Авылга якын гына агачлык бар. Балалар «урман» ди инде аны. Зур урманнар күргән кешеләр өчен – агачлык. Шунда бардым беркөнне. Кошлар сайрамый инде хәзер, нарат башлары гына төрле авазлар чыгарып, сискәндереп куйгалый. Тын гына агачлар арасында гөлҗимешләр барлап йөри идем, каяндыр «җыр» ишетелде. Күңел кылларын тибрәндереп, йөрәкне кузгатып, күзгә яшьләр китерде.
Шулкадәр таныш җыр бу. Давылда егылган агачка утырдым да шул җырны тыңладым. Үзәкләрне өзәрлек җыр. Миңа гына шулай тоеламы икән ул? Әллә нинди бормалар китереп чыгара. Әтиле-әниле чаклар искә төшә. Элек урманга барып печән әзерлиләр иде бит. Аңа кадәр малларга тал яфрагыннан, кычытканнан миллек җыялар.
Әти-әнигә ияреп, мин дә урманга барам. Әти агачның аскы өлешеннән мул яфраклы ботакларны чабып ала да бер урынга өеп бара. Әни, акрынлап кына, кечкенә миллекләр әзерли. Шунда ук кычытканлыктан кычыткан җыярга да өлгерә. Әбәд вакытында капкалап алгач, әти 15 минутка ятып ала. Әни ул арада җиләклеккә кереп китә. Мин дә аңа иярәм. Әнидән күпме генә калышмаска тырышсам да, арттарак калам.
Үзем генә калгач, шомландыра. Әнинең «кызым, мин монда» дип дәшүе күңелгә бераз җылы кертсә дә, куркыта. Шулвакыт бездән ерак та түгел, юлның теге ягында гына, теге җыр ишетелә. Тынычланып калам. Без генә түгел, урманда тагын кешеләр бар икән, иптәшләр бар икән, дигән сөенеч керә күңелгә.
Ул арада әти дә җыр тавышына «утыра». Тавыш килгән якка барып «җыр» иясен белеп килә. Күрше авыллар икән, өченче елны да күргән бар иде. Сугышны кичкән карт исән-сау, җегәрле икән, ди әти. Шул «җырлата» икән, ди. Икенче юлы. әни белән икәү генә баргач, тагын ишеттем ул «җыр»ны. Чикләвек вакыты иде. Әни янына фермага килдем дә, икәүләп урманга киттек. Буага су коенырга җыелган малайлар үчекләп куа да килде әле шунда фермага кадәр. Нык курыккан идем. Ул малайлар да ир уртасы инде хәзер.
Узган гомерләрдә ул «җыр»ны күп тапкырлар тыңладым. Ул «җыр» авылларның яшәү сулышы иде. Абый ике иптәш егете белән капка төбенә кайтарып куелган агачлар янына җыелышты бервакыт. Керә-чыга йөрделәр. Мин курчакларым белән әвәрә килгәндә, капка төбендә тагын теге «җыр» ишетелде. Аның тавышыннан абыйларның ни сөйләшкәннәре аңлашылмады, ара-тирә көлешеп кенә куйдылар.
«Җыр» кичкә кадәр сузылды. Абыйлар эшләрен төгәлләп өйгә кергәч, капка төбенә чыктым. Ә анда «җыр иясе» матур тавыш кына түгел, хуш исләр дә калдырган иде. Аның хәтта чүбеннән дә хуш ис килде. Ковид афәтеннән соң исләр үзгәреп тилмергәндә, балачактагы шул ис нык сагындырды. Табигый татлы ис – сагыз исе эзләп күп йөрелде нарат урманында. Ә инде балачагымда күңелемә җылы керткән, үсмер чагымда яшәешкә көч өстәгән, хәзерге вакытымда үткәннәремне искә төшереп, җылы, якты истәлекләр уяткан ул «җыр» – пычкы «җыры». Кул пычкысы, аннан соңрак, ягулык белән эшли торган «дружба» пычкысының «җыры» якын күңелгә. Пычкы «җыры» авылларны яшәтте ул елларда. Авыл гөрләп торды ул «җыр»дан. Кемнең, кайчан урманнан агач алып кайтып, йортын, мунчасын җылытырга утын әзерләгәнен белеп тора идек шул «җыр» тавышыннан. Тансык булганга якынмы икән ул хәзер? Балачактан, үсмер вакыттан кайтаваз булып килгәнгә якынмы икән? Сәхнә йолдызларының җырларыннан да якынрак пычкы «җыры»...