Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имтиханга кергән кызларны чишендерү җәнҗалыннан соң мәктәп директоры эштән киткән

news_top_970_100

Воронежда 11нче мәктәп укучылары имтиханга керер алдыннан тикшерүгә зарлангач, мәктәп директоры Лариса Хопрова үзе теләге белән эштән китү турында гариза язган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте аның болай көтмәгәндә китеп баруы пенсиягә чыгу белән бәйле, дип ышандыра.

«Директор <…> пенсиягә чыгу сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язды», – дип сөйләгәннәр администрациядә.

Воронеж өлкәсе мәгариф министры Наталья Салогубова имтиханда тикшереп кертүдә катнашучыларның барысын да эшләреннән читләштерде. Хопрова дәүләт имтихан комиссиясенә кергән һәм катнашудан читләштерелгән белгечләр арасында була.

Бу җәнҗал 28 майда, рус теленнән БДИ тапшырыр алдыннан, Воронежның 62нче мәктәбендә булды. Укучы кызлар тикшереп кертү кагыйдәләрен бозуга зарланды. Кызлар ишек янындагы металл эзләгечләрнең берничә тапкыр эшләвен, шуның аркасында аларга бөтен бижутерияләрен, аяк киемнәрен, хәтта эчке киемнәрен дә салырга туры килүен сөйләде. Чөнки тикшерүчеләр, металл детекторы бюстгальтер тимерләренә кычкырырга мөмкин, дип әйтә. Шуның аркасында тикшерү комитеты һәм прокуратура тикшерү башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100