Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвина «Татар җыры»нда: Бу мизгелне ун ел көттем

Җырчы Ильвина – бүген «Татар җыры» фестивале сәхнәсендә. «Интертат»ка ул соңгы тапкыр 10 ел элек – 2014 елгы фестивальдә чыгыш ясаганын әйтте.

news_top_970_100
Ильвина «Татар җыры»нда: Бу мизгелне ун ел көттем

– Бу шатлыклы мизгелне 10 ел көттем. «Татар җыры»нда соңгы катнашуым 2014 елда булган икән. Миңа шундый тәкъдим ясагач, шундый хәбәр килеп ирешкәч, миннән дә бәхетле җырчы булмагандыр, дип уйлыйм. «Татар җыры»нда катнашу – иҗатыңа, башкарган эшеңә нәтиҗәләр ясау, дигән сүз. Димәк, син дөрес юлдан барасың, димәк, халык ярата, күрә, ишетә, белә.

Форсаттан файдаланып, оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Гомумән, «Барс Медиа» компаниясенә. Мине күрә, ишетә белгәннәренә, ел буе көткән матур чарага чакырганнары өчен зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100