"Зимняя вишня"да хатынын, өч баласын, туганын югалткан кеше баскычта халыкның тапталуын күрсәткән видео куйды

Кемеровода фаҗига булган "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә халыкның эвакуация вакытында баскычта тыгылышканын күрсәткән видео интернетта чыкты.
Коточкыч фаҗигада хатынын, өч баласын, туганын югалткан Игорь Востриков роликны инстаграмга куйды.

Сәүдә үзәгендә авария ишекләре бикле булган, бары тик бер баскыч аша гына чыгу юлы калган. Шул баскычта халык бер-берсен таптаган, дип хәбәр итте "Татар-информ".