Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң кадерлесе нәрсә? (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100
Иң кадерлесе нәрсә? (Зәмирә Сәмигуллина)
freepik.com

Психологка барган идем: «Иң кадерле әйберең ни?» – дип сорый.

Югалып калдым. «Кызым», – дим.

«Юк, балалар бар анага да кадерле. Ә кадерле әйбер ул һәркемнең үзенеке була. Менә шул әйбергә тотынсаң, яки карасаң, күңелең тынычлана, матур уйлар килә торган әйбер», – ди.

Догалар укысам, күңелем тынычлана инде минем. Аңа да шулай әйттем.

«Юк инде, җансыз предмет, әйбер турында уйла син. Бәлки, әниеңнән калган истәлек бардыр, иреңнән никах бүләге», – дип тезеп китте.

Көләсе килә башлады. «Сорауга җавап та бирмисез, елмаеп утырган буласыз, сәер кеше сез», – ди. Чыннан да сәер, ахрысы, мин.

Өйгә кайткач та уйландым. Озак тормадым мин анда үзе. Анда сөйләшкәннәрдән юл буе көлеп кайттым. Баш мие уйлый, күңелнең көләсе килә. Менә шулар барысы бергә «эшләгәч» сәерләнәсеңдер дә инде.

Кайттым да өйдән кадерле әйбер эзли башладым. Бәлки, онытканымдыр, исемә төшерим әле, дим. Әле бер әйбергә, әле икенчегә күз ташлыйм. Юк, бер артык кадерле әйбер юк. Кадерсез, күңелсез дә түгел инде өйдәге кирәк-яраклар. Әмма, бармы – бар.

«Алкалар» дигәне искә төште теге хатын-кызның. Миндә дә бар ул әни киеп йөргән алтын алкалар. Белмим, миңа ул әллә ни җылылык китерми. Бер тапкыр да киелмәде, шкаф тартмасында чокыр эчендә тора. Алтынга ис китмәүме икән? Күңелем күтәрелеп китмәсме дип, тотып-тотып карадым ул алкаларны – һич күтәрелми.

10 яшемдә әни «Раббәнә» догасын өйрәткән иде. Ул чакта нәрсә аңлатканын һич белмәгәнмен. Менә шул «Раббанә»не әйтә алу рәхәтрәк миңа, әнидән калган алкаларны киюгә караганда. Үзе өйрәткән дога белән үзенә дога кылу күңелне ныграк тынычландыра. Әле бу әйбергә карыйм, әле – тегеңә, дигәндәй. Күңелне җылытырлык һичбер әйбер тапмадым. Туктале, иптәш хатын Рәмиләнең бармы икән кадерле, югалтудан курка торган әйберсе, дип, аңа шалтыратырга булдым.

– Бар, кызый. Иремнең никахка бүләк иткән балдак белән алкалары. Көнгә әллә ничә тотып карыйм алкаларны, төшеп китмәдеме, дип. Бер дә салганым юк, дисәм, ялган булыр – больницада тикшеренү үткәндә салгалап торам. Ир бүләге кадерле инде, кызы-ый, – дип сузды Рәмилә.

Үзем ир белән яшәмәгәч ир бүләгенең кадерен һич аңлата алмыйм, дидем дә, ашыгыч эшем бар иде, дигән булып, телефонны куйдым. Фәүзия апага шалтыраттым.

– Әнинең күлмәге бик кадерле миңа. Бер күлмәген үземә истәлеккә алып калган идем, саклап кына тотам. Балалар ташламасын дип, алар киткәч тә барлыйм шкафны. Алар кайчакта, иске-москы дип, кием-салымны ташларга ярата. Борчыла башласам, гел шуны яныма алып ятам. Мин догалар белмим бит, шул күлмәкне кочаклап, әнинең исән чакларын уйлап ятам да, тынычлап йоклап китәм. Кайчакта әни төшкә дә керә, – ди.

Күр әле, бөтенесендә бар икән югалтудан курыккан әйбер. Ник миндә юк икән дип, уйлана-уйлана, урамга һава суларга чыккан идем, Гөлфия апаны очраттым. Элекке фасон пәлтә киеп куйган.

– Сәерме? – ди.

– Сәер түгел, бераз курачрак, култык асты тартылып торган кебек, – дим.

– Чир какшатты: 80 килограммнан 48 килога калдым. Яшьлектәге пәлтәм ярый башлаган, алып кидем әле. Кием юклыктан түгел, җылы курткаларым да күп. Мунча алачыгын җыештырганда табып алдым да, яшьлектәгечә бер урам әйләним, дидем. Монда әллә ни күп кеше йөрми, бер әйләнеп кергәндә генә күрергә өлгермәсләр. Кеше күрсә – гаеп итә инде, балалары карамый микәнни, өстенә иске кигән, башы киткән моның, диячәкләр. Миңа бик кадерле бу пәлтә, беренче хезмәт хакына алган идем, – дип, күңелен ачып салды.

Кадерле әйберләрне хәзер затлырак телефон, машина белән бәяләүчеләр дә бар. Кайтышлый, Альбина янына кереп чыктым. Табынга чакырды. Өстәл читендә догалар китабы белән тәсбих тора. «Әбидән калган истәлек, тәсбих тартып зикер әйтсәм – тынычланам. Иң кадерле әйбер минем өчен. Әбигә бабай бүләк иткән булган, ниндидер гөл орлыгыннан тезеп. Әби – әнигә, әни миңа бирде. Миннән сиңа калачак, дип, олы кызыма әйтеп куйдым», – ди. Зикерне бармак буыннары саны саен әйтү саваплырак, дип ишеткән бар иде. Бармаклар ахирәткә дә китәсе бит инде адәм баласы белән. Альбинага аны әйтеп тормадым инде, чәенә рәхмәт әйтеп чыгып киттем.

Ир кеше өчен кадерле әйбер нәрсә була ала икән, дигән кызыксыну, азарт башланды миндә хәзер. Икенче көнне үк танышым Айратка шалтыраттым.

– Чырагач, – диде, уйлап та тормастан. Монысы – бөтенләй көтелмәгән җавап булды.

«Үләсе көнне генә әти утыннан чырагач телеп мунча яккан булган, шуны саклыйм, 7 ел инде. Әле бабайдан калган самавыр да бар, җиз самавыр. Аны бер елны урлап та чыккан иде авылның бер салмыш ире, барып алдым», – ди.

Уйга калдым. Карале, «кадерле әйбер» дигәндә, күп очракта әти-әниләргә бәйле әйберләрен уйлый һәм саклый икән кеше, яше барган саен. Чырагачын, күлмәк, алкасын саклый. Тик дога кылырга онытыла, ахрысы. Алкасын, күлмәген, самавырын саклаучылардан да сорадым, «ничек дога кыласы» дип, сорауга сорау белән җавап биргәч, тукталып калдым.

Балачакта башкачарак җавап бирер идек бу сорауга. Кызлар, мәсәлән, иң кадерле әйбер, дип курчак йә уенчык савыт-сабалар җыелмасын әйтер иде. Кәстерүле, чүмече, тәлинкәсе булган төрле төсле савытлар бар иде бит әле. Ә малайларга уенчык машиналары кадерле булгандыр... Балачакта мондый сорауга уйлап та тормастан, ихластан җавап биреләдер. Ә яшь барган саен тормыш кыйммәтләре – кадерле әйберләр дә үзгәрә икән.

Сезнең ничек? Психолог, бәлки, кадерле әйбернең тәгаен нәрсә икәнен әйтсәм, үзенчә киңәшләр дә бирәсе булгандыр. Килешә алмадым психолог белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100