Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госман концерты: «Һәрнәрсәнең үз вакыты, балалар үскәч кенә сәхнәне сайладым»

11 апрель көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә танылган җырчы, күпсанлы музыкаль бәйгеләр лауреаты Илзидә Госманның «Яратсаң» дип исемләнгән концерты үтте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Илзидә Госман концерты: «Һәрнәрсәнең үз вакыты, балалар үскәч кенә сәхнәне сайладым»
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Илзидә Госман – үзенчәлекле тавыш иясе, әле танылып кына килүче җырчы. Сәхнәдә беренче адымнарын 2014 елда ясаган, ә 2015 елдан шәхси концертлары белән чыгыш ясый башлый. Хәзер Татарстан районнарыннан, татарлар күпләп яшәгән регионнардан кайтып та керми, гастрольләр куеп йөри.

Җырчының тормыш юлы бик үзенчәлекле, иҗатка килгәнче, ул Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 5 ел Казанның 161нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли: «Татар теле укытучысы булсам да, дәресләрне балалар белән җырлап үткәрә идем», – дип искә алды ул укытучылык чорын.

Концерт программабыз «Яратсаң» дип атала, чөнки бүген монда минем җырларымны яратып тыңлаучылар җыелган. Мин үзем дә яратмыйча яши алмыйм: тормышны яратам, иҗатны яратам, җырларымны һәм дә сезне яратам, хөрмәтле тамашачым. Бүген сезнең өчен яратуның барлык төрләре турында язылган җырлар яңгыраячак. Барлык борчуларны, сагышларны, ызгышларны баштан алып атып, очабыз мәхәббәт иленә, – дип сәламләде җырчы үзенең тамашачысын.

Беренче бүлектә Илзидә Госман сәхнәгә туй күлмәгеннән чыкты. Мин баштан, әллә сәхнәдә туй оештырырга җыеналармы икән, дип тә уйлап куйдым. Ләкин бу әлеге бүлектәге җырлар мәхәббәт темасына багышланган булганга икән. Туй күлмәге – ак күлмәк – ул бит эчкерсезлек, саф күңел билгесе. Гомумән концертны алганда, җырчының репертуары мәхәббәт турында җырлардан гына тора димәс идем, концертта төрле жанрдагы, темадагы җырлар ишетергә була иде.

«Бер ярты турында хикәят»

Берничә җырдан соң Илзидә Госман тамашачыларны сәхнәне гөрләткән командасы белән таныштырды: «Сезнең өчен кич буе баянда уйнар – виртоуз баянчы Илдар Массаров!» – дип баянчысын тәкъдим иткәч, кызык тарихка тукталды:

Бер легендар баянчыга, исемен әйтмим инде, Әлфия апа Авзалованың баянчысы, элекке вакытта гастрольләрдә йөргәндә сорау биргәннәр: «Абый, менә синең сәхнәгә чыкканда эчеп чыкканың бармы, бер рюмка эчсәң, уйный аласыңмы?» – дип сорыйлар икән.

– Ну, «канишны», – дип әйтә, ди, теге.

– Ә ике рюмка салып бирсәләр уйнар идеңме? – диләр.

– Әлбәттә.

– Ә өчне?.. Ә бер ярты куйсалар, уйнар идеңме?! – дип сорагач:

– Менә уйныйм бит әле, – дип әйткән, ди.

Илзидә Госман: «Мин гармунчым белән алай мактана алмыйм, ул бер ярты эчсә, бөтенләй дә уйный алмыйдыр инде», – дип сөйләп торганда, арттан Илдар: «Уйныйм бит әле», – дип куйды. Халык дәррәү килеп кул чапты. Гомумән мондый темаларга шаяртулар концерт барышында бик күп булды. Кайберләрен халык аңлап көлде, кайберләрен аңлап җиткерә алмады. Сөяркәләр темасы, бер ярты турында шаяртулар, сәхнәдә исерек булып аунау – шәхсән мин үзем мондый юмор хәзерге сәхнәдә актуаль түгелдер дип уйлый идем. Ләкин мин ялгыш уйлаганмын, ахры.

«Чиләгенә күрә капкачы», – ди халык. «Менә безнең чегән егетенә охшап тора, татар ул үзе, Сарманнан килде, үзем укыган Алабуга мәдәният училищесыннан җырлатып карап алдым, җырчы, алып баручы Инсаф Гәрәев. Музыкант, җырчы егетебез Азамат Миргалиев», – дип таныштырды җырчы үзенең командасы белән.

Концерт барышында җырчыга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр белән менүчеләр күп булды, чәчәкләр сузган бер ханым микрофонны алды:

Рөхсәт итегез сезне улымның татар теле укытучысы дип игълан итәргә. Минем улым сездә – 161нче мәктәптә укыды, бүген дә сезне бик әйбәт укытучы итеп искә ала. Сез, төрле хыялларым булды, дидегез, алдагы тормышыгызда да сезгә иҗади уңышлар телим. Сезгә безнең балаларыбызга төпле тәрбия, татар теленә мәхәббәт уятканыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул.

Әлеге юлларны үтмәсәм, бүген сезнең каршыгызда басып тормас идем. Барысы да этәргеч булгандыр инде, дәресләрем һаман җырларга әйләнеп кайта иде, шунда балалар: «Кайчан җырчы буласыз инде?» – дия иделәр. Аптырап, туеп беттеләр мин җырлаткан саен. Шуннан китеп бардым инде, – дип хатирәләре белән уртаклашты җырчы.

«Плюс»та да җырлыйм, «минус»та да»

– Гастрольләр белән татарлар яшәгән чит җирләрдә бик күп йөрибез. Төрле урыннарда булырга туры килә – Башкортстан, Себер, Пермь якларында… Анда сорыйлар: «Син, Илзидә, «плюс»ка җырлыйсыңмы, «минус»камы?» – дип.

– Мин әйтәм: «Плюста да җырлыйм, минус та да, –40 градуста та җырлыйбыз. Катып бетәрлек салкын клублар була, анда да кыздырып җырлыйбыз. Эсседә дә җырлыйбыз. Уфа, Чиләбе якларында йөргәч, әлеге матур җырны репертуарга кертергә булдым, кайткач, үзебезнең Казанда да җырлыйм әле – «Оренбур – Чиләбе»!

Баянга башкарылган халык җыры тамашачылар тарафыннан аеруча да җылы кабул ителде.

«Хейтерларга җавап»

Җырчының сәхнә костюмнары бик үзенчәлекле, аларда күбрәк җете төсләр өстенлек итә. Һәрбер күлмәккә үзенә генә туры килә торган туфли, чәчкә махсус беркетелгән бизәк. Беренче образда ул диадема булса, икенче образда аны кызыл чуклы калфак алыштырды, ә өченче образда җырчыны татар халык киеме кигән читекләрдә өздерүче итеп күрдек. Тамашачылар арасында «киенүе Хәния Фәрхигә охшаган» дигән фикерләр дә ишеттем. Ир-егетләр озын күлмәктән биегәндә чак кына ачылып киткән аякларга да игътибар иткәндер.

Образларына тамашачыларның реакцияләре турында җырчы үзе дә шаяртып сөйләде:

– Хәзер бит интернет заманы. Барыбызда да телефон, авылларга кайтсак та, элек капка төпләрендә утырган әби-бабайлар берсе дә юк, алар барысы да телефонга күчеп бетте. Кая, ничек, нәрсә булганны сөйли торган әбиеңнәр интернетта, алар шулай безнең шикелле артистларны «чәйнәргә» яраталар. Кызык хәлләр турында сезгә дә сөйлим әле.

Шулай менә бер күлмәк тектергән идем, аягы ачык, шуны куйгач интернетка, китте язмалар... Мактап та яздылар, бер күптән күзәтеп килүче фанаткам бар иде, шул язган: «Бу фотоңны күргәч, нервыланып, атна буе еладым, «неужели» шундый «позорга» калырсың», – дигән. Мин аны үземчә: «Кайгыгыз шунда гына булса, алай «позорга» калмам, кайгырмагыз», – дип юаттым. Аннары ул күлмәкне әзрәк тарайтып та куйдым инде, тырыштым.

Шуннан тагын бер күлмәкле фотога язып куйганнар: «Ничәнче размер к…к?» – дигән, кем белгән аларның нәрсә сораганын. Мин яздым инде: «Күлмәк булса – 42-44не киям, күкрәк булса – үзегез чамалагыз», – дим. Шулай бөтен нәрсә белән кызыксыналар, җавап язмасаң – тагын сүгәләр. Ничек булса да, ярап булмый. Ләкин мин шат кына, языгыз, кызыксыныгыз, сүгегез. Барыгызны да кабул итәм, рәхмәт сезгә, – диде Илзидә Госман, шаярып.

«Мизгелнең бәхетен сизеп яшәсәк иде»

Кайвакытта бәхетнең нәрсә икәнен дә белмибез. Кешенең табигате шундый – беркем дә үзен хәзерге мизгелдә «мин бәхетле» дип уйламый. Кайдадыр бәхет көтәдер безне, дип уйлыйбыз. Балачакта – үсеп җиткәч бәхет булыр, дип көтәбез, үсеп җиткәч – укырга керү, кияүгә чыгу бәхет. Кайдадыр алда бәхетле булырбыз кебек, «хәзер бәхетле мин» дип бик әзләр уйлый. Һәр мизгелнең, бүгенге булган көннең бәхетен сизеп яшәсәк иде. Без иртәгә бүгенге кебек бәхетле, яшь була алмыйбыз. Иртәгә бер көнгә картаябыз. Һәрберебезгә дә үзебезне бәхетле итеп тоеп яшәргә язсын, – диде җырчы, үзенең тамашачысы белән саубуллашып.

«Һәр нәрсәнең үз вакыты»

Концерттаң соң Илзидә апа белән әңгәмә корып алдык.

Гастрольләрегез графигына карасак, ай буе диярлек төрле авылларда, районнарда йөрисез, авырга туры килмиме?

– Төрле вакыт була, ләкин теләк булгач, яраткан эшең булгач, авырлыклар алай күренми, сизелми. Көтеп торучы булгач, рәхәтләнеп йөрибез.

Концертта «челтәрле бизнес» турында да әйтеп киттегез, әлеге юнәлешкә ничек кушылдыгыз?

– ... дигән продукция белән куллана башладым, яратып, биткә, чәчкә сөртәм. Файдалы продукция булгач тәкъдим иттеләр дә, кызыксынып китеп, шушы продукцияләр аша, әлеге бизнеска кердем, ләкин әле, кешеләр белән эшлим дип, әллә ни мактана алмыйм. Әле үземдә сыныйм, аннары кешегә тәкъдим итәрмен.

Татар эстрадасында «челтәрле бизнес» белән «артык» мавыгып китүчеләр дә бар...

– Аларның күңелләренә ничектер бит. Аларны берничек тә тәнкыйтьли алмыйм, концерт кую өчен дә акча бик күп кирәк. Акча эшләмичә генә концерт куеп булмый, шуңа күрә ул аларның да өстәмә эшләре буларак тора, дип беләм. Минем дә шулай ук, чөнки өстәмә каяндыр акча кермәсә, авырга туры килә, концертлар куеп булмый. Мин аны өстәмә чыганак, төп эш түгелдер дип уйлыйм.

Күлмәкләрегез бик үзенчәлекле, фигурагызга килешеп тора, үзегезне ничек формада тотасыз?

– Шул сәхнә үземне формада тотарга стимул булып тора. Чөнки матур булырга кирәк, сәхнәдәге күлмәкләргә сыярга кирәк. Фитнес белән дә шөгыльләнәбез, тырышабыз инде. Үземнең табигатем дә шундый, мин – тик тормый торган кеше, әти-әнием дә зур гәүдәле кешеләр түгел иде, аларга тартканмындыр.

Хейтерларыгыз да бар, аларны ничек кабул итәсез?

– Баштан бик каты күңелемә тия иде, кайгырып елаган вакытлар да булды. Баштарак күңелгә тия торган сүзләрне авыр кабул иттем, хәзер инде киресенчә, барысы да шома барырга тиеш түгел, сүгү сүзләре дә булырга тиештер, дип уйлыйм. Тәнкыйтьне, киресенчә, көтеп торам, үзеңне төзәтер өчен аны ишетергә кирәк. Ләкин кемнең, нинди тәнкыйтьне инде – үзе дә зур эшләр күрсәткән кеше булса, мин аның фикеренә, сүзенә колак салам. Ләкин инде диваннан гына кешене тикшереп, күңелен төшерү өчен махсус язып утыручыларны уйламыйм да. Алар инде – авыру кешеләр, ничектер кимсетелгән кешеләрдер дип уйлыйм, чөнки бәхетле кеше ул башкаларны тикшерми.

Ләкин шулай да социаль челтәрләрдә шәхси тормышыгызны күрсәтмисез...

– Минем тормыш иптәшемнең бик алай төшәсе килми, атлыгып тормый андый эшкә. Төшергәнне дә куймыйм. Шәхси тормыш – минем өчен ул шәхси булырга тиеш. Әзрәк читтә, эчке сер булып калырга тиеш. Бөтенләй барлык җиргә дә барганны, нәрсә эшләгәнен күрсәткән кешеләрне бик аңлап җиткерә алмыйм. Бик ошамый да ул миңа. Кайбер танылган, без «йолдызлар» дип караган артистлар, шул шәхси тормышын, бөтен энәсеннән җебенә кадәр күрсәтә башлагач, ничектер, алар аскарак төшкән кебек, кеше әзрәк серле булырга тиеш.

Җырчы булырга озак хыялланулар аркылы килдем, дидегез, кайчан җырлый башладыгыз?

– Кечкенәдән үк. Безнең барыбыз да җырлый. Әти курайда уйный иде бик матур итеп, әни җырлый иде. Тел ачылгач ук җырлый башладым, 4 яшемдә үк, әнине аптыратып, сәхнәгә мендем. Шулай бер чарада докладлар укый иделәр, шул вакытта әни, «җырлатыгыз әле кызымны» дигәч, доклад бетүгә, мин «Туган тел»не менеп җырладым. Җырладым да сәхнәдән йөгереп төшеп тә киттем. Шуннан бирле сәхнә, сихри бер урын булып, тартып тора.

Кайсы җырчыларны үрнәк итеп, яратып тыңлый идегез?

– Балачакта Фидан Гафаровны үлеп яратып тыңладык. Флюра Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров – алар барысы да исән чакка туры килдек, аларның җырларын өйрәнеп, тыңлап үстек.

Сәхнәгә соң чыктым, дип үкенгән вакытларыгыз булдымы?

– Юк, үкенмәдем. Һәр нәрсәнең үз вакыты, хәзер килде ул вакыт. Мин бик иртә кияүгә чыктым, балаларыбыз туды. Аларны үстердем, калдырып китә алмадым. Китәргә уйламадым да, соң димим, балалар үскәч кенә сәхнәне сайладым.

Киләчәккә нинди хыялларыгыз бар?

– Тагын да зуррак үрләргә менәргә кирәк, танылырга кирәк. Әле үземне танылган җырчы дип әйтә алмыйм. Яңа җырлар яздырырга, концертлар куярга. Һаман эзләнүдә булырга, халыкка күбрәк җырларымны ишеттерәсем килә.

Илзидә Госман шоу-концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2024
    Исемсез
    Татар теле генә укытсаң, татар халкына күбрәк файда китерер идең, җырчылар күп бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100