Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза: «Абыйның акчасын санаучылар һәм көнләшүчеләр бихисап булды»

news_top_970_100
Илсур Мортаза: «Абыйның акчасын санаучылар һәм көнләшүчеләр бихисап булды»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза «ВКонтакте» сәхифәсендә кешеләрнең мәгънәсезлеге турында пост урнаштырган.

«Мин инде 30 елдан артык күз алдындагы кеше булганлыктан, еш кына таныйлар. Миндә сәхнә, гомумән сәнгать кешесенә хас булмаган сыйфат бар: бу тануларның күбесеннән ниндидер уңайсызлану тоям. Ул танучылар үзләрен ничектер тупас тоталар, алар мине таныгач, мин дә алар белән ачылып-чәчелеп, туганнарча аралашырга тиеш дип саныйлар. Матур гына исәнләшеп, кешечә сөйләшүчеләре дә бар, андыйлары сирәк. Аннан, күбесе минем Буа якларыннан икәнлекне беләләр бит инде, мине Казанда күргәч: «Нишләп йөри Буалар Казанда?!» – кебек мәгънәсез сорау бирәләр. Мин Буа төбәгендә туып үскәч, шуннан чыкмый гына, шунда яшәп ятырга тиеш дип уйлыйлар. Алар үзләре дә кайсыдыр төбәктә туып үскәннәр дә, тик нигәдер Казанда яшиләр бит! Бу турыда аларга әйткәч үпкәлиләр: «Йолдызлык чире белән чирли икән ирегез!» – дигән берсе минем артта Мәүлидәгә! Күпчелек танулар дорфа, тупас, хәтта оятсыз формада яңгырый! Безнең халыкка тәрбия, мөнәсәбәт, әңгәмә кора белү җитмәгәнлеге күренә.

Сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында минем бертуган абыем Фирзәр Мортазин иң популяр артист иде бит инде. Шуңа да аның акчасын санаучылар һәм көнләшүчеләр бихисап булды. Шул шаукым һаман бара, мин дә шул нәселдән булгач, «череп баеган» дип көнләшүчеләр бик күп. Шунлыктан да еш кына: «Акча күп инде сездә! Кайсыгыз баерак, энекәшеңме, синме?!» – диючеләр очрый. Димәк, танып эндәшүчеләрнең шактые, таныган кыяфәт белән, үзләренең нәфрәтен күрсәтергә тырыша. Барысы да диярлек мине «Фирзәр Мортазинның абыйсы» дип уйлый. Юкса, ул миннән 10 яшькә олырак! Хәтта аңлату да үз нәтиҗәсен бирми. Кешеләр үзләренә ничек кирәк – шулай уйлыйлар. Бер мисал китерәм. Туксанынчы еллар уртасында без Мәүлидә белән абыем Фирзәр Мортазин төркемендә эшләдек. Мин – алып баручы, Мәүлидә – җырчы. Концерт барышында икәү дуэт җырлыйбыз бит инде. Мин Мәүлидәне, ачыктан-ачык текст белән: «Хәзер яныма хатынымны чакырам», – дип чыгарам. Концерт тәмамлангач, сәхнә артына керүчеләр күп була иде. Барысы да диярлек, концерт саен: «Фирзәр, хатыныгыз матур җырлый икән!» – дигән сүзне, яздырып куйган кебек кабатлыйлар. Абый исә: «Минем хатын түгел, энекәшнеке ул!» – дигәчтен дә,  «Әйе, әйе, матур җырлый», – дип тукый торганнар иде. Чөнки Мәүлидәнең Фирзәр хатыны булуы алар өчен кулайрак.

Бәхетемә, ихлас итеп, ихтирам белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Хәтта чынлап торып безнең белән горурланучылар да шактый. Тормыш шулай бара инде, бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, ныклап торып анализлый башласаң, бөтенләй тирәнгә керергә кирәк. Аллаһка шөкер, без Мортазиннар булып туганбыз да, абый – Фирзәр Мортазин – беренче булып безнең нәселне бөтен дөньяга танытты», – дип яза Илсур Мортаза. 

  • Илсур Мортаза: «Абыем Фирзәр Мортазин белән гомер буе горурланам»

     

    Фото: © https://vk.com/id193723487

     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100