Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләмәүдән азат итми"

Бүген алимент буенча бурычларны кайтару көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та алимент акчаларын түләттерү буенча эшче төркем булдырырга кушкан иде. Без бу проблема турында сөйләшү өчен, “Татар-информ” агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламованы чакырдык.

news_top_970_100
"Җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләмәүдән азат итми"

Илзия Илсуровна, Татарстанда быел суд приставлары нинди күләмдә алиментларны кайтарды? Аларны вакытында кайтармаучылар күпме?

– 2018 елның 10 аенда суд приставлары кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә барлыгы 832 миллион сум алимент түләүләре күчерелгән. Октябрь аенда гына суд приставлары тарафыннан 27 миллион сум алимент түләүләре кайтарылган.

2018 елның 10 аенда суд приставлары башкаруында 21 мең башкарма производство булган, шуларның 9 меңе кысаларында бурычлы кешеләрнең хезмәт хакыннан 1 млрд 300 млн сум бурычларын каплауга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә алимент түләмәүче якынча 20 мең татарстанлы бар.

Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, без ниндирәк дәрәҗәдә?

– Башкортстан, Свердловск яклары белән без бер тирә.

Алдагы еллар белән чагыштырганда, алимент түләмәүчеләр кимиме?

– Алдагы еллар белэн чагыштырганда, алимент түләмәүчеләр саны артты. Ләкин ахыргы берничә айда, суд приставларының эше көчәйтелү нәтиҗәсендә, алимент түләмәүчеләр саны кимеде.

Алиментчыларны эзләп табу һәм бурычларын кайтару өчен нинди ысуллар кулланыла?

– Суд приставлары тарафыннан алиментлары буенча бурычлыларга карата гамәлдәге законнар белән билгеләнгән киң чаралар комплексы кулланыла. Бу – бурычлы кешеләрнең хезмәт хакыннан һәм банкта булган акчаларыннан тотып калу; бурычлы кешеләрнең милкенә арест салу; күчемле һәм күчемсез милекне теркәү хокукын чикләү; махсус хокуктан файдалануны чиклэу (транспорт чарасы белән идарә итү хокукы); Россия Федерациясенең чикләреннән чыгу хокукын чикләү; административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

Чит илгә чыгу хокукыннан күпме кеше мәхрүм?

– 2018 елның 10 ае эчендә 13 мең алимент түләмәүче чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителде.

Алиментчыларның социаль портретына тукталасы килә. Алимент түләмәүчеләрнең күпчелеге социаль статусы һәм яше буенча нинди кешеләр?

– Уртача статистика буенча, алимент түләмәүче кеше, кагыйдә буларак, 30-42 яшьләрдәге ир-ат санала. Мондый кешеләр саны Татарстанда 11 меңнән артык. 

Хатын-кызларга килгәндә, алимент түләмәүчеләр саны берничә тапкырга азрак - барлыгы 2 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның өчтән бере генә рәсми табыш ала. Кагыйдә буларак, алимент түләмәүче хатын-кызлар асоциаль образ алып баручылар һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар. Алимент түләмәүче хатын-кызларның күбесе 30-42 яшьтәге хатын-кызлар.

Ә ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар арасында үз хокукын кайтарырга теләүчеләр, төзәлү юлына басарга әзер булучылар бармы?

– Андый кешеләр дә очрый, ләкин сирәк, күпчелеге тәртипсез тормыш рәвешен дәвам итеп алимент түләмәүчеләр. Әйткәнемчә, өчтән беренең генә рәсми эш урыны бар.

Асоциаль тормыш алып баручылар күз алдына килсә дә, алиментчылар арасында җитеш тормышлы кешеләр дә була. Алардан акча ничек тотып калына?

– Гадәттә, алар рәсми эш урынлы кешеләр. Акчаны аларның хезмәт хакыннан тотып калып, түләттерүчегә тапшыралар. Рәсми эш урыны булмаса, бурычлы я үз ихтыяры белән түли, я балага аерым счет ачып, шунда үзе күчереп бара.

Еллар дәвамында алиментларын түләмәү аркасында бик күп бурычы җыелган кешеләр моны ничек аңлата? Нинди сәбәпләрне атыйлар?

– Гадәттә, бу рәсми эш урыны булмау белән бәйле, чөнки бу очракта алимент Россия буенча уртача күрсәткечтән чыгып исәпләнә, нәтиҗәдә бурыч күләме күпкә арта.

– Нинди очракта җинаять эше кузгатыла?

– Суд приставлары тарафыннан алиментлар буенча бурычлыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту практикасы актив кулланыла. 2018 елның 10 аенда алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 2373 эш һәм 808 җинаять эше кузгатылган. Административ беркетмәләр төзү РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен мәҗбүри шарт булып тора. Әгәр административ җәза билгеләнгәннән соң ике ай эчендә бурычлы кеше алимент түләүдән баш тартса, бу очракта җинаять җаваплылыгы яный. 

Кузгатылган җинаять эшләренең 90 проценты балаларга яки хезмәткә яраксыз ата-аналарга алимент түләмәү белән бәйле. Шулай ук, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләмәүдән азат итми. Мондый кеше җинаять эше кузгатылган очракта да алимент буенча бурычлы булып кала.

– Җинаять җаваплылыгына тартылганда, кеше ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкинме?

– Андый очракта суд я күбрәк мәҗбүри эшләр билгели, я шартлы төстә җәза билгели.

– Нинди төр мәҗбүри эшләр бу?

– Әгәр бурычлы кеше авыл җирендә торса, авыл җирлеге советында вак-төяк эшләр табыла. Шәһәр җирендә торак-коммуналь хуҗалык эшләренә һәм башка эшләргә җәлеп ителәләр.

– Алиментчыларны эзләгәндә, суд приставлары нинди гадәттән тыш хәлләргә юлыгырга мөмкин?

– Суд приставларына приемга төрле кешеләр килә. Адекват булганнары да, үзен агрессив тотучылары да бар. Приставлар милеккә арест салганда төрле очраклар була. Кайберәүләр приставларга мөлкәтен бирмәс өчен, "ул минеке түгел, бу мин түгел" дип ялганлыйлар. Андый вакытта пристав алдан базадан тикшерә. 

Сирәк кенә приставларга һөҗүм итү очраклары да була, ләкин андый вакытта рейдта суд приставларының куркынычсызлыгын тәэмин итүче махсус хезмәткәр була.

- Үзегезне гаҗәпкә калдырган вакыйгаларга мисал китерсәгез иде.

- Безне инде шул төрле хокукларны вакытлыча чикләү яки җинаять эше кузгатылганда гына зур суммалар түләүләре гаҗәпкә калдыра. Башта түләмиләр, аннары эш җинаять эше кузгатуга кадәр барып җиткәч кенә, бурычлылар акча табып кайтара. Мондый чаралар алиментларны җыюга ярдәм итә. Шундый бер гаҗәпкә калдырган очрак булды. Казанда яшәүче 37 яшьлек кеше, чит илгә командировкага китәр өчен, алимент буенча 700 мең сум әҗәтен приставларга берьюлы тапшыра. Приставлар аның Россия Федерациясе чикләреннән чыгуын чикләгән була.

Спас районында берьюлы 400 мең сум акча кайтарылды. Ул вакытта пристав бурычлының транспорт йөртү хокукын чикләгән булган. Бу кеше барыбер машина йөртүен дәвам иткән. ЮХИДИ хезмәткәре беркетмә төзегәч, правасыннан озакка колак какмас өчен, 400 мең сумны урында ук түләгән.

- Алимент буенча айлык түләүләр ничек билгеләнә?

– Суд карарында һәр кешегә бу сумма язылган була. Я аерым бер сумма, я айлык эш хакының дүрттән бер өлеше дип язылган була. Бердән өч, бердән алты өлеше дә булырга мөмкин – бу ничә бала булуга да карый. Эшләмәүче кешеләр өчен бу сумма Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә, андый очракта кешеләрнең бурычлары күбрәк җыела, чөнки Россия буенча эш хакы Татарстанга караганда күбрәк. Суд приставлары андыйларга эшкә урнашырга киңәш итә. Эш урыны булмаган кешегә ай саен якынча 40 меңләп акча түләргә туры килә. Бурычлар ай саен үсеп бара. Шуларны исәпкә алып суд приставы бурыч билгеләү турында карар чыгара.

– Ире дә, хатыны да эчкечелеккә бирелгән гаиләләр була. Рейдларның берсендә үзебездә шундый гаиләгә кергән идек...

– Әйе, андый гаиләләр гадәттә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм асоциаль тормыш алып баручылар.

– Әгәр бурычлы кеше теркәлгән адресы буенча яшәмәсә, аның эзенә ничек төшәсез?

– Пристав бурычлыларның милек хәлен тикшерергә тиеш. Адрес буенча чыккач, әгәр кеше анда яшәми дип акт төзелгән очракта, суд приставлары бурычлыны эзләүгә бирергә мөмкин. Әгәр бер елдан артык розыскта була икән, аны хәбәрсез югалган дип судка бирергә була. Суд карар кабул итсә, дәүләт тарафыннан пособие каралган.

– Хезмәт хакын яшереп тә, чынлыкта кереме булган алиментчыларга каршы ничек көрәшәсез?

– Әгәр приставлар аның эшләгәнен исбатлый алса, кереме булып та, алиментын түләмәсә, бу очракта җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

– Әгәр алимент түләүче кинәт үлеп китсә, кем түли?

- Андый очракта суд приставы нотариуска запрос җибәрә, әгәр дә нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата. Әгәр дә мирас кемгә дә булса калдырган булса, андый очракта алиментлар туктый, бурыч вариска күчә.

– Гадәттә нинди милеккә арест салына? Кеше аны үзенә кайчан кайтара ала?

– Әгәр бурыч суммасы зур икән, автомобильгә арест салына. Шулай ук, фатирында көнкүреш милкенә арест салынырга мөмкин. Гадәттә, бу кер юу машинасы, микродулкынлы мич, диван булырга мөмкин, әмма беренче кирәк-яракларга арест салырга ярамый. Кешегә 10 көн срок бирелә, әгәр шул вакыт эчендә акча таба алмый икән, милек сатуга озатыла. Әгәр акча таба икән, андый очракта, арест гамәлдән чыгарыла.

– Суд приставы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренчедән, стресска бирешмәүчән булырга тиеш, чөнки төрле кешеләр очрый. Ике якның да хокукларын яклап кала белергә тиеш. Приставларның законны яхшы белүе мөһим. Бер генә төрле юнәлештә эшләмиләр бит. Арест та саласы, аннары банктта төрле счетлар була, кайсыларына салырга ярый арест, кайсыларына - юк. Приставлар туганнары белән элемтәгә чыга белергә, барлык билгеле номерлар буенча эзләргә тиеш.

- Алиментчыларга нинди киңәш бирәсез?

- һәр алиментчы үзенең балигъ булмаган балалары турында кайгырту вазифаларын онытмасын иде;

- алиментчыларга рәсми эшкә урнашып, алимент түләргә киңәш итәр идем;

Шулай ук, һәрбер Татарстан кешесенә киңәшем шул: яңа ел, отпуск алдыннан чит илгә чыгарга исәплисез икән, һәр кеше сайтта башкарма производстволар бүлегендә бурычларын карый ала. Исемлектә үзен тапса, приставларга килергә мөмкин. Алдан кайгыртуны киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100