Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат һәм полиция хезмәткәрләре һәлак булган авария видеосы чыкты

news_top_970_100
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат һәм полиция хезмәткәрләре һәлак булган авария видеосы чыкты
18.мвд.рф

Удмуртиядә кичә 2 полиция хезмәткәре һәм җинаятьтә шикләнелүче ир-ат авариядә һәлак булды. Коточкыч авария мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган. Әлеге кадрлар «Вести» каналында чыкты.

Юл фаҗигасе 31 гыйнварда 14. 00 сәгатьтә Игрин районының Загребино һәм Верх-Нязь авыллары арасында була. Биредә «Лада Гранта» машинасы идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «КамАЗ»га бәрелә.

Төбәк полициясе белешмәсе буенча авариядә 3 кеше үлә. Алар барысы да җиңел машинада була. Болар – җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итүче 2 ир-ат һәм «1986 елда туган граждан заты».

Соңрак Россия Тикшерү комитеты ачыклык керткәнчә, фаҗиганең өченче корбаны – җинаятьтә шикләнелүче ир-ат була. Аны җинаять эше буенча оператив озату кысаларында, хезмәт транспортына утыртып, тикшерү гамәлләре башкарылачак урынга алып барганнар.

Хәзер тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

  • Удмуртиядә коточкыч авариядә полиция хезмәткәрләре һәлак булган, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100