Илсур Шәрипҗанов: «Миңа алдынгы булу кирәкми дә. Хатын-кыз лидер булырга тиеш»
Бу көннәрдә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «Зәңгәр күктә» исемле яңа җырларына төшерелгән промоклибы чыкты. Бик күп негатив җыелган видеода Гөлназны сүктеләр. Комментарийларда җырчы Фирдүс Тямаев та үз фикерен җиткергән иде. Болар хакында иренең нәрсә уйлаганын белергә теләп, «Интертат» Илсур Шәрипҗанов белән әңгәмә корды.
Илсур, Гөлназга өйләнгәнче, җитди йөргән кызың бар идеме?
Юк иде. Минем башкалар кебек, берәр ел, икешәр ел очрашып йөргән кызларым булмады. Йөрсәм дә, 3 айга сузыла торган иде. Мәктәп елларында болай гына гашыйк булып йөрүләр булды инде. Алай җитди мөнәсәбәтләргә кереп, очрашып йөргән кызым булмады.
Сезнең кавышу тарихы да кызык бит. Беренче адымны Гөлназ үзе ясаган.
Әйе, өйләнешү буенча беренче адымны Гөлназ ясады. Әнгам Атнабаев кебек, бернинди дә алдау юк, матурлап сөйләү генә бар. Кавышу тарихын әзрәк матурлап, сәхнәдән дә сөйлибез. Әнием авылда яшәгәч: «Гөлназ – шәһәр кызы. Аңа авылда ошар микән?» – диде. 3 ай очрашып йөрдек. Соңгы аенда Казанның Кырлай паркында икәү йөргәндә, тик торганнан: «Әллә никах укытып алырга инде?» – диде Гөлназ. «Юк» дисәм, үпкәли инде. «Әйе» дип әйтсәм, аннары әнигә никах турында ничек әйтергә? «Уйлап карарга була», – дип әйткән идем, хатын-кызлар өчен бу сүзләр «әйе» дигәнне аңлата икән. Гөлназ шул көнне кич әнисенә шалтыратып әйткән. Әнисе безнең никахка каршы түгел иде. Аннары: «Син дә әйт. Нәрсә дияр?» – диде Гөлназ.
Әнигә никах укытырга теләгәнне ничек итеп әйтергә дә белмим. «Шалтыраттыңмы? Шалтырат инде», – дип, берничә кат сорады Гөлназ. «Никах укытырга телибез», – дип шалтыратып әйткәч, «Әллә берәр нәмә бармы?» – диде әни. (Актаныш ягында «нәрсә» сүзен «нәмә» дип сөйләшәләр – Э.Г.) «Әллә берәр нәмә» дигәне – «Гөлназ балага узган» дип аңлаган икән. «Юк инде, әни», – дидем. «Никах укытырга яшь бит әле син», – дип өстәде әни. Ул чагында миңа 23 яшь. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төркемендә мин дә, Гөлназ да алып баручылар булып эшләгән вакыт. Концертларында егет белән кыз рольләрен башкарып, «доигрались» дип әйтәсе килә...
Әле дә хәтерлим, әнинең никах укытырга теләгәнемне белгәч, борчылып төшкәнен. «Башта Гөлназны авылга алып кайтып күрсәт. Әнисе белән ничек яшәгәнебезне күреп китсеннәр», – диде. Быелгы Казан сольный концертына да уен формасында безнең танышканнарны, булачак килен белән таныштыруларны сценарийгә керткән идек. Авылда бәдрәф урамда, душ, ванна дигән нәрсәләр юк. Бакча, терлекләр дигәндәй. Ул вакытта 2 сыер, 2 бозау, сарыклар, казлар, үрдәкләр һәм башкасы. Таныштырырга алып кайтканда, май ае, бакча чоры! Гөлназ, әнисе һәм мин Актаныш районының Чалманарат авылына өчәүләп кайтып төштек. «Әни, без кайттык», – дидем. Әни игътибар да бирми. Үз эшләренә бирелгән. Йә бер чиләген күтәреп чаба, йә икенчесен! Бер 20 минут чабып йөргәч кенә: «Бәтәч, кунаклар кайткан!» – диде. Әни өстәлен көйләп, бәлешен пешереп, әзерләнеп торган иде. Әни авылда яшәгәч, аларның үзләренең кайтуын теләде. Әти ул чагында мәрхүм иде.
Гөлназ авыл тормышын ошаттымы соң?
Гөлназның шундый бер яхшы ягы бар. Шәһәр кызы булуына карамастан, ул авыл тормышына җирәнеп карамый. Үзе дә әби-бабасына авылга кайта торган булган. Барыбер авыл мохитен күреп үскән. Дөресен генә әйткәндә, Гөлназ рус кызы түгел. Татар кызы! Нәрсәнең нәрсә икәнлеген аңлый. Әле танышырга кайтканда ертык джинсы чалбар киеп кайткан иде. Машина белән тукталышта туктап, «бу чалбарыңны алыштыр, әнигә ошамаячак» дигәч, башка киемен алып киде. Аннан соң икенче атнада кайтып, бәрәңге утырттык.
Әниең ошаттымы киленне?
Төгәл генә нәрсә әйткәнен хәтерләмим. Хәзер Гөлназ белән кавышуыма сөенеп туя алмый.
«Кызым» диме?
«Гөлназ» дип сөйләшә. Гөлназ әнигә «әни» ди.
Әтиең авырдымы?
Кызганычка, әти минем никахны да, туйны да күрми калды. Хәзер менә оныкларының үскәнен күрми. Әти үлгәндә, миңа 20 яшь иде. 2011 елның 29 декабрендә ятып торган җиреннән йөрәге туктады. Әти үлгәч, 1 ел әни янында калырга туры килде. Актанышта эшләп йөрдем. Аннары Гүзәл Уразова төркеменә алып баручы буларак эшкә урнаштым. Моңарчы да аларның төркемендә эшләп алган идем. Кабаттан бардым.
Никахка килгәндә, ул безнең Гөлназ ягында Азнакайда булды. Шулай 2 каз, чәк-чәкләр кыстырып, машинада барабыз. Әнине машинаның көзгесеннән күзәтәм. Үзенә дә әйткәнем бар. Кешене үтерергә алып баралармени! Әнинең йөзенә шушы борчылуы чыккан иде (елмая).
Гөлназның турыдан бәреп әйтә торган гадәте бар. Аның өчен уңайсыз булганы бармы?
Андый гадәте бар инде. Аның үзенә дә әйтәм. Ул турыдан бәреп әйтми. Ә интонациясен югары тонда әйтә. «Нигә алай әйттең инде?» – дип әйтсәм, «Ярар, үзем беләм», – ди инде ул (елмая). Социаль челтәрләрдә кайберәүләргә турысын язып та җибәрә. Элекке вакытларга караганда ул ягын киметеп киләбез. «Бик каты бәрелмә, мәрхәмәтле булырга кирәк», – дип өйрәтәм.
Низаг килеп чыкса, ир-ат буларак, син аны тынычландырасыңмы яки, бу низагка кушылып, тавыш чыгаруны дәвам итәсеңме?
Кысылмыйм! Кирәк булса гына кысылам. Болай зурлап тавышка киткән низагларны хәтерләмим яки игътибар бирмим. Гомумән, «истеричка» ир-атларны аңламыйм. Соңгы тапкырында Гөлназга социаль челтәрләрдә бер журналист бәйләнде. Исемен әйтеп тормыйм. Аңа кызыбыз Асылбикәнең чәчләре ошамаган. Хәзер модада төрле төстәге ясалма чәчләр кушып, матур итеп чәч үрүләр. Шулай үрдереп, балалар бакчасына чыгарылыш кичәсенә барган иде. «Балага шундый чәч ясыйлармы?!» – дип бәйләнгән дә, Гөлназ нәрсә уйлаган, шуны язып, җавап кайтарган. Ике кыз талашкан җирдә мин нәрсәгә?! Гомумән, кысылмадым. Зурга китсә генә кысыла идем. Бу ситуациядә кысылмадым, фикеремне генә Гөлназга әйттем.
Нәрсә әйттең?
Юләр белән юләр булып утырма, дидем. Аны махсус да язарга мөмкиннәр. Гөлназның баласына шулай язгач, күңеленә тигән. Асылбикә дә минем балам бит инде. «Нәрсәгә аны зурайтырга? Утка утын өстәгәннән януы кимиме? Ялкынга ялкын өстисең. Дәшмичә кал», – дидем. Берең дәшмичә калса, туктый бит ул. Аннары Гөлназ дәшмичә калды. Барыбер ул низаг тукталмады. Чөнки аны «ВКонтакте»га да элеп куйган булган. Әлбәттә, Гөлназның ачуы чыкты. Начар сүзләр белән җавап кайтарды.
Менә тагын чәйниләр инде сезне. Су коену киеменнән яңа җырыгызның промоклибын төшереп куйгансыз. Видеогыз бик күп негатив комментлар, караулар җыйган.
Әйе, бу көннәрдә «Зәңгәр күктә» җырының промоклибын социаль челтәрләргә чыгарган идек. Аны Башкортстанда ял иткәндә агып барган салда төшердек. «Нишләп Гөлназ трусиктан җырлый? Шәрә килеш җырларга инде», – дип язганнар.
«Трусиктан төшмиләр инде, оятың юк икән синең. Бетте сиңа бу сүзләр белән монда», – дип, Фирдүс Тямаев та комментарий калдырган түгелме соң?
«Бәтәч, мин җырны онытканмын, синең яшел трусигыңны карап», – дип көлеп кенә язган инде ул. Без бит аны махсус шулай чыгардык. Менә матур фото-видео төшереп, кыланып чыгар, анда сиңа берәү дә бернәрсә язмый. Хәтта лайк та куймый. Хәзер матурны яратмыйлар яки матур булырга ярамый. Кеше берәр «китек» булган нәрсәне, негативны эзләргә тырыша. Өстәл артында матур итеп фотога төшеп, шушы фотоны социаль челтәргә куйсак, анда сине карамаячаклар. Ә өстәлдән рюмка эзлиячәкләр. Никтер кеше негатив кына эзли. Менә сезгә негатив дип, шушы видеоны социаль челтәрләргә яшел трусиклар белән бергә чыгардык. Чәйнәгез! Әгәр дә «чәйниләр» икән, безгә ул яхшы гына. Алайса мин Гөлназның су коену киеменнән җырлаганын белмим инде?! Без анда салда йөзәбез. Кеше киемнәр киенеп коенмый бит инде. Комментарийлар калдырган саен, ул видеоның рейтингы нык күтәрелә, аннары топка чыга. Яшерен-батырын түгел, пиар өчен эшләнелде.
Татар эстрадасында кайсы гына дуэт парны алма, анда хатын-кыз алдынгы булып бара, яисә лидер. Каты бәрелеп тә әйтәсе килми, әмма син дә ияреп барган кебек.
Миңа алдынгы булу кирәкми дә. Хатын-кыз лидер булырга тиеш. Икең дә алдынгы булып, сәхнәдән бер-береңә юл бирми сөйләсәң, кешене ялкытырга мөмкин. Бу – минем холкыма да, темпераментыма да туры килми.
Йолдызлыгың буенча кем син?
Чаян! Чаяннарга тимәсәң, берәүгә дә тими ул. Лидерлыкка килгәндә, безнең Гөлназ белән эшләр бүленгән. Җыр сайлау, аранжировка ясау, аны яздыру, клип төшерү һәм иҗат белән бәйле булган барлык мәсьәләләр минем өстә. Туйларга, банкетларга заказларны язып бару, кешеләр белән очрашу, сөйләшү – анысын Гөлназ башкара. Аның блокноты бар. Шунда бөтенесен язып бара. Мин отчёт алып бара торган кеше түгелмен.
Бу атнада кайда чыгыш ясаячагыңны әйтә аласыңмы?
Берсен беләм, калган өчесен белмим.
Атнага ничә банкет эшлисез?
Атнага 3 банкет. Аллага шөкер, ул стабиль. Элек без күбрәк алып баруга басым ясасак, хәзер безне күбрәк җырларга чакыралар. Әле менә узган атнада гына бер көнне 4 банкетка кереп, җырлап чыктык. Рус эстрадасында бер «модный» сүзе бар. Артист Сабантуйда, банкетта, туйда җырлыймы ул, «концертымны бирәм» ди хәзер. Яшь парларның никах-туйларына «Сайлап меңнәр арасыннан» җыры белән җырлап керәбез дә, тагын 5-6 җырны башкарып, үзебезнең концертыбызны биреп китәбез. Кеше ашап утырганда җырлый торган җырлар түгел. Безнең белән бергә чыгып бии торган җырлар!
Бөтенесе дә чыгып бииме?
Биегәне бии инде, түзә алмаганы чыгып китә. Гадәттә, ир-атлар тәмәке тарта.
Салда йөзгәнегезне күрдек. Йөзәр өчен ел да Башкортстанга йөрисезме?
Узган елны гаилә дусларыбыз белән Башкортстанның Мәләвез районында урнашкан Нөгеш сусаклагычына барып кайткан идек. Балалар белән бергә 21 кеше төялеп бардык. Быел да барып кайттык. Караидел районындагы ял базасында ял иттек. Балаларны да алдык.
Балалар белән салда йөзәргә курыкмадыгызмы? Елганың агымы көчле булмадымы?
Салда йөзүнең бер куркынычы да юк. Йөрүзән елгасы буйлап йөздек. Елгасы сай. Әлбәттә, тирән урыннары бар. Карап кына йөрдек. Балаларга жилетка кидердек. Тиз агым, шарлавык кебек урыннары булмады. ЗИЛ машинасына утырып, 40 минут шушы тауга мендек. Салга утыргач, 8 сәгать буе елга буенча төштек. Ул салның мангалы, беседкасы бар. Күкәй, шашлык кыздырып, шушы таулардан, елгадан хозурландык. Аның суы да чип-чиста. Үзебезгә табигый көч җыеп кайттык. Безнең озаклап, берәр, икешәр атнага ял итәргә китәргә әлегә вакыт юк.
Чит илгә чыкмыйсызмы?
Бүгенге вазгыятьне үзең беләсең. Бәлки, көзгә чыгарбыз да. Кая инде монда, кичкә нәрсә буласын белмисең. Алдан билетлар алып, акчалар түләп кую теләге юк. Шулай алдан түләп куйган идек инде. Пандемия дигән нәрсә килеп чыкты. Акча шунда калды. Төркиягә барырга тиеш идек. Ярый әле Египетны ачтылар да, алдан түләп куйган акчаларга шунда ял итеп кайттык.
Татар эстрадасы турында сөйләшик. Менә Фирдус Тямаев зур-зур заллар җыя. Көнләшеп карамыйсызмы?
Юк, киресенчә, сокланып карыйбыз. Берзаман татар эстрадасында ниндидер бер бәрелеш чоры булып алды. 2010 еллар булды микән? Анда зур шаукым булып, «Барс-медиа» компаниясе, заманча проектлары, дискотекалары, артистлары белән килеп керде. Аннары «татар эстрадасы» дигәч, Салават, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек артистлар күз алдына килә иде. Берзаман, шаукым булып, Фирдүс Тямаев килеп керде. Аннары – Элвин Грей. Аңа да сәерсенеп карадылар. Бүгенге көндә татар эстрадасы зур үсештә дип әйтергә кирәк. Ул сыйфат, продукция ягыннан да. Күз алдына китер. Хәзер костюм гына киеп, сәхнәгә чыгып басмыйлар. Бик күп эшләр башкарырга кирәк. Җырларга килгәндә, «элеккеге җырлар матуррак иде» дип әйтергә мөмкиннәр. Бер 10 елдан соң, безнең җырлар турында «элеккеге җырларыгыз матуррак иде» дип әйтәчәкләренә шигем юк. Бу – подъезд төбендә утырган әбиләрнең сүзе генә. Элек замана әйбәтрәк иде, ди. Бер 10 елдан соң, бүгенге көннәрне «яхшырак булган» дип сөйләячәкләр.
Баянны үпкәләтеп әйтәсем килми, бүгенге көндә татар эстрадасы сыйфатлы җыр чыгара. Шул ук Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка артистлар. Замана таләпләренә туры килерлек җырлар! Көнләшеп түгел, сокланып карыйбыз.
Быел Салават 35нче сезон концертларын бирә, сез дә «35 ел иҗат итәрбез» дип уйлыйсызмы?
Салават абыйның әйткән сүзе бар. Татар эстрадасында үзеңнең исемең булсын өчен, халык сине җырчы, артист итеп кабул итә башласын өчен, 10 ел эшләргә кирәк. Керткән акчаларың үзеңә кире әйләнеп кайта башлагач, 10 ел эчендә төшеп калмыйсың икән, димәк, син үзеңне татар артисты дип саный аласың, дип әйткән сүзе бар иде. Гөлназ белән бергә яшәвебезгә 9 ел. Иҗатыбызга да 9 ел. Беренче яздырган җырыбыз «Син генә миңа дару» дип атала. «Шушы җырны дусларыбыз Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның туйларына бүләк итеп җырлыйк әле», –диде Гөлназ. «Әйдә, дуэт җырчы булабыз. Әйдә, бергә сәхнәгә чыгабыз», – дигән нәрсә булмады. «Син генә миңа дару»ны туйда җырлаганда, безне Зәмирә Рәҗәпова күреп: «Әйдәгез, җырыгызга клип төшерик», – диде. Клибын төшердек тә, бер телевидениедән: «Әйдәгез, клибыгызны ротациягә бирегез», – дип шалтыраттылар. Анда бирдек тә, шуннан икенче, өченче җыр бер-бер артлы китте.
35 ел гомер җырлауга килгәндә, бирсен Ходай. 35ен дә, 40ын да, 60ын да! Әлфия апа Афзалова, Илһам абый Шакировлар кебек! Сәхнәдә картайганчы, үз аңыңда булып, сәхнәдән төшмичә!
Үзеңнең генә берәр яңа җыр башкарасың килмиме?
Мәрхүм әтинең яраткан сүзе бар иде. «Җае чыга аның», – дип әйтә торган иде. Үзең генә башкарыр өчен, аның җырын да эзләргә кирәк. Концерт программасында йә Гөлназ, йә мин ял итеп алсын өчен, аерым җыр яздыру кирәк, дип саныйбыз.
«Корпоративщик артистлар» дип әйтүчеләргә үпкәләмисеңме?
Кайсы гына җырчыны алма, барысы да – «корпоративщик артист». Әйе, без татар эстрадасы җырчылары буларак танылган кешеләр түгел. Мин – концертлар алып баручы. Гөлназ туйлар, банкетлар алып бара иде. Гомумән, банкетлар алып барырга яратмыйм. Чөнки минем үземә ошамаган бер хәл булды. Банкет алып бару, гомумән, икенче әйбер. Дус егетнең туен алып бардым. Ул вакытта 3000 сумга! Әле дә хәтерлим (көлә). Бер 2 метрлы ир-егет, миннән 5-6 яшькә олырак: «Син миңа үзеңнең конкурсларың белән бәйләнмә, яме!» – дип, каты гына әйтеп куйды. «Тукта әле, туй башланмады да ич әле», – дидем. Гадәттә, туйларда «мине конкурсларга чакырмагыз әле, зинһар» дип, ипләп кенә әйтәләр. Шул күңелсез хәл күңелгә кереп калды. Элек һәрбер килгән кунактан сүз әйттерү бар иде. Ул соңгы 2 елларда бетте диярлек.
Хәзер һәрбер кешедән теләк әйттереп, бүләген, конвертын тапшыру юкмыни?
Алдан ук бүләкләрне җыеп аласың да, теләгән кеше генә әйтә. Беренчедән, бик күп вакытны ала. Икенчедән, ул апа-абыйларың ул микрофонны ни тота белми. Шул ук сүзләр инде ул. 6 сәгать буе шул исәнлек, бәхет, тигезлектә яшәгез дигән сүзләр. 1-2 ел инде никах-туйларда теләк әйтү, сүз тоту юк. Башта аңламый идем. Ничек инде килгән кунактан сүз әйттермисең?! Туйны 6 сәгать буе сузарга кирәк. Сузыла ул! Күбрәк җырлыйбыз, халык белән күбрәк аралашабыз! Регистрация, фотозона дигән әйбер бар. Кеше аны 30-40 меңгә сатып ала. Аны кулланмагач, нәрсәгә кирәк ул?! Никах-туй башында фотозона янында басып торган яшь парны котлап, бүләген сала, бергә фотога төшә. Аннары эшләре бетеп, урыннарына утыралар.
Беренче елларны халык моны аңламады. «Без монда конверт салыр өчен генә килдекме?!» – дип әйтәләр иде. Нишләп конверт өчен генә?! Менә синең өстәлең, менюга заказ бирелгән, аша, эч, бәйрәм ит, артист чакырылган, менә алып баручы. Теләк әйтергә, берәр номер (җыр яки бию) күрсәтергә теләүчеләр өчен «ирекле микрофон» дигән нәрсә эшлибез. Банкет вакытында алдан исемен яздырып, аны игълан итеп чакырып алабыз. Теләк әйтергә теләүчеләр кичке 9га кадәр чыгыш ясый. Чөнки бераз «салгач», теле ачылып китә. Аңлагансыңдыр (елмая).
Хәзер – Сабантуйлар, туйлар сезоны. Эшләп булдымы?
Аллага шөкер, әйе. Өчәр урында эшләгән көннәр дә булды.
Күпме бәя белән йөрисез?
Төрлечә. Җырларга гына булса – бер бәя, команда белән булса – икенче бәя. Алып барырга да, җырларга да булса – өченче бәя. Аппаратура да булса – дүртенче бәя. Команда белән 150 меңгә йөрибез.
Элвин Грейның популярлыгы төште. Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсың?
Бу әйбергә үземнең фикерем бар, әлбәттә. Әмма минем аны бик әйтәсем килми.
Аңардан куркасыңмы?
Юк, куркудан түгел. Чыккан вакытта бик якты «йолдыз» булып чыкты. Халык, тамашачы күрде. Популярлыгы төште, дип әйтмәс идем. Элвин Грейга халык өйрәнде, ияләште. Шунлыктан гына дип уйлыйм.
Сораудан читкә китеп, бер фикер җиткерәсем килә. Дөресен әйтергә кирәк, без әле үзебез дә – яшь җырчылар. Шундый яшь җырчылар бар – алар нәрсәгә, кем өчен җырлаганнарын белмиләр. Берәү белән дә талашып йөрисе килми. Эшләгән эшең сиңа акча алып килергә тиеш. Хәзер бөтен нәрсә дә шоу-бизнеска әйләнде бит. Берәүнең дә бушка җырлап йөрисе килми. Бөтенебезнең дә ашыйсы килә. Һәрберсенең гаиләсе, балалары бар, дигәндәй.
Бар шундый җырчылар – сыйфатлы җырлар, клиплар чыгаралар. Матур киемнәре дә бар. Үзләре дә матур. Әмма кайбер вакытта: «Бу чыгымнары үзенә акча китерә микән?» – дисең. Мин аларның акчаларын жәллим. Аларның иҗатына нокта куясым килми. Ул «акчам бар, менә минем җырлыйсым килә» ди. Менә ул җырлый инде.
Казан театр училищесының эстрада бүлегендә укыганда шуны өйрәттеләр: әгәр син сәхнәгә чыгып басасың икән, нинди генә өлкәне алсаң да, син нәрсәгәдер өйрәтергә тиеш. Артист бу сүзе, чыгышы белән нәрсә әйтергә тели? Гүзәллек, мәхәббәт күрсәтәсеңме син? Без, артистлар, тамашачыны тәрбиялибез. Тәрбия күбрәк спектакльләрдә, концертларда. Хәзер җырлар белән дә тәрбияләп була. Тамашачының игътибарын яуларга тиешсең. 3 минут эчендә тамашачының игътибарын яулап ал син! Әмма кайбер яшь артистларда мин моны күреп бетермим.
Бер әңгәмәдә Гөлназ синең турында «төзелеш буенча сәләте көчле» диде.
Үземә кирәк әйберне төзим мин. Мунча төзедем. Аның бернәрсәсе дә юк.
Төзелеш буенча укымыйча да, төзеп буламы?
Аңа укырга түгел, белергә кирәк. Төзелеш институтында укыган кешеләрнең дә ялгышканнарын күргәнем бар. Өй төзеп биргән төзүчеләрнең берничә хаталарын таптым. Кайбер кешегә «күктән» бирелгән, ә кемгәдер – юк. Укып та, эшли алмаска мөмкин. Төзелеш һөнәренә укып та, бүтән өлкәгә китәләр. Төзелеш өлкәсенә килгәндә, мин саный, куша, ала беләм. Рулетка тота беләм. Тигез итеп сала белсәң, диагональне чыгара белсәң, төзисең.
«Теща»дан уңдыңмы?
Мин бит аның белән яшәмим. Кызы белән яшим. Ул безнең арага керми. Безгә кысылмый. Безгә килеп, өйрәтеп йөрми. Аңа бәя бирерлек аның балалары бар.
Хит җырларыгыз дип кайсысын саныйсың?
«Сайлап меңнәр арасыннан», «Яле, иркәм», «5 минут», «Көттем». Соңгы елларда язылган җырлар.
Иң яраткан җырың кайсысы?
Бар, әлбәттә. Кирәк өчен җырлаган җырлар да бар. Темасына туры килгән өчен генә иҗат ителгән җырлар да бар. «Яле, иркәм», «Сайлап меңнәр арасыннан», «Көттем». Берсен дә аерып әйтәсем килми. Җырлый-җырлый, косасы килеп, ялкыткан җырлар да бар.
Кайсысы?
Юк, әйтмим. Авторлар үпкәләячәк.
Өченчегә бәби алып кайтырга уйламыйсызмы?
Әлегә юк. Әле безнең кечкенә бәбиебез – Минтимеребез бар. 5 яшьлек булса да, һаман бәби кебек. Үзенең кубызында биетә. Балалар үсә төшкәч, алып кайтырбыз, дип уйлыйм.
Хәзер Гөлназга ничә яшь соң?
34.
Гадәттә, күп балалы гаиләдә үсүчеләр өчәр бала таба. Менә сез дә гаиләдә 3 бала үскәнсез.
Әлегә планны үтәдек, дип уйлыйм. Дөрес, минем әти дә, әни дә – күп балалы гаиләдән. Мин менә шунысын аңламыйм: өйләнешеп тә, «бала алып кайтырга иртә бит әле» дип әйтүчеләрне. «Без үзебез бала бит әле», – диючеләргә шаккатам. Яшерен-батырын түгел, туганнан туганнарым арасында да бар. Аларның өйләнгәннәренә бер 5 ел була торгандыр. Аларның балалары юк. Аларның песиләре бар!
Соң, килеп чыкмыйдыр...
Килеп чыкмый икән, «чыкмый» дип әйтсен. ЭКО дигән әйбер дә бар. Эш – теләктә. Карьера дип, бала алып кайтмаучыларны да беләм.
Үзеңне борчыган әйберләр бармы?
Борчыганы – бүгенге вазгыять. Аның бернәрсәсеннән дә качып булмый. Бөтен дөнья берләшеп, кеше гомерен озынайту өстендә эшләр урынына, башка сыймаслык әйберләр килеп чыкканын аңлый алмыйм. Тормыш та начарайды. Күрше – күршене, туган туганны күралмый.
Бу нәрсәдән килеп чыга дип уйлыйсың?
Бөтен әйбер җиткәнлектән. Хәзер кеше рәхәтлеккә чыдый алмый. Элек булмаганлыктан интеккән булса да, дус яшәгән. Әле балачактан хәтерлим. Ачкыч сорап, күршегә керә идек. Хәзер кешегә әйбер сорап керсәң дә, булса да бирми ул аны. Ул аны нәрсә ди? Ватасың, яисә үзеңә ал, ди. Бөтен әйбер дә бар заманда яшибез. Бүгенге кеше тормышыннан канәгать түгел. Дөресен генә әйткәндә, юктан да канәгать булырга кирәк. Нинди матур итеп парклар ясыйлар. Яшьләр шуның эскәмиясен, утырткан агачларын каерып китәләр. Булган матурлыкны да саклый белмибез.
Нәрсә сине чыгырыңнан чыгара ала?
Мине чыгырымнан чыгарырга бик җиңел. Мин теләгәнчә булмаса, бетте баш! Күземә күренмәгез, дигәндәй. Без Гөлназ белән икебез дә бер-беребезгә нәрсә уйлаганыбызны тотып әйтәбез. Озаклап, берәр, икешәр көн сөйләшмичә йөргән юк. Танышлар арасында берәр ай сөйләшмәүчеләр дә бар.
Болай тыныч кешегә охшагансың...
Мин тыштан гына тыныч күренәмдер. Өйдә Гөлназның сүз әйтергә дә куркып торган чаклары була. «Тагын нәрсә дөрес эшләнмәгән инде?» – дип әйтергә мөмкин. «Бөтенесе мине «усал» ди. Сез бит Илсурның нинди икәнлеген белмисез», – дип әйтә Гөлназ үзе дә. Мин усал түгел, мин таләпчән. Һәрнәрсәнең үз урынында булганын яратам.
Сезнең гаиләдә кем үпкәчел?
Гөлназ үпкәли башласа, «Үпкәләмә!» дип каты әйтәм. «Мин дөресен әйтәм. Дөреслеккә үпкәләмиләр», – дип әйтәм. Гөлназ да үпкәләттерми. Әйтәсен барыбер әйтә. Икебез дә кызу канлы. Тиз кызабыз, тиз суынабыз. Аннары өй буенча отчет алып бармыйм. Ул әйберләрне Гөлназ язып бара. Тотынсам, эшлим инде мин аны. Өйгә килгән түләү кәгазьләрен, счетчикларны Гөлназ үзе язып бара, түли. Хәтта түләү кәгазьләренең күпме килгәнен дә белмим. Бар шундый ир-атлар! Шул түләүләрнең килгәнен көтеп, счетчикларын тикшереп, язып, «монда 1 тиенгә күбрәк килгән, монда икенче айга перерасчет ясаттырырга кирәк» дип әйтүчеләр. Аш бүлмәсендә бер тартмада файлга тыгып, саклап баручы ир-атлар да бар. Гомумән, мин андый кеше түгелмен. Ул әйбергә кысылмыйм да.
Син акча гына бирәсеңме?
Безнең бюджет уртак. Алып кайтабыз да урынына куябыз. Кем күпме алып чыгып китә. Карап торган да юк. Кирәк икән – Гөлназ ала, йә мин үзем белән алып чыгып китәм. Ә акча санап баруын... Анысын яратам инде.
Балалар тәрбияләүдә кем күбрәк өлеш кертә?
Күбрәк Гөлназдыр. Быел Асылбикә 1нче сыйныфка бара. Яза, укый белә. Мин әле андый түгел идем. Безнең исемнәрне, фамилияне язып бирә ул. Светофорда торганда да: «Әти, тегендә шулай дип язылган», – дип әйтеп бирә. Ул яктан Асылбикә бик тырыш.
Кемгә охшаган?
Тырышлыгы буенча күбрәк Гөлназга охшагандыр, дип уйлыйм. Үзе, тырышып, китаплар да укый ул. Аннары мөстәкыйль. Нәрсәнедер үзе эшләп куя ала. Кайчакта кибеткә дә үзе генә чыгып керергә мөмкин. «Карап кына йөр», – дип әйтәм. Хәзер йөзгә дә Гөлназга охшый бара. Быел әбисе Светлана белән Анапага лагерьга җибәрәбез. Ә менә Минтимер – малай-малай инде. Тик тормый торган. Апасын кыйный (елмая). Бөтен нәрсәне вата, җимерә, пычрата. Үземнең әнием «сиңа охшаган» ди. «Ике чынаяк чәй эчмичә, өстәл артыннан тормыйсың. Җылымса гына, 2 кашык шикәр белән 2 чынаяк сөтле чәй булсын», – дип сөйли. Мәктәпкә китәр алдын лыпыр-лыпыр шуны эчә идем дә китә идем. Хәзер Минтимер дә шундый. Чәй ясап бирмәдең икән, көнең бетте дигән сүз. Минтимер үзенекен эшләттерә торган. Минем кебек.
Балаларыгызның җырга сәләтләре бармы?
Асылбикәнең җырга сәләте бик үк юк. Ә менә бөтен элементларын истә калдырып, яхшы итеп бии ала. Биюгә дә йөреп алды. Яңа фатирга күченеп йөрү сәбәпле, быел йөрмәде. Гөлназның әнисендә ярты ел яшәдек. Аннары телевизор бар бит. Шуннан карап өйрәнә. Ә менә Минтимернең моңы бар. Минтимер уйнап утырганда берәр җырны ишетсә, шуны отып ала да җырлый. «Бу җырчы булыр, ахрысы», – дибез. Чөнки, елаганда, моңланып-моңланып елый (көлә). Үзәккә үтәрлек итеп елый инде.
Сез өйдә дә, эштә дә бергә, ялкытмыймы?
Ышанмассың, хәтта кайчак сагындыра. Кешегә күнегәсең. Дөресен генә әйткәндә, мәхәббәт ул – өч еллык әйбер инде. Аннары кешегә күнегәсең дә, аңардан башка яши алмыйсың. Гөлназны берәр җирдә озак йөреп кайтса, сүгә башлыйм. Эшләрен эшләргә чыгып китә дә, «Бөтен Казанны урап кайтмыйча, кайтып кермисең син», – дип әйтәм. Мин озак кайтмый торсам, ул да борчылып шалтырата башлый.
Әниегез янына Чалманаратка еш кайтасызмы?
Кайтырга тырышабыз. Узган елны еш кайтылды. Чөнки банкетлар Актаныш, Чаллы якларында еш булды. Эшлибез дә, әни янына Чалманаратка кайтып китә идек. Соңгы 2 айда 2 тапкыр гына кайтылды.
Булышасызмы?
Кайткач, булышабыз.
Финанс белән дә булышасызмы?
Финанс яктан әнинең Аллага шөкер. Әнинең әйткән сүзе бар: «Миннән сорамасагыз, үзегезне-үзегез карасагыз, шул җитә», – ди.
9нчы сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кергәнсең. Әти-әниең ничек җибәрә алды?
Җибәргәннәр инде. Хәзер 14 яшьлек балалары булган кешеләргә карыйм да, «бу баланы ничек Казанга җибәрәсең» дим. Әнинең Казанда абыйсы бар. Ул гел эштә иде. Мин аларда тормадым. Фатир арендалап яшәдем. Ул Казанның бер башында, мин – икенче башында. Ялларга хәлемне белергә килеп китә. Акча аңарда. Мин акчаны тотып бетермәсен өчен, әти-әни аңа биреп җибәрә торган иде. Укырга кергәндә кыска гына буйлы идем. Укытучы абыйның: «Бу егет авылда капчык-капчык сенаж ташып, шулай үсмичә калган мәллә ул?» – дигәне әле дә истә. Казан театр училищесында 2 кыска малай бар иде. Берсе Рамил Шәрәпов булса, икенчесе – мин. Икәү йөгереп йөри идек. Казанга килгәч, «Казан суы ярады», ахрысы. Буйга да үсеп киттек.
Болар да җырчымы инде, диючеләргә әйтер сүзем бар. Минем дә, Гөлназның да, сәхнәгә чыгып җырларга тулы хакы бар. Мин театрда эстрада бүлеген тәмамласам, Гөлназ Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган. Ул яктан безгә бәйләнерлек түгел.
Казан театр училищесы – Татарстанда сәнгать буенча иң көчле училищеларның берсе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына караганда да! Чөнки анда сиңа нигезне, базаны бирәләр. Сине анда артист итеп чыгаралар.
Дөрес, ике югары белем бирү йортына укырга кереп карадым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Бер үк әйбер булгач, ыштан туздырып йөрисем килмәде. Диплом өчен генә кирәкмәде. «Укып чыгарга инде. Югары белем – югары белем инде ул», – дип әйтүчеләр булды. Югары белем алган да, бу – акыллы кеше, дигән әйбергә ышанмыйм мин. Читтән торып укый башладым. Бу әйберләрне мин беләм бит, дип утырдым. Җитмәсә, яңа гына укып бетергән бер яшь укытучы кыз куйдылар. Минем белән бер яшьтәге кыз ул. Укучылардан үзен өстен куеп, холкын күрсәтергә тотынды. Бу күренеш миңа ошамады. Аны начар укытучы дип әйтәсем килми. Холкын күрсәтүе, кеше хәленә керә белмәве ошамады. Без бит инде читтән торып укырга килгәнбез. Укырга теләгем булса, мин аны көндезге бүлектә укыган булыр идем. Вакыт булмау сәбәпле, читтән торып уку бүлегенә керелгән бит инде. Эштән соңга калып килә ала идем. Йә китәргә кирәк. Хәлгә керми иде.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын ташладым да, Казан дәүләт төзелеш университетына читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Аны шулай ук бетермәдем. Анысына укырга барып та йөрмәдем. Чөнки 1 июньнән 30 июньгә кадәр сессия куйдылар. Ә 1 июньнән нәрсә башлана? Сабантуйлар. Укулары – җомга, шимбә, якшәмбе. Ә анда нәрсә? Банкетлар. Төзелеш өлкәсе миңа ошагач, укырга кызык булыр, дип уйладым. Графигы туры килмәү сәбәпле, мин анда барып та йөрмәдем. Югары белем белән генә акыллы булып булмый. Ул кешенең үзеннән тора. Алда әйткәнемчә, йә ул кешегә Аллаһы Тәгаләдән бирелә, йә – юк...
Белешмә:
Тулы исеме: Шәрипҗанов Илсур Мөхәммәтнияз улы
Туган көне: 1991 елның 11 ноябре.
Туган җире: Актаныш районының Чалманарат авылы.
Бертуганнары: Энесе Нәсим, сеңлесе Язилә.
Белеме: Казан театр училищесының эстрада бүлеге.