде. Эльнара егетенең җаннар күчеше белән тилергән кеше булуын һәм гел медитация ясавын сөйли иде”, - диде Эльнара Караханованың бер дус кызы.

Бер еллык мөнәсәбәтләр вакытында бу пар берничә мәртәбә аерылышкан һәм дуслашкан. Дус кызлары әйтүенчә, Марат Эльнарага гел янап торган, кире кайтмасаң үтерәм дигән.

“Минем сүзем юк. Ул аны элек тә кыйнады, Эльнара моны дус кызларына сөйләде, безнең бөтен дәлилләр дә бар. Ул аның битенә типкәләде... бу чыннан да бик куркыныч нәрсә, мин хәтта бу турыда сөйли дә алмыйм”, - диде һәлак булган кызның сеңлесе.

Эльнараның вафатыннан соң аның кыз туганнары һәм дус кызлары кыйнау турында барлык белешмәләрне дә җыйган һәм тикшерүгә тәкъдим иткән. Хәзер Марат Сәхаповның җинаять эшендә тагын бер эпизод бар. Ул сәламәтлеккә зыян салуда һәм үтерү белән янауда гаепләнә.

Эльнараның әнисе Сәхапов кызын акча өчен үтергән дип ышана. Фаҗигагә кадәр ул йорт җиһазлары алу өчен Эльнарага 40 мең акча биргән.

“Аның сумкасында һәрчак тәртип иде. Ә теге кичтән соң карадым - тузгытылган, әйтерсең кемдер актарынган кебек иде”, - диде судта кызның әнисе.

Марат Сәхапов гаебен танымады. Ул моны бәхетсезлек очрагы дип ышандыра. Ул үзенең өлешчә гаепле булуын гына таный. Аның "Вконтакте"дагы аккаунтында кешене газаплау белән бәйле күпсанлы фотолар урнаштырылган.

Суд бу эш буенча карар кабул итмәде әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100