Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвира Хамматова сәхнәдән китәргә җыена: «Бөтенләй үк җырламам дип әйтә алмыйм, ләкин..»

news_top_970_100
Ильвира Хамматова сәхнәдән китәргә җыена: «Бөтенләй үк җырламам дип әйтә алмыйм, ләкин..»
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Җырчы Ильвира Хамматова үзен яңа һөнәрдә сынап карый – хәзер ул автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның концерт директоры.

Бу хакта ул Ринат Рахматуллинның яңа концерт сезонына багышланган пресс-конференциядә сөйләде.

Мин үземне белә башлаганнан бирле җырладым. Хәтерлим әле, «җырчы булам» дип хыялланып йөргән вакытта Ринат абыйның «Картайма әле, әнкәй» җырын башкарган идем. Еллар үткәч, аның концерт директоры булырмын, аның концертларын оештырырмын, дип уйлаганым да булмады.

Конференциядә җырчы Ринат Рахматуллин Ильвира белән эшләп китү тарихын да сөйләде, «бик озак уйлады» диде ул, елмаеп.

Ильвира элемтәгә үзе чыкты: «Ринат абый, без сценарийлар язабыз, клиплар төшерәбез», – дип. Миңа ул вакытта әлеге юнәлеш кызык түгел иде. Соңрак төплерәк уйлап, ничектер шалтыратырга уйладым, Ильвирага шалтыраттым: «Мин концерт директоры эзлим, иҗатымны, концертымны, җырларымны таслап, барлап барырга бер кеше кирәк, үзем өлгермим», – дидем. Эльвира бик озак уйлады, 2 атна. Аннары үзе дә: «Ринат абый, мин бик шикләндем. Сезнең үткәнегезне, характерыгызны беләм, ләкин мин риза», – диде. Хәзер миңа да, Ильвирага да, Динарага да вакыт җитми. Шул хәтле каты эшлибез без хәзер, концертлар, образ, минем стилистика өстендә, – дип сөйләде Ринат Рахматуллин.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Ильвирадан ни өчен соңгы вакытта концертларда чыгыш ясамавы турында да сорадым, ул әлегә сәхнәдән китү-китмәве турында төгәл җавап бирмәде.

Элегрәк мин үземне сәхнәдән башка күрә алмый идем. Яраткан сүзләрем дә бар – «Бер сәхнәгә менгән кеше сәхнәсез яши алмый» дигән. Ләкин мин хәзер тормышымның яңа этабында, үзем моны зур үсеш дип саныйм. Чөнки халык яраткан, популяр автор-башкаручының концертларын оештыруда үз көчемне кертә алу – минем өчен чын дәрәҗә. Әлеге моментта шушы дәрәҗәне саклап каласы килә, бер дә җырлыйсы килми, күңел халәте башкада. Ниндидер үсеш, инде яңа программа турында уйланабыз. Хәзергесе вакытта бөтенләй башка якта юнәлешем дә, уй-фикерләрем дә. «Ильвира Хамматова бөтенләй җырламасмы?» дигән сорауга җавап бирә алмыйм әлеге вакытта. Булыр инде ул, ләкин мәгънәле генә, үз вакыты җиткәч, үземннән ничектер «сытып чыгарып» түгел. Бөтенләй үк җырламам, дип әйтә алмыйм, әлегә «Ринат Рахтуллинның концерт директорына җырлау килешми» дигән фикердә, – дип җавап кайтарды Ильвира.

Җырчы әлегә үзе оештыручы булган Ринат Рахматуллинның «Тормыш китабы» дип исемләнгән яңа программа концертларында да чыгышлардан баш тарткан.

Килде-китте генә җырчы булса, бу сорауга әйләнеп тә кайтмаслар иде, син җырлыйсыңмы, дип. Халык көтә аны, барыбыз да «Яшьли сөйгән ярым» хитын хәтерлидер – диде Ринат Рахматуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100