Россиядә максималь күләмдәге пенсияне космонавтларга, атказанган очучыларга һәм югары ранглы дәүләт хезмәткәрләренә түлиләр. Бу турыда РИА Новости яза.
Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, күп пенсия ала торган тагын бер категория була.
Аның сүзләренчә, хезмәт эшчәнлеге чорында хезмәт хакы югарырак булган кешеләрнең пенсиясе иң зуры була дигән сүз түгел әле. Мондый түләүне корпоратив пенсия тупланмалары булган кешеләр дә ала ала. Алар төрлечә эшли, ләкин төп кагыйдә – компаниядә эш стажы күбрәк булган саен, пенсия дә югарырак. Түләү 50-100 мең сум булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
- Моңа кадәр «Татар-информ» Россиядә 1 сентябрьдән пенсияләр арта, дип язган иде.
- Татарстанда күп пенсия алучылар билгеле.
- «Коммерсантъ»: Эшләмәүче кешеләрнең пенсиясе 7,5 процентка артачак
- Өч тапкыр кияүгә чыгу Чаллы кешесенең пенсиясен ничек киметкән?