Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль һәм халыкара эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиеваның улына 10 ай булган. Бу вакыт эчендә баланың әби белән бабасы аны бер тапкыр да күрмәгән, чөнки хәзерге вакытта Илүсә Россия җиренә кайта алмый. Илүсә белән Рушан Миңнегалиевлар бүгенге көндә Шарджада бүлмә арендалап яши һәм Алим исемле улларын үстерә.
Шушы көннәрдә Илүсә әнисенә улының киемнәрен җибәргән. Бу киемнәр юылмаган, аларга баланың исе сеңгән. Беренче оныгын бер тапкыр да күрмәгән Миләүшә апа аларны кулына алуга еларга тотынган.
«Син моны, әни, мендәр астына тыгып йокларсың инде», – дигән сүзләр белән видеога төшерә Миләүшәнең сеңлесе бу күренешне.
Миләүшә апа кызы Илүсәнең халатын юмыйча саклый икән. «Анда минем ис калган. Мине сагынганда, кулларына шул халатны алып кочаклый. Шуңа күрә Алимның исе сеңгән киемнәрен җибәрергә булдым. Болай елап бетәр дип уйламаган идем.
Бүген сөйләштек. Аларны үзебез янына чакырдым. Әмма әлегә бу – минем хыяллар гына. Аларны монда килергә ризалаштыра алырмын микән?» – дип язган Илүсә блогында.
-
Илүсә Фәләхова әнисенең язмышын кабатлауга ышанмавын белдерә
-
Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»