Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгында кешеләр тәрәзәләрдән сикергән, узып баручылар ярдәм итә алмаганга елаган...

Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында социаль челтәрләрдә язмалар чыга.

news_top_970_100
"Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгында кешеләр тәрәзәләрдән сикергән, узып баручылар ярдәм итә алмаганга елаган...

РЕН ТВ каналы шул язмалар буенча, коточкыч фаҗигане күреп торучыларның сүзләрен хәбәр итте.

Ял көне булганга, кинога килүчеләр бик күп булган. Бер хатын улы белән кинозалда булган, 9 яшьлек кызы башка залда кино караган. Нәкъ менә шул залда ишек бикләнгән, бала чыга алмаган.

Наталья исемле икенче бер хатын сүзләренчә, узып баручылар ярдәм итә алмаганга, көчсезлектән елаган. Брезентлар, коверлар тарттырып, тәрәзәдән сикерүчеләрне тотарга тырышканнар.

Кешеләр сәүдә үзәгенә кереп, балаларны эзләшергә теләгән.

Кибет тышында басып торган әти-әниләрнең балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораганны ишетеп торучы шаһитлар да булган. "Әни, мин сулый алмыйм, мин буылам.... Мин белмим..."

Янгында, соңгы мәгълүмат буенча, 64 кеше үлде. Аларның күпчелеге балалар. Кешеләр тәрәзәләрдән  чыгып, аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.

Кешеләр белән бергә, кибеттәге зоопарктагы 200 чамасы хайван да үлгән.

Кичә көннең икенче яртысында "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын башланган. Кичке якта 1200 кв. м мәйданда утны туктата алганнар. 600 кв. м мәйданда түбә ишелеп төшкән, дип хәбәр иткән идек.

Шулай ук бу янгында дүртенче катттан сикереп төшкән малай комада дип хәбәр иткән идек. Соңрак бу баланың үлеме турында РЕН ТВ әйтте. Малайның әти-әнисе, кечкенә сеңлесе дә һәлак булуы билгеле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100