Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвина «МУЗ-ТВ» телеканалы концертыннан соң: «Анда сине беркем дә көтеп тормый»

Мәскәүнең Кремль сараенда «Муз-ТВ» телеканалының узган туган көн концертында татар эстрадасы җырчысы Ильвина да чыгыш ясады. Ул Мәскәү тамашачысына «Таю» дигән җырын тәкъдим итте. Җырчы әлеге чарадан нинди хис-кичерешләр белән кайткан? Нәрсәләргә игътибар иткән һәм үзе өчен нинди нәтиҗәләр ясаган? Бу хакта ул «Интертат»ка да сөйләде.

news_top_970_100
Ильвина «МУЗ-ТВ» телеканалы концертыннан соң: «Анда сине беркем дә көтеп тормый»
Ильвинаның шәхси архивыннан

Ильвина, әлеге концерттан соң ниләр хис итәсез? Гомумән, ничек ул Кремль сәхнәсендә чыгыш ясау?

Бу хакта миннән кем генә сорамый (көлә). Социаль челтәрләрдә дә, таныш-белешләр дә кызыксына.

Хис-кичерешләр турында сөйләгәндә, төрле яклап аңлатырга мөмкин. Артист буларак, сәхнәгә чыкканда үземне ничек кулга алам, чыгышларыма нинди җаваплылылык белән карыйм – барысы да гадәттәгечә булды. Концерт көненә кадәр борчылу хисләре бар иде, яшермим. Чөнки оештыру моментлары катлаулы, чара Кремльдә булганга, тикшерүләр күп. Алдан Мәскәүгә китәргә, репетицияләрне шунда уздырырга туры килде. Ә менә концерт көнне һич тә борчылмадым. Әлбәттә, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану дигән әйбер була. Ул минем теләсә кайсы сәхнәгә чыкканда да була. Ләкин бу – калтырап төшә торган курку хисе түгел, эчке бер дулкынлану. Ул яктан менә ничек ияләнгәнмен сәхнәдә эшләргә, барысын да нәкъ шулай ук эшләдем.

Ә инде башка яктан, глобальрәк итеп караганда, әйе, бу – бик масштаблы чара. Ул сәхнәнең зурлыгы! Репетициягә чыккач та, монда җырлап кына калмыйча, шушы сәхнәне, залны үз энергетикаң белән дә тулыландырырга тиешлегеңне аңлыйсың. Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген үзең өчен теркәп куясың.

Бәлки әле мин бүгенге көнгә кадәр дә моның ни дәрәҗәдә масштаблы чыгыш булуын аңлап бетермәгәнмендер. Хәзер менә командам миңа чыгышларымнан өзекләр, фотолар җибәрә. Барысы да төштә кебек кенә. Иң мөһиме – бу минутлык танылу гына булып калмасын иде инде. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Экраннан карап утыручыларга бу, бәлки, бик җиңел әйбер булып тоела торгандыр. Әмма әлеге федераль телеканал концертында чыгыш ясауга мин еллар дәвамында килдем, юлы бик озын булды. Анда сине беркем дә көтеп тормый, һәм анда эләгү һич тә җиңел түгел.

Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Рус эстрадасында яңа кеше буларак, сезгә карата оештыручыларның мөнәсәбәте нинди булды?

«МУЗ-ТВ» командасы, оештыручылары тарафыннан үземә карата «сез – яңа кеше» дигән караш тоймадым. Бик җылы кабул иттеләр. Киресенчә, беренче тапкыр чыгыш ясаучы буларак, аларның төрле яклап ярдәмгә әзер булуларын күрдем. Минем командама: «Без Ильвина өчен борчылмыйбыз, чөнки ул инде – профессионал җырчы», – дип тә әйткәннәр. Аларның өметләрен аклаганмындыр дип уйлыйм. Минем белән алга таба хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын да белдерделәр.

Мондый чаралардан соң һәр артист үзе өчен ниндидер бер нәтиҗә ясый. Шундый белгечләр, профессионаллар тарафыннан үземә карата җыры сүзләр ишетү мине үсендерә, киләчәктә иҗат итәр өчен этәргеч бирә. «Менә бит, Ильвина, синең яхшы килеп чыга» дип, алга таба атларга теләк һәм үзеңә ышаныч туа.

Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Сез – анда эләккән беренче татар җырчысыдыр?

Белмим шул. Шулай дигән булалар инде..

Сезнең ярдәмчегез Айрат Ильясов бу концертны «беренче этап» дип язды. Алдагы этап нинди?

Планнар турында алдан кычкырасым килми. Әйе, мин беренче адымны ясап, шундый концертта чыгыш ясадым. Алга таба нинди дә булса тәкъдимнәр булырмы? Барысын да вакыт күрсәтер. Хәзерге вакытта җырлар өстендә эшлим. Төрле композиторлар белән аралашам. Тимур Ёлчин дигән бик популяр композитор белән таныштык. Ул Сергей Лазаревка җырлар яза. Аның белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Шундый дәрәҗәле җырчыларга җырлар язып, аның композицияләре популяр радиолар, федераль телеканалларда яңгыраса да, ул үзе – бик гади, эчкерсез, ярдәмгә әзер шәхес. Музыканың төбенә төшеп эшли торган чын профессионал. Без хәзер аның белән яңа җыр яздырабыз. Моннан тыш та бу көннәрдә тагын бер яңа җырым чыгачак. Ә «МУЗ-ТВ» да мин иң беренче иҗат иткән русча җырымны башкардым.

Әлегә мин җыр эзләү, аларны сайлау стадиясендә дип әйтик. Татар эстрадасындагы кебек үк инде. Барысы да охшаш, ләкин биредә масштаблар гына икенче.

Сәхнә артында рус эстрадасы «йолдызлары» белән аралашу мөмкинлеге чыктымы?

Анда сәхнә артындагы тормыш, артистларның үз-үзләрен тотышлары да, гомумән башка. Һәр «йолдыз» үз гримеркасында, үз командасы белән эшли. Алар оештыручылар белән дә ярдәмчеләре аша гына аралашалар. Без, татар артистлары, барыбыз да бер гримеркада, узара сөйләшәбез, фотоларга төшәбез бит инде. Ә анда – бөтенләй башка дөнья, коммерцияле дөнья дип тә әйтсәк буладыр, чын шоу-бизнес.

Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Мин моны аңлыйм да. Беренчедән, артык аралашулар, фотога төшүләр – ул энергияне ала торган процесс. Алар сәхнәгә чыгып чыгышларын кабатлыйлар да гримеркаларына кереп китәләр. Чөнки, алда әйткәнемчә, андагы сәхнә һәм шулхәтле күп халык алдында җырлау өчен бик зур энергетика кирәк. Рус эстрадасы артистлары үз энергияләрен саклый белә, һәм бу – дөрестер дә. Алар бит инде – үз исемнәрен өчен булдыру өчен күпме көч куйган җырчылар. Үсү , шушы дәрәҗәгә җитү өчен катлаулы юл үткәннәр. Әлбәттә инде, бөтенесе белән фотога төшеп йөрү, бәлки, аларның дәрәҗәсен дә төшерә торгандыр. Алар үзләрен саклыйлар.

Минем дә Мәскәүдә үз командам – продюсерым, администраторларым, пиар-төркемем, стилист-визажистларым бар. Мин дә чыгыш алдыннан үз командам белән идем.

Бу көнне янәшәгездә якыннарыгыз да булдымы?

Әлбәттә. Бу, иң беренче чиратта, минем тормыш иптәшем. Һәрвакыт кадр артында калып килсә дә, ул гел янәшәмдә, без аның белән бу юлны бергәләп узабыз. Шулай ук, миңа терәк булу өчен, Казаннан ук якын дусларыбыз килде. Андый җаваплы чыгышлар вакытында бу – аеруча кадерле. Минем аларга игътибар бирергә вакытым да булмады. Әмма иң якын кешеләреңнең залда утыруларын белү үзе бер көч өсти.

Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Ирегез күз каршында тагын да үсеп киткәнсездер. Сез җырлаганда ул ниләр хис иткән?

Әйткәнемчә, бу – безнең ирем белән бергәләп эшләнгән эшебез. Ул һәр процесста бар, әмма кадр артында кала бирә. Киресенчә, ул миңа гел: «Күпме мөмкинлекләрең бар, Ильвина. Ә син аларның 20 процентын да кулланмыйсың», – дип әйтә килде.

Барыбер күңелдә курку хисе була. Нигә бу миңа, килеп чыгармы, дип тә уйлыйсың. Чөнки ул шоу-бизнеста сине беркем дә көтеп тормый. Бу – акча белән хәл ителә торган әйбер дә түгел. Әлеге сәхнәгә эләгергә теләгән миллионлы блогерлар бар, әмма берсе дә эләгә алмый бит. Шуңа күрә ирем – этәргеч биреп, «синең килеп чыгачак, алга бар, тукталма» дип торучым. Ул – мине якыннан иң әйбәт белгән кеше. Татар эстрадасында мин җырчы буларак 100 процент ачылып бетә алмыйм. Ә монда үземне башка яктан күрсәттем. Ирем «ачыла башладың» дип тә бик сөенә. Чөнки без Мәскәүгә дә ирем белән бергә йөрибез. Мин яңа җырлар яздырганда ул: «Син болай да җырлый беләсеңмени?» – дип, таң калды. Татарча җырлаганда җырлар бертөрлерәк килеп чыга, безгә мелизмнарны күрсәтергә кирәк. Ә русча җырлаганда бөтенләй башка стилистика һәм башка техника кулланып була. Минем Казандагы укытучым рус милләтеннән иде. Без эстрада-джаз мәктәбен тәмамладык һәм төрле башкару техникаларын өйрәндек. Әмма мин аларның барысын да татар сәхнәсендә күрсәтә алмыйм. Татар моңына ятмый да бит әле алар. Ә монда мөмкинлекләр чикләнмәгән. Бу эстрада минем өчен шул ягы белән дә кызыклы. Сандыкта 20 ел буе яшереп яткан әйберләрне чыгарып кулланган кебек.

Рәхмәт, Ильвина, алга таба да уңышлар телим!

Фото: © Ильвинаның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100