Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Халиков нинди җырларның бозыклыкка илткәнен аңлатты

«Бозык җырлар тыңлап, халкыбыз түбәнлеккә төшмәсме? Халкыбызга шоу ясыйбыз дип, мөгез чыгармыйбызмы? Үземне дә бик борчыган сораулар бу, чөнки балаларым үсеп килә», — дип эстрадага карата фикерен әйтте дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

news_top_970_100
Ильяс Халиков нинди җырларның бозыклыкка илткәнен аңлатты
Солтан Исхаков

Ильяс Халиков эстрада артистлары матбугат конференциясенә җыелган вакытта хәзрәтләрне дә чакырырга тәкъдим итте.

— Алар да үз теләкләрен, хәләлнең һәм хәрәмнең нәрсә икәнен әйтсеннәр иде, — диде ул.

 Дини җырлар башкаручы артист җырларның сүзләре камил һәм күркәм булырга тиеш дип саный.

— Кайвакыт ир-ат хатын-кызга табына башлый. «Синең өчен үләр идем», «Синнән башка яши алмас идем» кебек сүзләр ишетергә мөмкин. Бу Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш китереп чыгару була. Җырларда: «Мин башка белән яшим, әмма һаман сине уйлыйм», - дигән фикерләр дә яңгырый. Хатының белән яшисең икән, башка кеше турында уйлама. Аны вәгъдәләшеп алгансың бит, — диде Ильяс Халиков.

Кайвакыт кешеләр, бигрәк тә яшьләр, җырның сүзләренә игътибар итмичә, бозыклыкка илтә торган сүзләр көйләп йөрергә мөмкин.

— Әгәр мин баламны намазга өйрәткән булсам, аның һәр укыганы өчен миңа да савап өстәлә. Әгәр берәрсенә бозык өйрәтсәм, ул бозык эшләгән саен миңа да гөнаһы бара. Ул гөнаһлар җыелып килә һәм кыямәт көнендә алар өчен җавап бирәсе була, — дип аңлатты Ильяс Халиков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100