news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госман хыялын чынга ашырган

news_top
Илзидә Госман хыялын чынга ашырган
Фото: Илзидә Госманның шәхси архивыннан

Җырчы Илзидә Госманның өр-яңа җыры дөнья күрде. «Хисләр сүнгән димә» җырын аңа Венер Котдусов бүләк итеп биргән. Илзидә Госман бу җырына клип төшерергә дә өлгергән инде. Әлеге клип өчен җырчыга, балачакларын искә төшереп, атка атланырга да туры килгән. Җырчыдан яңа клибы турында сорадык.

Беренчедән, бу җырда «Ярсу аттай чапкан язмышкайлар» дигән сүзләр бар. Икенчедән, атта чабып клип төшерү күптәнге хыялым иде. Тик, атны чаптыра алсам да, төшерүчегә җайсыз булыр дип, әкрен йөрергә туры килде. Киләчәктә атта юртаклап төшү теләгем дә бар. Чөнки мин балачактан атлар яраттым, атланып та, арбасына утырып та күп йөрдем. Безнең ат юк иде ,әти комбайнда эшләде. Ә күрше Нургали абыйлар ат асрады. Аның кызы белән бергә уйнап үстек. Бер җәйне, миңа 12-13 яшь булдымы икән, көн дә Нургали абый эшләгән фермага барып, атта йөрергә ияләштек. Аты матур, тыныч. Безне иярле дә, иярсез килеш тә утырта иде. Без исә бәхеткә чумып, чиратлашып, әллә кайлардан уратып киләбез.

Берсендә, шулай рәхәтләнеп атта барганда, әллә кайдан эт килеп чыкты. Бик каты итеп өргән эттән куркып, атыбыз каты итеп чабып китте. Мин йөгәнгә ябыштым – Сабантуй батырымыни! Җил тизлегендә очам гына. Ат бик еракка, урманга кадәр чапты, эт артта калгач кына, тынычланып туктады. Йөгәненнән тартып, көчкә кайтып җиткән идем. Шул хәлдән соң атка атланганым булмады. Атлар акыллы хайван дисәләр дә, бик ышанып бетәргә ярамый. Әтинең үлеме аттан килеп чыккач та күңелем кайткан иде… Әтием пенсиягә чыккан гына иде әле. Яшь ат сатып алды. Ул ат никтер куркак, дуамал булып чыкты. Такталар төяп таудан төшкәндә чабулап китте дә, әтием йөк астында калып, фаҗигале төстә һәлак булды… Атка бәйле менә шундый күңелсез хәлләр дә булган иде тормышымда.

Ә минем видеода төшкән «Шарлотка» исемле атны сөеп-сыйпап кына тордык, – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар