Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин ял итәргә бергә киткән?

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин ял итәргә бергә киткән?
социаль челтәрләр

Концертлардан бераз бушап торган арада җырчы Ильмира Нәгыймова ял итеп кайтырга булган. Җырчы сторисларында җылы яклардан кайнар сәламнәр юллый.

«Ниһаять, мин лаеклы ялда, дуслар. Бүген ярты сәгатькә генә кояшка чыгып кергән идем. Яндым, җәмәгать. Иртәгә зонтик астында утырасы булыр», – дип сөйли ул.

Ильмира үзенең кайда икәнлеген хәбәр итмәгән.

Ильмира белән дуэтлар башкаручы Марат Яруллин да ялда. «Хәерле көннәр. Бу пляжда мин берүзем ап-ак йөрим. Концертлар алдыннан азрак ял итәргә булдым, хәл-көч җыярга. Кабат тагын алга. Мин Таиландта», – дип яза ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Маратның пляжны күрсәткән видеолары Ильмираның сторисларындагы пляж фотосына бик тә охшаган.

Ә сез ничек уйлыйсыз, бу – очраклылыкмы, әллә инде Марат белән Ильмира Нәгыймова ялга бергә киткәнме?

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    ЛАЕКЛЫ ЯЛ УЛ ПЕНСИЯ БИТ,ПЕНСИЯГӘ ЧЫККАНМЫНИ ХЫЯЛЫЙ?
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик яхшы эшлэгэннэр. Бергэ ял иту кунеллерэк. Аларнын бер беренэ гашыйклыгы куренеп тора. Бэхетле булсыннар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100