news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильяс Гафаров «Черек күл»гә кино карарга чакыра

news_top
Ильяс Гафаров «Черек күл»гә кино карарга чакыра
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова/архив

«Татаркино» һәм аның директоры Ильяс Гафаров иртәгә – 5 июньдә «Черек күл» паркында кино яратучылар клубы очрашуына чакыра.

«Парк амфитеатрында «Сосна чабатасы», «Письма», «Рәхим итегез» кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк. Очрашуда фильмнарның авторлары Рәдиф Кашапов, Айдар Шәрипов, Илшат Рәхимбай катнаша һәм алар белән фикер алышу мөмкинлеге булачак», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Очрашуның модераторы – Ильяс Гафаров.

Башлана 19:00 сәгатьтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар