Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинова турында: «Куып чыгарсам да, килүен туктатмады»

Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинова турындагы кызыклы истәлекләре белән бүлешә.

news_top_970_100
Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинова турында: «Куып чыгарсам да, килүен туктатмады»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза ВКонтакте сәхифәсендә Зимфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе турындагы язмасында журналист белән бәйле кайбер кызык истәлекләрен яңарткан.

Без Казанга күчкәч, яшәгән тулай торакларыбыз ерак түгел, күрше урамда гына иделәр. Зимфира безгә еш кереп йөрде. Бер тапкыр ул безнең Мәүлидә белән мөнәсәбәтләрне ачыклап яткан чакка туры килде. Әлбәттә, хатын-кыз буларак, Зимфира Мәүлидә ягын алды. Бу аның тарафыннан зур ялгышлык булды. Мин «юмартлыгымны» икесенә дә тигез бүлеп бирдем. Озын сүзнең кыскасы, «башка безгә килмә» дигән сүзләр белән Зимфираны куып чыгардым. Бер ел буе сөйләшмәдек, шуңа карамастан ул безгә килүен туктатмады. Киресенчә, килә дә, Мәүлидә белән икәү «чөкердәшеп» чәй эчеп утыралар. Әйтерсең лә мин монда бөтенләй юк! Безнең бу тулай торактан күчеп китәр вакыт җитте, әлбәттә, күченгәндә артык куллар комачауламый, Зимфира да ярдәмчеллеге аркасында монда иде. Үзебез дә сизмәстән яңадан дуслашып киттек! Бу юлы инде ныклы итеп, шуннан башлап бер тапкыр да ачуланышкан булмады. «Мин хәзер беләм кем яклы булырга кирәк икәнен!» — дип шаярта иде Зимфира, — дип сөйләгән Илсур Мортаза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100