news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар блогерлары эшкә урнашкан

Алар инстаграм блокировкалана дигән хәбәрне иң авыр кабул итүчеләр рәтендә.

news_top
Татар блогерлары эшкә урнашкан
https://instagram.com/stories/raushan_min/

Татар блогерлары Инстаграм ябылу уңаеннан видео җыйган. Анда кемдер кибеттә сата, кемдер тырнак ясый, өченчесе урамда көнбагыш сата. Шулай ук алар арасында сыер савам дип үгез куып йөрүче дә, машина юучы, биюче, таксист, хат ташучы, идән юучы, машинага бензин салучы да бар.

Ә инде эшләргә яратмаучылар «блогерга хәер бирегез» дигән плакат тотып урамга чыгып баскан.

Такылдап кына акча эшли дип уйлаучылар блогерларны кызганмаган. «Менә хәзер эшләп ашарсыз», «Мәгънәсезләр, андыйга калырга язмасын», «Блогер булмаучылардан көлүләредер. Йолдызланасыз. Халык аркасында акча эшләгәннәрен белмиләр, кулларыннан бер эш килми үзләренең», «Ычкынасызмы соң инде» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Вазгыятькә көлеп карый беләсез, молодцы», дип кабул итүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар