Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Халиков: «Юльякшин белән Тямаев арасындагы хәлдән халык акыл алсын иде»

Дини җырлар башкаручы, «Мөнбәр» татар-дини театрын оештыручы Ильяс Халиков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Радик Юльякшин белән Фирдүс Тямаев арасында барлыкка килгән хәлгә фикерен әйтте.

news_top_970_100
Ильяс Халиков: «Юльякшин белән Тямаев арасындагы хәлдән халык акыл алсын иде»
Солтан Исхаков

— Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасында барлыкка килгән ситуациядә без хаклык яклы. Ахыры хәерле булсын дип мөрәҗәгать итәм. Халык әхлакый, тәрбияви яктан үзенә акыл алсын иде. Мин Фирдүс Тямаевны да, Элвин Грейны да яхшы беләм. Алар гади гаиләләрдән чыккан егетләр. Элвин Грейның никахын да миңа алып барырга туры килде.

Сүз дә юк, һәрберсенең акча эшлисе килә. Минем хәрәм ризыклы кибет ачарга мөмкинлегем бар иде, ә мин башка төрле юл сайладым. Сәнгать өлкәсендә дә үзебезгә кирәкле юл белән барсак иде. Барыбызга да кагыла бу, — диде Ильяс Халиков.

Ул Фирдүс Тямаевтан яшьләр игътибар итсен дип берәр матур дини җыр башкарып күрсәтүен сораган булган. Элвин Грейга намазлык белән Коръән китабы бүләк иткән.

— Алар тормышта кая барганнарын, нишләгәннәрен һәм нишләячәкләрен беләләр. Без яхшылык турында уйласак, ул үзебезгә яхшылык булып әйләнеп кайтачак, — диде Ильяс Халиков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100