Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвина: «Бүген иртән подвалда утырдык...»

news_top_970_100
Ильвина: «Бүген иртән подвалда утырдык...»

Татар һәм рус эстрадасы җырчысы Ильвина социаль челтәрләрдә бүген иртән подвалда утырулары хакында сөйләгән. Җырчы дрон төшеп шартлаган торак комплекс янында яши булса кирәк. Ул хакта төгәл мәгълүмат бирмәсә дә, Ильвина:

«Коточкыч куркыныч… Барысы да әле дә күз алдымда. Иртән подвалда утырдык. Барысын да үзем белән алдым, шулай тынычрак.

Экстрен очракларда кешеләр югалып кала. Ә бит андый минутларда һәр секунд кадерле.

Югары тоннарда җаваплы кешеләрне «кабызып җибәрергә» һәм, шул рәвешле, кешеләргә качарга һәм эвакуацияләнергә мөмкинлек бирергә туры килде», – дигән ул үзенең сторисларында.

Бүген иртән Казанга дроннар һөҗүме булуы хакында язган идек. Барысы 8 пилотсыз очкыч һөҗүме теркәлде. Пилотсыз очкычлар бәрелү нәтиҗәсендә торак йортларга зыян килде, «Лазурные небеса» комплексында янгын чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100