Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Әйләнә-тирәм - «уңайсыз» саналган кешеләр букеты»

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән әңгәмә.

news_top_970_100
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Әйләнә-тирәм - «уңайсыз» саналган кешеләр букеты»
Салават Камалетдинов

Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән аның «Киек каз юлы» дип аталган шигъри-музыкаль кичәсе алдыннан бер очрашкан идек. Әмма кичә алдыннан мин аңа бирәсе килгән күп сорауларымны бирә алмадым. Кабат очраштык.

Сүз уңаеннан, 27 майда әлеге кичә бу сезонда соңгы тапкыр була. Килеп өлгермәгәннәр, рәхим итегез! Камал театрының Кече залы. 20.00 сәгатьтә башлана.

Илтөзәр, үзе шигырь кичәсе уздырып караган кеше татар әдәбияты турында фикер әйтә ала һәм хакы бар дип уйлыйм. Хәтта әйтергә тиештер. Татар әдәбияты турында ни әйтә аласың?

Кемдер көчле, кемдер көчсез, фәлән-төгән диләр. Талантлы икән, язучы безнең талантлы дип әйтүебезгә мохтаҗ түгел. Ә талантсыз язучыдан артыгын таләп итүдән мәгънә юк, без чәйнәгәнгә карап талантлырак булып китә алмый. Әмма пешеп җитмәгән әсәрләре белән премияләр яулап йөрсә, аңа оят булырга мөмкин...

Белмим, белмим...

Шулай да әдәбият турында синең язуның, минем әйтүнең мәгънәсе бар дип уйлыйм. Язучы кем өчен яза? Мин укысын өчен! Син әйтсен өчен яза. Язасың икән, үзең турында әйткән фикерләрне йотарга да әзер бул!

Проза мәсьәләсенә килгәндә, безнең бик аксак проза. Шигърият мәсьәләсендә горурланырлык шигъриятебез бар.

Бер кичәлек шигырь җыйдың. Тагын ничә кичәлек җыя ала идең?

Бәрәкалла, андый шигырь кичәләрен бик күп ясап була. Әле бит аны ясауга ихтыяҗ барлыгын тикшерергә кирәк. Шигырь ятлап, җилгә чыгып укыйммыни?! Кичәгә килгәндә, тема да күп, шагыйрьләр дә күп – аны ясарга мөмкин. Үзем өчен шигырь кичәләре мәңге дәвам итә.

Язучыларның этикасына бәйле сорау. Алар үзләре килеп тыңладымы?

Мәсәлән, минем инсценировка буенча Әлмәт, Түбән Кама театрында спектакльләр бара, аларны барып күрә алганым юк - төрле сәбәпләре бар. Монда да аларның килмәвенең төрле сәбәпләре бардыр.

Мәсәлән, Илфак абый - Мөхәммәт Мирза, үз шигыре яңгырамаса да, килде. Тәмамлангач, кереп рәхмәтләр әйтте. Күбәләк турында аның да шигыре бар икән, ул аны минекен дә ятла дип әйтмәде, куллана аласың диебрәк бик җылы сөйләшү булды.

Мин «нигә килмәде», дип бер шагыйрьне дә гаепли алмыйм. Шагыйрь үз шигырен үзе иң яхшы укучы дип уйлыйдыр. Аны ул әйтми генәдер. Ниндидер этикет белән генә «Әйбәт укыдың», дип әйтәдер ул аны - миңа шулай тоела. Мин сулышны монда алыр идем, монда бу мәгънәне салган идем, дип уйлыйлардыр. Ничек кенә укысаң да, аларча булмыйдыр кебек. Икенчедән, кичәдә шигыре укылгач, барыбер, килмәсәләр дә, җылы хисләр кичерәләрдер. Ни өчен килмиләр... ничек әйтим икән...

Чакыру көтәләрдер.

Бәлки, чакыру да көтәләрдер. Икенче яктан, чакыру булгач, киләселәре була. Без бер төрле уйлыйбыз, алар – икенче төрле. Алар бит инде язып биргән шигырьне. Вакытлары булса, килерләр. Мин бер дә аптырамадым.

Мин аптырадым.

Син бу соравыңны, теләсәң, аларның үзләренә бирә аласың.

Сораячакмын, әлбәттә. Чөнки син мине гаҗәпләндердең.

Бәлки, мәгълүмат аларга барып та җитмәгәндер. Хәзер бит кешене җитәкләп алып килеп, төртеп күрсәтергә кирәк. «Онытмагыз», дип искә төшереп торырга кирәк. Килсәләр, шат булыр идем. Бәлки, аларның тыңлап каравы контроль дә булыр иде. Үз иҗатларын яратучы кеше барлыгын белү күңелле дә булыр иде.

Ә беләсеңме, мин укыганны яратучы бер шагыйрь бар иде – Лена Шагыйрьҗан! Аны Тукай премиясенә тәкъдим иткәндә Камал театрының Кече залында очрашу булды. Сәхнәне матур итеп бизәп, Лена апаны кәнәфигә утыртып куйдылар. Утны юнәлткәннәр, музыка куйганнар... Моның эче поша. Ул бит рамкаларны яратмый иде, кәнәфидә дә утырып торасы килми. Кичәне сеңлесе Луара Шакирҗанова алып бара, төрле артистлар шигырьләрен укый. Түзде-түзде дә кыбырсый башлады. «Кайчан Илтөзәр укый?» – дип башта әкрен генә сорады.

Мин башка артистлар белән беренче рәттә утырам, шуннан чыгып укыйбыз – шулай уйланылган. Лена апа, миңа карап, күзләре белән генә һәр укыган кешегә мөнәсәбәтен белдерә. Мин дәшмичә дә аңлыйм, үзе әйтмешли, җеннәребез килешә иде. Тагын 20 минуттан: «Кайчан Илтөзәр укый?» – дип кычкырып сорады. Аннары тагын да ныграк итеп әйткәч, миңа программа буенча түгел, алдарак чыгып укырга туры килде. Мин программа буенча бармаячагын әйтеп куйган идем инде, үз табигате белән барачак дип көттем һәм шулай булып чыкты да. Аның да күңеле булды, минем дә, җылы кичә булды.

Исән булса, бу кичәгә килми калмас иде, әйеме?

Көтеп алыр иде. «Минем әйтергә теләгәнне син аңлыйсың», - дия иде. «Кыланып укымыйсың, җырымны ишетәсең», – дия иде. Аның шигырьләре энҗе тезгән кебек. Бераз Лена ападан шүрлиләр дә иде, миңа аның белән, аңа минем белән уңайлы иде. «Ничек аның белән уртак тел табасың ?» – дип кеше шакката иде. Кем таба алмый, шул кеше, димәк, Лена апаның фильтрына туры килми, йә ул битлекле, икейөзле, яки ул надан, яки шигъриятне бөтенләй аңламый. Аның белән килешә алмаган кеше гаепне үзеннән эзләсен!

Мәрхүм Рәшит абый Шамкаев та бик туры сүзле кеше иде. Үтәли күрә дә, кешенең ни уйлаганын чыгарып сала. Тыштан кәнфит булып, әшәке эчле кешенең эчтәгесен суырып чыгара да, йөзенә ата иде, мәрхүмкәем. Гастрольләргә чыкканда кунакханәләрдә аның белән бер бүлмәгә керергә теләүчеләр күп түгел иде. Мин үзем Шамкай белән кертүне сорый идем. Мин әйбәт булганга дус идек дип әйтәсем килми, андый кешеләрдә дөреслек, матурлык күрә идем. Аның анекдотларында да чама хисе бар. Билдән түбән диләр, андый анекдотны чамасы булган кеше ничек сөйли дә, чамасыз кеше ничек сөйли!

Наил Әюповны бик үзенчәлекле холыклы дип әйтәләр иде. Дорфа, диләр. Аның белән бер гримеркада эшләдем. Бик юксынам. Аның кадәр чиста күңелле кеше! Кемнәрнедер искә алса, елый да җибәрә. Минем әйләнә-тирәмдә башкалар өчен уңайсыз саналган кешеләр букеты иде.

Хәзер яратып аралашкан шагыйрьләрең бармы? Лена апа кебек димим, шулай да...

Яши-яши ул кешегә минем аралашу нигә кирәк дигән уй барлыкка килә. Элек аны уйламыйсың бит инде, аралашасың. Язучы мин аралашканга карап яхшырак яки начаррак язмый. Мин шагыйрьләр белән шигырьләре аша аралашам. Танышып аралашып йөрүнең кирәге юктыр, дим. Килеп дәшәләр икән, аралашам.

Кайчак исән язучы белән сөйләшеп, бер фикер алмаска мөмкинсең. Мин, мәсәлән, бу дөньядан киткән Дәрдмәндне укып күбрәк фикер алам. Мәсәлән, күп шагыйрьләр әле исән, ләкин мин аларны күрмим. Китап - ул аралашу, сөйләшү.

Әсәре белән сине сокландырган язучы кеше буларак буш булырга мөмкинме?

Булмый. Киресенчә була. Син эше яхшы, үзе җүнсез дип әйтергә телисең инде, әйеме? Эше яхшы булып күренергә мөмкин, ләкин яхшылап карасаң, начар кешенең эше матур була алмый. Мин шулай уйлыйм. Бу, әлбәттә, бәхәсле әйбер. Мин кешенең эчен күрәм бугай. Карашыннан күрәм.

Яши-яши кешенең тирәлеге кешеләр белән байыймы?

Яши-яши кешеләр тарала. Гел кими. Берүзем калсам да, интегермен дип уйламыйм.

Бу табигыйме?

Табигый. Кешенең кызыгы бетә икән, дуслыкны өзмим дип көчәнергә кирәкми. Кирәкле кеше килеп чыга ул - сиңа нидер җитмәгәндә килеп яныңа утыра: бер карт яки карчык, яки бер бала сөйләшеп китәргә мөмкин.

Кешене яшь вакытта нәрсә дуслаштыра? Күп очракта шәраб дуслаштырырга мөмкин, кеше шуңа алданган була. Шәрабны алсаң, нәрсә кала? Сәнгать дөньясында шәраб кайчак математикадагы уртак ваклаучы (общий знаменатель) дәрәҗәсенә күтәрелә. Кайчакта бергә басып тәмәке тарту берләштерә. Күп кеше, шуңа ышанып, шуны дуслык дип саклый башлый. Кемнәрнедер кемгәдер каршылык дуслаштыра: коалиция, уртак дошман, дөресрәге, уртак сөймәгән кеше, уңайсыз кеше берләштерә. Кемнеңдер уңышыннан көнләшү дә берләштерә. Гомер кыска, нигә аны андый ваклыкларга әрәм итәргә?

Дус бит ул - көн саен сөйләшеп тормасаң да, андый кешенең барлыгын белү. Ул сине аңлый, фикереңне хөрмәт итә торган кеше. Кеше яши-яши нәрсәгәдер ирешә, ниндидер рычаглары була. Димәк, тирәсендә дуслар да күп була. Рычагсыз калсаң, ул дусларың каламы? Күп очракта рычаглы кешене файдаланып яшиләр. Күп кешене бик якын кешеләре дә, хәтта балалары, ире яки хатыны да шул рычагы өчен генә ярата. Рычагы югалса, кеше шәбәргән тавык шикелле кала.

Рычаглы кеше булмагач, миңа дуслар мәсьәләсендә бик уңайлы. Дус – ул бергә походка йөрү яки эч пошкан саен ярдәм сорау түгел. Авыр чакта киңәш сорар кешең бармы? Андый кешең булсын! Ир-атның дусты ир-ат дигән сүз түгел, әби дустың да булырга мөмкин, бардың, сөйләштең, киңәшен бирде һәм ул аны йотты, таратып йөрми. Гәрчә мин аңа файда китерә торган кеше булмасам да. Дус шул ул! Күтеңә керә-керә сине мактаучылар дус түгел, аларга синнән нидер кирәк. Үзең нинди – дусларың да шундый инде. Ул тәрбиядән килә. Әни гел әйтә иде: киңәш сорап барыр кеше бетеп бара дип. Җан дуслар, ахирәт дуслар, диләр. Миңа дуслар түгел, ахирәтләр кирәк.

Мин бу кешегә шуны эшли алмадым, ярдәм итмәдем дигән үкенечләр бармы?

Киресенчә, моңа нигә ярдәм иттем икән дигән үкенечләр бар. Чөнки кеше аңламый кала. Әйтик, ике вариант була: берсе тәгаен хата, икенчесе хата түгел. Мин кешегә хата түгел вариантын киңәш итәм. Кеше шулай эшли ди, тегесен эшләсәм, болай гына булмас иде дигән уй белән яши. Чөнки ул тегесен татып карамаган була. Кеше хаталанып карарга тиештер. Мин бит психология укыдым: кешегә киңәш бирергә ярамый, вариантларны күрсәтергә кирәк. Мин хәзер кешенең йомышы төшә икән, вариантлар эзләргә генә ярдәм итәм. Үзе хәл итсен!

Ә үкенечләргә килгәндә, бар инде. Әни җәйнең 42 градуслык эссе көнендә китеп барды. Безгә сарык көтүе туры килеп, мин туплауга төшкән идем. Тыкрыктан төшсәм, әни яныннан үтә идем, мин икенче юлдан киттем. Бәлки, мин янында булсам, башкача булыр иде. Андый үкенечләр бар. Анысы тәкъдир.

Авыл сабантуе. Сарман районы. Алтмышынчы еллар. Уд якта гармунлы ир-ат – Илтөзәрнең әтисе Әзһәр. Аның янәшәсендә нәни Илтөзәрне күтәргән әнисе Фахирә

Фото: © Шәхси архивтан.

Мин әти янына бара алмыйча калдым - без аның белән бергә яшәмәдек. Бәләкәй чагында бер күрдем дә башка күрмәдем. Иртәгә, иртәгә дип йөрдем... Мин аны күреп калырга тиеш идем. Ул озын гомерле булды – 85ләрне үтте. Бергә үсмәгәч, әти чит кеше кебек, тиктомалдан чит кешегә барып басмыйсың бит инде. Аны аңлатып булмый... Әни аның турында бер начар сүз әйтмәде. Үзе чит кеше кебек, үзе әти дип атала – ул барьерны ничек узарга? Бала кеше адымны олы кешедән көтә, олы кеше баладан көтә, чөнки ташлап чыгып киткән өчен үзендә гаеп тоя. Мин аңа яхшылык эшли алмыйча калдым кебек – шул үкенеч.

Син кайсына охшаган?

Тышкы кыяфәт белән әтигә охшаган, диләр. Әмма мин күбрәк әни. Безнең әти әйбәт кеше булган ул. Авылда беренче радио, беренче телевизорны ул алып кайткан, ди. Читтә йөрергә яраткан, Ташкентларда йөреп кайткан.

Иҗадилыгың кайсыннан?

Әти гармунда уйнаган, әни җырлаган. Әни концерт яратмый иде, театр гына ярата иде. Радиоспектакльләрне олы эш итеп, туктап тыңлый, спектакльләрдә мәгънә бар дия иде.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев әнисе Фахирә белән

Фото: © Шәхси архивтан

Синең ниндидер сәбәпләр белән дөньяга чыкмаган иҗади потенциалың бармы?

Ничек булмасын?! Мин бит әллә ни төп рольләр уйнамадым. Ләкин бу әле мин начар дигән сүз түгел. Һәр режиссерның аны беренче дәрәҗәдә канәгатьләндерә торган үз кешесе була. Мин кем өчендер зур материал, кем өчендер уртача материал, кем өчендер бөтенләй пүчтәк – аңа үпкәләп булмый.

Ул потенциалың, чыкмаган энергияң борчып торамы, әллә инде тынычландыңмы?

Энергиянең физик көчлерәк вакытыңда кайнавы шарт. Хәзер инде күпме кайнаса да... борчып тора инде.

Инсценировкалар белән ул энергия чыкмыймы?

Чыкмый. Мин инсценировкаларны интегеп, шахтада күмер чапкан кебек эшлим. Вакыт бушка узганын яратмыйм, нәрсәдер эшләнсен дип алынам. Яңа гына бер тәрҗемә тәмамладым – зур классикны тәрҗемә иттем. Спектакль чыкканчы әйтми торам.

Тәрҗемәдән рухи канәгатьләнү аласыңмы?

Юк. Рухи канәгатьләнү түгел, шөкер, бу да төгәлләнде дип тынычлана гына алам.

Матди файда өчен генә эшләнә булып чыгамы?

Матди файда алам. Ләкин ул бит тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Оят булмаслык итеп эшләсәм – шуннан канәгать инде, «О бу минем әйберем!» - дип йөри торган түгел. Мин сәхнәдә нидер эшләсәм генә чын-чынлап рухи канәгатьләнү алам. Мәсәлән, Хөршидә һәм Мөршидә проектыннан зур ләззәт ала идем, ул акча эшләү өчен генә түгел иде. Аның халыкка ошаганын тою бик ләззәтле иде. Ике кеше чыгып утырып халыкны шартлатсын әле! 800әр кешелек «залны шартлаткан» вакытлар булды. Телевидениедә эшләгәндә яхшы тапшырулар чыкканда ләззәт була иде. Хәтта телевидениедә яхшы интервью бирсәң дә ләззәт. Начар бирсәң – газап, оят. Кеше бит телевизорын әйбәт әйбер күрәсе килеп ача. Ул канәгатьләнү ала икән, димәк, мин дә алам.

Ә иң зур ләззәт – Камал сәхнәсендәге ролеңме?

Бөтенесе дә түгел. Әле зур канәгатьләнү алдым дигән ролем уйналмады. Андый рольләр булмады.

«Җанкисәккәем» спектакле. 2019 ел. Камал театры.

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзерге акылың белән уйлаганда, булыр дисеңме?

Нишләп булмасын?! Кеше иртәгә, иртәгә дип яши бит. Булмады инде, дисәң, егылырга да үләргә!

Илтөзәр, синдә бит язу потенциалы да бар. Нишләп син ныгытып язарга тотынмадың икән? Әдәби әсәрләр – шигырьләр, пьесалар...

Шагыйрьне Илаһ кулыннан тотып яздыра. Аны тойган кеше яза, мин андый түгел. Пьесага кирәк вакытта мин шигырь язып куя алам, кайберләре матур гына килеп чыга.

Пьесаны да Илаһ яздырамы?

Пьесаны – юк! Илаһ пьесаны белеме булган кешегә генә яздыра.

Анысын яза алыр идең бит инде алайса?

Яза алмыйм. Мин аның өчен укырга тиеш. Язучы да драматург була алмый, аңа зур белем кирәк. Ә режиссер драматург була ала. Безнең бит инде иң зур театраль белем Мәскәүдә. Укымаган килеш пьеса язып, шул пьесаларны куймыйлар дип үпкәләгән кеше үпкәли инде. Аңласа, үпкәләмәс иде.

Алар да язмаса, башкасы юк бит инде. Бөтенләй булмас иде.

Күп була алмый ул. Берәү, икәү җитә. Яхшы язса...

Соң безнең андый берәү дә юк.

Юк шул! Аны бит укытырга кирәк! Кадрлар белән шөгыльләнергә кирәк. Элек бит шөгыльләнгәннәр. Опера студияләренә укырга җибәргәннәр. Артистларны да Мәскәүдә укытканнар. Хәзер дә Мәскәүдә укытырга кирәк. Бар чагында! Анда дә мәңге булып тормаска мөмкин. Драматург булу өчен режиссер дәрәҗәсендәге театраль белем кирәк. Туфан абый, Илгиз ни өчен драматург? Чөнки театр белеме бар.

Пьеса темасын дәвам итеп бер сорау. Син спектакльләрдә автор сүзе белән бармыйсың, үз сүзеңне сөйләп йөрисең. Бу яхшыртырга теләүме, автордан канәгать булмаумы? Әллә иҗатың бәреп чыгамы?

Бер генә авторның да «Нигә үзгәртәсең?» дигәне булмады. Мин бу очракта әйткәнем автордан отышлырак икәнен беләм. Ул гына да түгел, Зөлфәт Хәким «Килә ява, килә ява» пьесасының икенче редакциясен рәхмәт әйтә-әйтә минем сүзләремне кертеп язды. Мин аңа рәхмәтле.

Үз сүзләреңне кертү автор сүзенең бигүк отышлы булмавын тоюмы?

Отышсыз, димим. Тагын да отышлырагы килеп чыга.

Бу синең алдан әзерлегеңме?

Юк, секунды белән Ходай телгә сала. Бу ничектер космос белән тибрәнә башлау инде, пафослы яңгыраса да. Минем шулай була ул. Кайчакта ниндидер дәүләт кешесе сүзенә дә каршы сүз әйтеп салырга мөмкинмен.

Ә режиссерларың ризамы ирекле тотышыңа?

Риза. Алар аны начар уй белән эшләнмәгәнен белә бит. Ходай Тәгалә телемә салып тора.

Репетициядә авторныкын сөйлисеңме?

Кайчагында репетициядә үк кереп китәм. Илгиз Зәйниев белән дә шулай булды – аннан рөхсәт сорыйм. Ризалаша. Ризалашмаганда телемне тыям. Илгиз бит ул миңа махсус рольләр яза. «Өйләнәм», «Бию пәрие» комедияләрендәге рольләрне махсус миңа язды. Аның минем фортепиано уйнавымны да күрсәтәсе килде.

«Бию пәрие» спектакле, 2018 ел. Илдус Габдрахманов һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев

Фото: © Рамил Галиев

Әйе, «Бию пәрие»ндәге рольне сиңа язганы сизелә.

Илгизнең кемнең нинди таланты бар – шуны күрсәтәсе килә. Талант күмелеп калмасын дип тырыша. «Мәңгелек буран»да мине думбыра чиртеп җырлатты да бит ул. Оялам мин җырларга. Ахыр чиктә шул җырны интернеттан табып тыңлый башладылар. Җырчылар рәтенә бастырдың дип көлдем инде.

Әле Илгиз дә тапмаган талантларың калдымы?

Кайбер спектакльләрдә мин уйнасам, бу образ башка төрле чыгар иде дигән рольләрем бар. Башкалар да шулай уйлыйдыр. Ләкин мин аны төгәл күрәм.

Күреп нишлисең?

Моны минем үземә белү җитә. Тора-тора шуны аңлыйсың икән. Халыкка һәм куючыга түгел, үзеңә исбатлый аласың икән – шул җитә.

И шул тыныч кына эчтә торамы? Кычкырмыймы?

Билгеле бер яшькә җиткәч, уйнасаң да-уйнамасаң да, барысы да артта кала, алып китеп булмый. Әгәр кеше бәяләүгә-бәяләмәүгә бәйле икән, «Аһ, мине күрмәделәр», дип көннәрдән бер көнне егыла да үлә. Үзеңнең булдыра алганыңны беләсең һәм син бәяләргә бәйле түгел икән - моннан да зур канәгатьләнү, моннан да зур тынычлык юк бит ул! Үләр алдыннан соңгы минутыңны күз алдына китер: дермантин папкаларга, Рәхмәт хатларына ябышып ятасыңмы? Аны астыңа да җәя алмыйсың, өстеңә дә яба алмыйсың. Миңа аларның берсе дә кирәкми...

Ә нәрсә кирәк?

Аларның кирәк түгеллеген аңлау кирәк. Теләсәм булдыра алам дип үз-үземә ышану кирәк. Безнең тәрбия шундый иде бит: үзеңә шик белән карау, үзеңне түбән бәяләү. Ә бит үзеңне түбән бәяләсәң, башкаларның мөнәсәбәте дә шундый була башлый. Болардан әкренләп-әкренләп арынасың, үзеңнең көчле икәнеңне аңлыйсың. Үзеңнән канәгать була башлыйсың! Ә бит минем кешегә дә, үземә дә таләпләрем бик көчле.

Кеше кайчан мәңгелек турында уйлый башлый? Миннән киләчәккә ни кала дигән уйлар кайчан туа икән? Мине соңгы юлга озаткан ни әйтерләр дип уйлыймы икән кеше кайчан да булса?

Мин кешене соңгы юлга озатырга барсам да, тизрәк озатсыннар иде дип көтәм. Без кешенең җәсәде янында сөйләп, аны интектерәбез шикелле.

Кешегә ул кирәкме-түгелме, авылдагы тыкрыкка булса да исемен куясы, чишмәләргә куштырасы килә. Шуларга ябышып яшәү үзеңә бик зыян бит ул. Әллә нинди бөекләр дә дистә елдан онытыла. Аларның исеме белән файдаланалар гына. Алдану белән кешенең гомере үтә. Шул әйберләрдән мине Аллаһ саклый дисәң дә, кайчагында эләгеп китәсең...

Эләгеп китәсең дә борчыласың, депрессия һәм башкалар китә...

Эгоңа бәйле депрессия икән – синең үзеңә бәйле дигән сүз. Депрессиядән кеше чыга ул. Психозга әйләнсә, анысы клиника инде, дару кирәк.

Вазгыятькә бәйле депрессия булганда?

Анысы булырга тиеш. Булмаса, син гамьсез кеше дигән сүз.

Ничек чыгарга?

Син депрессиягә бирелгәнгә карап вазгыять үзгәрәме? Үзгәрми бит ул. Хәрәкәтләнергә кирәк. Эш эшләргә.

Иҗат эшеме, физик эшме?

Чиратлаштырып инде.

Шигырь укый-укый бакча казыргамы?

Тирләгәнче эшләп керәсең дә, шигырь укыйсың. Ә беләсеңме, кеше аны кайгы-хәсрәт дисә дә, икенче яктан караганда, депрессия - ул ләззәт.

Депрессияме?

Сиңа ябырылган әйбергә бирелү - ләззәт ул. Ул бик начар ләззәт. Кеше сагышка бирелеп шуннан ләззәт кичерә. Кешенең елавы да ләззәт. Чөнки каты кайгы кичергәндә күздә яшь булмый. Яшь ул кайгы үткәч чыга. Ә мизгелендә кеше акылдан шашарга мөмкин. Шунысы да бар - һәр ләззәткә түләргә кирәк. Депрессиягә вакытың белән түлисең.

Бернинди логикага сыймый кебек булган гамәлләрдән логика эзлисеңме? Аңлаешсыз гамәлне аңлау юллары эзләсәң табыламы?

Бәрәкалла! Үзең аңлаешсыз дип әйтеп торасың бит инде. Аңлаешсыз гамәл аңлаешсыз инде. Андый гамәлләрнең дә кайчан да булса бер ахыры була бит. Ахыры булмаган әйбер юк. Аңлаешсыз әйберне аңларга тырышудан мәгънә юк. Аңларга тырышуның бәясенә тормый ул әйбер. Ул синең игътибарыңа лаек түгел. 

Син үзең сиздеңме – интервьюның дәвамына дип чакырган булып мине өченче дипломым буенча да шактый эксплуатацияләдең (Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның беренче дипломы – химик-технолог, икенче – драма театры артисты, өченче – идарә итү психологы. авт).

Илтөзәр, миңа үземә дә кайбер сорауларга җавап табарга кирәк иде. Журналист булсам да, мин дә кеше бит. 

Шифасы булсын!

Белешмә: Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев 1966 елның 16 апрелендә Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туа. Казан дәүләт химия-технология институтын һәм Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның беренче чыгарылышыннан. 1995 елдан Камал театрында эшли. Хатыны – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова. Ике кызлары бар. 

Илтөзәрнең кызы Ләйлә Мөхәммәтгалиева белән хатыны Ләйсән Рәхимова – «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсендә

Фото: © Салават Камалетдинов

Хөршидә-Мөршидә дуэты бертуган Пономаренколар белән

Фото: © Шәхси архивтан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 май 2022
    Исемсез
    Илтөзәр копия инде инде безнең Маһисәрүәр түти! Ул түти Фахирә апаның әнисе ягыннан двоюродный апасы. Миндә аның фотокарточкасы бар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100