Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имтихан алдыннан кызларның эчке киемнәрен салдыру факты буенча тикшерү башланган

news_top_970_100
Имтихан алдыннан кызларның эчке киемнәрен салдыру факты буенча тикшерү башланган

Воронежда укучы кызга, имтиханга керү өчен, тикшерүче ир-атка эчке киемен күрсәтергә туры килгән дип язган идек. Челтәрдә шуның видеосы чыкты.

Видеода күренгәнчә, рамка пипелдәгәч, укучы кыз кофтасын күтәрә һәм тикшерүче ир-атка лифчигын күрсәтә, детекторның тимер бретелькага реакция күрсәтүен аңлата.

Камералардан күренгәнчә, кызларның берсе тимер эзләгеч аша берничә тапкыр үтәргә тырыша, әмма аны кире боралар. Берничә тапкырдан соң, ул бинадан чыгу ягына таба борыла. Баштарак кызларның берсе үзенә урамда, мәктәп ишеге янында эчке киемнәрен салырга мәҗбүр булуын сөйләгән иде. Шуңа күрә чишенү күренешләре видеода күренми.

Икенче укучы кыз Анастасия дә урамда мәктәп янында чишенергә мәҗбүр булган, ул лифчигын футболкасына төреп алып кергән. Кайбер кызлар мәктәпкә эчке киемнәрен кулларына тотып керә.

«Кызым үксеп елап тора. «Нәрсә эшләргә миңа, миндә нәрсә кычкырганын да белмим, капшап карагыз, бәлки минем брекетлар пипелдидер, мин белмим, лифчикны салырга хәтта бәдрәфкә дә җибәрмиләр, бөтен кеше алдында салырга кирәк. Миңа лифчикны салырга туры килде, мине үткәрмиләр, минем бернәрсәм дә юк. Хәтта чишенергә туры килде. Миңа трусигымны да салыргамы әллә?» диде» – дип кызы сөйләгәннәрне әйткән бер хатын-кыз.

Кызының бу сүзләреннән соң әни кеше мәктәпкә шалтырата һәм директордан мондый хәлгә ничек юл куйганын сорый башлый. Хатын сүзләренчә, директор «аларны чишенергә мәҗбүр итмәдем» дип әйтә һәм трубканы куя.

«Мин барын да аңлыйм, тик анда бит ир-ат укытучылар да булган, алар кая караган соң?» – дип сөйләгән әни кеше.

Тагын бер укучы кызның әнисе сөйләгәнчә, аның кызының классташын үткәрмәгәннәр. «Бюстгальтерын салырга кушканнар. Ул елап җибәргән һәм аны урамда салырга мәҗбүр булган», – дип сөйләгән хатын-кыз.

Воронеж өлкәсенең мәгариф министрлыгы видеокамера язмаларын тикшергәннән соң, кызларны карап кертүдә әдәп кагыйдәләре бозылмаган, дип белдерде. «Камерада имтихан кабул итү пункты хезмәткәрләренең укучыларга хәтта кагылуы да күренми. Металл детекторы ярдәмендә тикшерү дөрес, хатын-кыз сакчыларны җәлеп итеп уздырылган», – дигәннәр министрлыкта.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин исә, киресенчә, Воронеж мәктәбендә булган бу хәлләрне катгый тәнкыйтьләп чыкты. «Уйланып карагыз, без дә әти-әниләр. Әгәр баланы чишендерсәләр, барыбыз да моны шулай кабул итәчәк. Моны кем уйлап чыгара? Кем рөхсәт бирә?» – дигән сәясәтче.

Володинның бу сүзләреннән соң төбәк Тикшерү комитеты бу хәлне тикшерә башлады.

Саба районында исә мәктәп бәдрәфләрендәге ишекләрнең үлчәмнәрен кечерәйтүләре турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100