31 гыйнварда Удмуртиянең Игрин районындагы Загребино һәм Верх-Нязь авыллары арасындагы юлда юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Бу турыда «Вести» каналы республика буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, «Лада Гранта» машинасын йөртүче алдагы автомобильне узарга чыга. Маневрын ясап бетергәч, ул идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Камаз» машинасына бәрелә.
«Лада Гранта» машинасын йөртүче һәм пассажирлары авария урынында ук үлә.
Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия буенча идарәсенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария көндезге 2ләр тирәсендә була.
«Камаз» машинасы белән 1970 елда туган ир-ат идарә иткән, ул имгәнмәгән.
Мәрхүмнәрнең икесе полиция хезмәткәре булган. Алар республика буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итә. Һәлак булучыларның өченчесе – граждан заты, ул 1986 елда туган.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.