news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң бәхетле көннәребезнең берсе» – Лилия Кадыйрова гаиләсендә куаныч

news_top
«Иң бәхетле көннәребезнең берсе» – Лилия Кадыйрова гаиләсендә куаныч
Фото: Лилия Кадыйрова сәхифәсеннән

Язылышу тантаналарын алып баручы Лилия Вакказова (Кадыйрова) гаиләсендә куанычлы вакыйга бар. Алар тормыш иптәше Илфат белән беренче тапкыр әти-әни булган. Вакказовлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган.

«Бүген безнең иң бәхетле көннәребезнең берсе! Төкле аягың белән, кызым, гаиләбезгә рәхим ит», – дип яза Лилия һәм Илфат үзләренең сәхифәләрендә, шатлыклары белән уртаклашып.

«Әти-әни булган көнегез белән сезне. Сау-сәламәт булыгыз», – дип комментарий калдырган аларга җырчы Илгиз Хәсәншин.

«Брат, сезнең кул җиңел булды. Сөйләрмен яме. Рәхмәт сезгә», – дигән аларга Лилиянең ире Илфат.

«Брат, безнең кул гына түгел, аяк та җиңел», – дип шаярткан Илгиз. (Әлеге комментарийлардан күренгәнчә, җырчы Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә дә бәби көтелә.)

«Чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле, тәүфыйклы сабый булсын»;

«Нинди зур бәхет. Тигезлектә үстерергә язсын»;

«Мин сезнең өчен бик шат» кебек бихисап күп, матур эчтәлекле комментарийлар калдыларалар башкалар да яшь әти белән әнигә. Котлауларга без дә кушылабыз!

Фото: © Лилия Кадыйрова сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар