news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госман янә студент булган

news_top
Илзидә Госман янә студент булган
Илзидә Госманованың шәхси архивыннан

Җырчы Илзидә Госман янә студент булган. Ул Казан дәүләт мәдәният инсититутына, магистратурага укырга кергән.

«Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганеева курсында, соло халык җырлары юнәлешендә белем алачакмын. Винера Әхәтовна мине инде узган ел да чакырган иде. Быел исә баш тарта алмадым, тәвәккәлләп, укырга кердем.

Дөрес, тамашачымның беркайчан да, музыкаль белемегез бармы, дип сораганы булмады. Үземнең тарафка «үзешчән җырчы» дигән сүзләр дә ишетергә туры килмәде. Киресенчә, «музыкаль белемем юк» дигәч гаҗәпләнәләр дә иде әле.

Музыка өлкәсендә күп нәрсәләргә өйрәнәсем, профессиональ җырчы буласым килә. Тырышып укысам, бу миңа яңа мөмкинлекләр дә ачар дип уйлыйм. Соң булса да, уң булсын, дип керергә булдым.

Ә болай минем югары белемем бар. 2002 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган идем. Һөнәрем буенча мин укытучы», – дип уртаклашты сөенечле хәбәре белән Илзидә Госман.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар