Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвира Хамматова яман шеш белән көрәшүче дусты – биш бала әнисенә ярдәм сорый

news_top_970_100
Ильвира Хамматова яман шеш белән көрәшүче дусты – биш бала әнисенә ярдәм сорый
социаль челтәрләр

Җырчы Ильвира Хамматова, үзе өчен бертуган апасы кебек якын булган Ләйсән Шәймәрдановага ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать иткән иде. 5 бала әнисе яман шеш авыруы белән көрәшә, хәзерге вакытта Мәскәүдәге бик кыйммәтле клиникада дәвалана. Аның хәлен җиңеләйтү өчен, көненә ким дигәндә 150 мең сум акча таләп ителә. Ләйсәнне аякка бастыру өчен киткән чыгымнарның исәбе-хисабы юк инде. Якыннары моңа кадәр беркемнән дә ярдәм сорамыйча, барысын да үз җилкәләрендә күтәреп килгәннәр.

«Кистасы начар чиргә әверелгән»

Ләйсән мәкерле авыруны бер җиңгән булган инде. Әнисе Гөлшат ханым сөйләвенчә, ул вакытта Ләйсән Төркия табиблары ярдәме белән генә тормышка кире кайткан.

«Ләйсәннең авырый башлаганына киләсе елның май аенда 3 ел булачак. Кечкенә кызына 7 ай вакытта, туры эчәк яман шеше диагнозы куйдылар. Авырлы вакытында гел табиблар күзәтүендә булды, бөтен анализлары тәртиптә иде, югыйсә. Онкологиянең эзе дә сизелмәде. Кистасы үсеп яткан булып чыкты… Берничә ел эчендә шул начар чиргә әйләнгән.

Гел тикшеренеп торды, кызым, ник бер табиб күрсен шуны. Ныгытып йөри башлагач, башка проктологларга мөрәҗәгать иткәч кенә ачыкладылар. Ул вакытта эчәкләре тыгылып, организмында интоксикация башланган иде инде. Метастазалары бавырына күчеп утырды. Башта РКБда бик катлаулы операция ясадылар. Аннан тиз арада Төркиягә алып китеп, кызымны бу халәтеннән Төркия табиблары чыгарды. 4 стадия – ул инде бетте дигән сүз. Ә алар балабызны алып кала алдылар.

Фото: © Ләйсән Төркиядә дәваланып кайткач. Якыннары белән

2 ел буе Төркиядә дәвалану узганнан соң, кызыбыз аягына басты, терелеп беткән сыман иде. Иммунитетын гына күтәрә алмадык. Иммунитетын күтәрә торган төрле процедуралар да алдык. Яңадан хастаханәгә эләгүенең дә төп сәбәбе шушы иммунитеты көчсез булу. Көз башында бик каты инфекция эләктерде дә, көчле температурадан соң, бавыры тулысынча «отказ» бирде.

Безнең илдә мондый экстрен очракларда табибларның реакциясе бик озак икән. Бөтен җирдә бюрократлар утыра. Анализлар белән тегендә-монда куып та бик күп вакытыбызны «урладылар». Гомумән, безнең Казанда, гомумән, Татарстанда яман шеш буенча бөтен анализларны, тикшерүләрне комплекслы уздыра торган урыннар юк икән, дигән фикергә килдек. Бер табиб малаема: «Диванга кайтып утырыгыз да китүен көтегез», – дип әйтергә дә базган. Менә шуннан аңла син рак белән авыручыларга безнең табибларның мөнәсәбәте нинди булуны», – ди Гөлшат апа.

«Кызымны ясалма рәвештә яшәтәләр, дип әйтергә дә була…»

Үзара киңәшеп, якыннары Ләйсәнне Мәскәүдәге түләүле клиникага урнаштырырга карар кыла. Анда эләккәндә, Ләйсән инде, шешенеп, аңсыз диярлек халәткә җиткән була. Йөри дә, сөйләшә дә алмый. Мәскәү табиблары аның хәлен яхшырту, гомерен озынайту өчен күп көч куялар. Гөлшат апа үзе дә әле берничә көн элек кенә кызы яныннан кайткан. Аның сүзләренә караганда, Ләйсәнгә инде хәл кереп килә. Ул сөйләшә, утырып тора, ходунки белән йөри ала башлаган. Мәскәү клиникасындагы шартлар бик яхшы булса да, дәвалану өчен гади кеше генә күтәрә алмаслык акчалар кирәк булуы гына куркытып тора Ләйсәннең якыннарын.

«Без бу клиникага Ләйсәнне 1 көн дәваланган өчен ким дигәндә 150 мең сум акча күчереп торабыз. Операция ясаган көн өчен 400 мең сум түләдек. Монда килгәч Ләйсәннең үт юлларын чистарттылар – операция ясау 1 миллион сумга төште. Шушы кыска гына вакыт эчендә баланың гомерен озынайту өчен 5 млн сумга якын акча түләдек. Аллаһка шөкер, Ләйсәннең үзенең, иренең, улымның дуслары, туганнар зур-зур күләмдә ярдәмнәр күчерделәр. Гади кешеләр дә гел хәерләр җибәреп торалар.

Клиникада чынлап торып үз эшенең осталары булган табиблар эшли. Кызыма 15-20 минут саен ниндидер процедура ясап торалар. Бөтен юнәлешләр буенча да табиблар бар, өстәмә беркая барып йөрисе юк. Әллә нинди катлаулы анализларны да әлеге клиникада ук ясыйлар.

Хәзер табиблар Ләйсәннең бавырын эшләтеп җибәрерү өчен тырышалар. Аның күпмегә барачагын беркем дә белми. 1 ай ятарга туры килерме, икеме… Көн саен канын чистарталар. Ул да бик кыйммәт тора. Кызымның канын витаминнар, аксым белән тәэмин итеп торалар. Әгәр дә ул процедураны ясамасаң, Ләйсән йокыга китәчәк һәм башка уянмачак… Аяклары, корсаклары шешкән иде. Әкренләп эчендәге сыеклыкны да чыгаралар. Кызымны ясалма рәвештә яшәтәләр, дип әйтергә дә була…

Бернигә дә карамастан, без барыбыз да Ләйсәннең тереләчәгенә өметебезне өзмибез. Безгә хәзер аның бавырын эшләтеп җибәрүләре кирәк», – ди ул.

«Күпме кешеләргә ярдәм күрсәткән балам хәзер инде үзе башкалар ярдәменә мохтаҗ»

Гөлшат апа да, башка туганнары да, Ләйсәнгә дәвалану өчен көч өстәп, бары тик якты киләчәк турындагы матур темаларга гына аралашалар. Ләйсән дә тереләчәгенә чын күңеленнән ышана, күңеле көр.

Якыннары сүзләренчә, Ләйсән үзе дә – бик күп кешеләргә булышлык күрсәткән, изге күңелле, мәрхәмәтле кеше. Озак вакытлар ярдәмгә мохтаҗ, яклаучысыз калган әби-бабайларга юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән.

«Ләйсән үзе – 25 еллык тәҗрибәсе булган юрист. Башта Инновацияләр технопаркында, «Пирамида» күңел ачу комплексында юрист булып эшләде. Соңрак, инде балалары тугач, ире янәшәсендә эшләүгә күчте, аның фирмасында юридик сорауларны хәл итә иде. Иганәчелек белән дә шөгыльләнә иде. Кайсыдыр елны авария хәлендәге йортларда яшәүче әби-бабайларга фатир бирмәделәр. Алар инде түшәмнәре ишелеп төшкән фатирларда яшәргә мәҗбүр булдылар. Бөтен мәшәкатьләрен үз өстенә алып, Ләйсән хаклык эзләде, аларга фатир бирдерүгә иреште. Менә шулай күпме кешеләргә ярдәм күрсәткән балам хәзер инде үзе башкалар ярдәменә мохтаҗ», – ди Гөлшат апа, әрнеп.

Ләйсән Шәймәрданованың искиткеч гаиләсе, янәшәсендә өзелеп торган әти-әнисе, тормыш иптәше Илшат, туганнары, иренең туганнары бар. Берсеннән-берсе акыллы, үзләренең горурлыгы булырлык 5 баласы да әниләренең тизрәк савыгуын түземсезлек белән көтә.

«Ләйсән белән Илшатның 2 олы уллары Төркиядә укый. Олы улы – Төркия президенты стипендиаты. Ул Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенә укырга кергән иде. Анда укыганда да Президент стипендиаты булды. Әнисе авырый башлагач, аның янәшәсендә булу, кирәк вакытта ярдәм итеп тору өчен, Булат Төркиягә күченде. Мәктәпне тәмамлагач, икенче улы Айрат та Төркиядәге дәрәҗәле университетларның берсенә укырга керде. Ул да – Россия күләмендә уздырылган олимпиадалар җиңүчесе. Тагын 2 оныгыбыз Самат белән Зәйнәп мәктәптә укып йөриләр. Иң кечкенәбез Аишабызга 3 кенә яшь әле. Әнисе авырый башлаганда Аишага бөтенләй 7 ай гына иде. Күкрәк баласын калдырып китте Төркиягә. 3 ай буе баланы ирем белән икәү тәрбияләдек. Аннан балаларны әниләре янына алып киттек. Ләйсән нурланыш алырга йөргәндә, госпитальләрдә ятканда, балаларга күз-колак булу өчен, мин дә алар белән Төркиядә яшәдем. Киявебезнең апасы да бик нык ярдәм итте. Балалар әниләре белән булсыннар дип, укуларын да дистанцион укуга күчереп… Ситуациядән төрлечә чыгарга туры килде.

Хәзер дә без төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утыра алмыйбыз. Мин кызымның исән калачагына ышанам. Мин гомер буе да нык хатын-кыз булдым, беркайчан да бернинди сынауларга да бирешмәдем. Кичә Ләйсән яныннан кайтып киткәндә аңа да: «Син – минем кызым, көрәш, балам», – дидем. Мин үзем дә 1,5 яшьтә әнисез калган кеше. Мине дә әби-бабайларым тәрбияләп үстерде. Әнием нибары 30 яшендә, мине калдырып, якты дөньядан китеп барган…

Ләйсәнемнең бер дә авырганы булмаган иде дә, менә шушы җитди авыру килеп чыгуына үз сәбәпләре булгандыр, күрәсең. Язмышына, сынаулы юл аша узарга кирәк, дип язылган булгандыр. Кеше үзен яратырга, үзенең мөмкинлекләрен дөрес итеп бүлә белергә тиеш. 5 бала үстерде, алар өчен барысын да эшләде, эш дип тә чапты. Анда нинди иммунитет калсын. «Кызым, үзеңне яратырга кирәк, артыгын эшлисең», – дип тә әйткәнем булды.

Инде хәзер бу хәлләрне кабул итеп, бергәләп көрәшергә генә калды. Безгә авыр вакытыбызда ярдәм күрсәткән, терәк булган һәммә кешегә рәхмәт. Түләүле клиникага урнаштыра алмасак, кызыбыз, бәлки, бүген арабызда булмас та иде инде. Минем беркемне дә гаеплисем килми. Ләкин илдәге онкологик обстановка белән берәр нәрсә эшләргә кирәк. Табибларга нинди дә булса таләпләр куелырга тиеш. Табиблар алар – Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән, үзләрен эшләренә тулысынча багышларга тиешле кешеләр. Һөнәрләренә, алардан ярдәм көткән кешеләргә битараф булмасыннар иде», – дип сөйләде Гөлшат апа.

Ильвира Хамматова: «Алар – мине кулымнан җитәкләп диярлек зур сәхнәгә алып чыккан кешеләр»

Ләйсән һәм аның тормыш иптәше Илшат Шәймәрдановлар – җырчы Ильвира Хамматовага зур сәхнәгә аяк басарга этәргеч биргән, аңа беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган кешеләр.

«Ләйсән апа белән Илшат абый – мине кулымнан җитәкләп диярлек зур сәхнәгә алып чыккан кешеләр. Балык Бистәсендә яшәгән вакытта, җырлавымны радиолардан ишетеп алып, мине эзләргә тотынганнар. Ахыр чиктә безнең астагы урамда гына яши торган күршеләребез булып чыктылар. Тиз арада гаилә дусларына әверелдек. Мине үгетләп, Казанга күчерделәр, үз кызлары кебек якын итеп бетерделәр. Иҗат юлымны башлап җибәргән чорда миңа шундый нык ярдәм иттеләр алар. Минем беренче сәхнәгә чыгуым «Татар җыры» фестивале сәхнәсендә булды. Ул вакытта әле мине халык белми, җырларым радиода гына яңгырый. Әти-әнисе, тормыш иптәше Илшат абый, Ләйсән апа – бөтенесе алгы рәтләргә килеп утырып, миңа шундый нык терәк булдылар. Әле ул вакытта «Татар җыры»на билетларның да искиткеч кыйммәт вакыты.

Без Ләйсән апа белән тышкы кыяфәтебез белән дә охшаш. Бездән һәрвакыт: «Сез бертуганнармы әллә?» – дип сорый торганнар иде. Ләйсән апа минем клипларымда да төште.

Ул инде әлеге чирне җиңде дип уйлаган идек барыбыз да, хәле дә яхшырган иде. Быел гыйнвар аенда әти-әнисенең алтын туен уздырдылар, шунда күрештек. Менә бу фотографиябез – шунда төшкән фотография. Аңа карап, бер кеше дә Ләйсән апа турында авыртулар кичергән, онкология күтәргән кеше дип әйтә алмый.

Ләйсән апа – 5 бала әнисе, үзе дин юлында. Электән тормышка гашыйк, гел елмаеп, бөтен кешегә ярдәм күрсәтеп торучы, якты кеше. Бүген алар гаиләсенә зур авырлык килде. Мин инде бер тапкыр язылучыларым мөрәҗәгать иткән идем, ул вакытта акча бик тиз җыелды. Берничә блогер да ярдәм кулы сузды. Инде тагын ярдәм сорарга мәҗбүрбез. Кемгәдер ул 50-100 сум күренмәскә дә мөмкин. Бәлки, кемдер, җомга хәеремне кемгә җибәрим икән, дип уйлап утыра торгандыр. Бу чир мине читләп үтәр, дип әйтеп булмый. Кемнең гаиләсенә ничек барып чыгасын белгән юк. Минем үземнең әтиемдә дә шушы авыруны таптылар. Без ул вакытта әйтмәдек аны, чөнки әтигә ярдәм итәрлек тә түгел иде инде, соңга калган идек. Ә Ләйсән апа очрагында өмет өзелмәгән әле», – диде Ильвира Хамматова.

Җырчы декабрь аенда, сәхнәдәшләре ярдәме белән, Балык Бистәсендә хәйрия концерты оештырырга җыена. «Кем булдыра ала, барыгызны да концертта катнашырга чакырам. Бердәм булыйк әле!» – дип язды ул эстрада артистларына мөрәҗәгать итеп.

Ләйсән Шәймәрдановага ярдәм күрсәтергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр безнең укучыларыбыз арасында да бардыр.

Ләйсән Мансур кызы Шәймәрданова +7 (987)-290-46-66 номеры Т- банк (Тинькофф) картасына беркетелгән.

Ләйсән турында тулырак мәгълүмат түбәндәге Телеграм-каналда:

https://t.me/HelpLiasan

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100