Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч тапкыр кияүгә чыгу Чаллы кешесенең пенсиясен ничек киметкән?

news_top_970_100
Өч тапкыр кияүгә чыгу Чаллы кешесенең пенсиясен ничек киметкән?
"Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче Галина Герасимова фикеренчә, аның иминият пенсиясе күләме кабат санатырга таләп итү аркасында кимегән. Пенсионер хатын Россия Пенсия фондын судка биргән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Галина Герасимова сүзләренчә, ул гомерендә 3 тапкыр кияүгә чыккан һәм һәр очракта да иренең фамилиясен алган. Ул ирләре белән озак яшәми – 2дән 5 елга кадәр, аннары аерылыша – аларның характерлары килешми. Шулай итеп, азакта ул кыз фамилиясе белән кала. Ул нефть, металлургия, күмер предприятиеләрендә (шул исәптән күрше илдә), ит комбинатында эшли. Фамилия алмаштырып йөрү пенсиягә чыкканда аның белән «шулай усал шаяртыр» дип башына да китерми.

«Миңа 9 250 сум пенсия билгеләгәч, шок булды. Гадәти булмаган шартларда алдынгы предприятиеләрдә эшләдем. Пенсия фондында аңлатканча, предприятиеләрдә эшләү чорларының бер өлеше «гомуми хезмәт стажына кертелә алмый, чөнки фамилия үзгәртү турында белешмә хезмәт кенәгәсенә теркәлмәгән». Имеш, закон буенча, 3 ай эчендә тиешле документ тапшырылмаган», – ди Галина Васильевна.

«Пенсия фондында кагыйдәләр бозу сәбәпле, суд пенсияне арттыру турында карар чыгарган, чөнки ведомство бу хатынның фамилиясен үзгәртүе турында документларны сорап ЗАГСка мөрәҗәгать җибәрмәгән. Шуңа күрә фондтан пенсияне кабат исәпләү таләп ителә», – дигәннәр судта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100