Блогер Илүсә Фәләхова алданган туристларга 20 миллион сум бурычы булуын әйтте
Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә бурычының суммасын игълан итте.
«Әйе, безнең бурычыбыз 20 миллион сумнан артык. Бу хакта без беренче тапкыр әйтәбез, чөнки оят иде. Гомумән ел ахырына кадәр барлык буррычларны түләп бетерәсе килә инде. Чынлыкта, бу – ел дәвамында килеп чыкмаганны, кыска вакыт эчендә мөмкин хәл түгел. Бу сумма безнең өчен бик зур. Бүгенге көндә без миллионнар эшләмибез. Айга 100 мең, кайвакыт 200 мең сум чыга. Әле монда яшисе дә бар бит. Тагын да нәрсәдер уйларга кирәк. Без булган проектларыбызны үстерәбез, тагын да күбрәк керем алу өчен яңаларын да уйлап табарга кирәк», – дип сөйләде блогер.