Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЕГЭга керүче кызларны урамда ук эчке киемнәрен салырга мәҗбүр иткәннәр

news_top_970_100
ЕГЭга керүче кызларны урамда ук эчке киемнәрен салырга мәҗбүр иткәннәр

Воронеждагы бер мәктәптә укучы кызларны, имтиханга кертү өчен, мәктәп каршында ук эчке киемнәрен салырга мәҗбүр иткәннәр. Һәрхәлдә, бу турыда укучы кызлар үзләре шулай дип сөйли, дип яза «База» Телеграм-каналы.

11 сыйныф укучылары сөйләгәнчә, 62нче мәктәптә Бердәм дәүләт имтиханы тапшырыр алдыннан алар мыскыллы тикшерүгә дучар булган.

Кызларның берсе сөйләгәнчә, ул берничә мәртәбә металл детекторы аша узарга тырышкан, тик ул гел пипелдәп торган. Хәтта Яна бөтен бизәнгечләрен салып бетергәч дә, тавыш тынмаган. Ахыр чиктә, бу тавыш лифчик тимере аркасында чыгадыр дип фаразлыйлар. Кызга эчке киемен урамда ук, башка укучылар каршысында салырга туры килә, һәм ул шуннан соң металл детекторыннан уза ала. Яна сүзләренчә, бу хәлдән соң ул котырынып елаган.

Икенче укучы Настя белән дә шундый ук хәл килеп чыга. Ул бизәнгечләрен, каешын, аяк киемен сала – әмма металл детекторы барыбер тавыш чыгаруын дәвам итә. Настя сөйләгәнчә, тикшерүче, күкрәк турысында пипелди, дип әйтә. Шуннан соң класс җитәкчесе Настяга эчке киемен салырга куша. Тагын бер кызга бераз җиңелрәк була: аңа эчке киемендәге тимер бизәген генә өзеп ташларга туры килә.

«Мин алардан: «Миңа лифчигымны салырга кушасызмы?» – дип сорадым. Алар бернәрсә дәшмәде. «Салмасам, мине кертмисезме?» – дидем. Эндәшмиләр. Шунда класс җитәкчесе: «Имтихан тапшырасың килә, саласың», – диде», – дип сөйләгән укучы кызларның берсе.

Өлкәнең Мәгариф министрлыгында бу хәлне ачыкларга вәгъдә иткәннәр. Анда күзәтү камералары язмаларын сораганнар. Аларны карагач, имтихан уздыру пункты хезмәткәрләренең гамәлләре нигезле булу-булмауга бәя биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100