Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза: «Абыем Фирзәр Мортазин белән гомер буе горурланам»

news_top_970_100
Илсур Мортаза: «Абыем Фирзәр Мортазин белән гомер буе горурланам»
Салават Камалетдинов

«Кеше  авырлык килсә яки бөлгенлеккә төшә башласа гына башкаларны исенә төшерә»

Илсур абый, иң борчулы сораудан башлыйм әле. Тормышларыбыз кайчан тынычланыр икән? 

Бүгенге көндә дөньяның тынычлануына бер кешенең дә өмете юктыр дип уйлыйм. Һәр кеше үз эчендә тынычланса гына. Чөнки бу хәлләргә безнең тыкшыну, кысылудан бер файда да  юк. Бөтенесе кебек: «Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр», - дип көтеп яшәргә генә кала. Совет чорында да шулай яшәдек. Ул вакытта да безнең өчен барысын да хәл итәләр иде. Шуны сәбәп итеп, эчкечелеккә сабышкан кешеләр дә күп булды. Чөнки тормыш алай да бара, болай да бара.

Бүген халык нинди халәттә яши?

Халыкның бер өлеше курка. Битарафлар да бик күп.  Битарафлык тагын да куркыныч нәрсә инде. Чөнки хәзер халык, ничек кенә зарланса да, барлык белән яши. Барлыгы булгач, кешегә күршесе дә, башкасы да  кирәк түгел. Кеше ул чынлап торып авырлык килсә яисә бөлгенлеккә төшә башласа гына башкаларны искә төшерә, берләшү теләге туа башлый. Шул барлык белән яшәгәнгә күрә халык әле дөньяда майтарылган хәлләрне ныгытып аңлап та бетерми.

Илдә барган вакыйгалар буенча безнең татар эстрадасы вәкилләре арасыннан бер сүз әйтүче дә  булмады. Сез вакыт-вакыт үз фикерләрегезне җиткерәсез.

Бу инде, алдан әйткәнемчә, куркаклык белән бәйле. Моя хата с краю, я ничего не знаю, дөньясы миннән башка да җайланыр әле дип яшәүчеләре дә күп. Миңа тамашачы, акча булсын, калганы кирәкми дип фикерли артист халкы. Элеккеге кебек сәнгать дип, иҗатка чумып яшәүче артистлар сирәк. Хәзер акча өчен иҗат итәләр.

Безнең татар халкы аеруча куркак. Мин авыз ачып сүз әйтсәм, сәхнәгә юл ябылуы бар дип уйлыйлар. Барысының да тәти булып каласылары килә, бар хикмәт шунда. Артистлар турында теләсә кайсы җитәкчелеккә ярарга тырышалар дип әйтәләр бит.  Мин ул фикер белән тулысынча килешәм. Ләкин үзем беркайчан да хакимияткә ярарга тырышмадым, минем җитәкчелеккә карата үз карашым бар.

«Корбан да буласы килми, тик тә торасы килми»

Илсур абый, сез зур сәхнәләрдә, музыкаль премияләрдә, солянкаларда күренмисез. Ниләр белән мәшгуль сез бүген? 

Мин үзем, сәнгатьне яратсам да, дан артыннан куа торган кеше түгел. Данга кызыкмыйм, бөтен әйберне күңел өчен эшлим. Мәсәлән, язам икән, мин аны яратып язам. Сәхнәгә чыгам икән, «мин  булдырам» дип мактаныр өчен түгел, тамашачы белән аралашып, ләззәт алу өчен чыгам.

Кирәк түгел премияләре, ул тирәләрдә кысылып йөрмим. Туганнарым, гаиләм, дусларымның исән-сау булуы,  аларның мине чынлап торып бәяләүләре җитә. Дәрәҗә артыннан куып,  «мин шундый» дип мактану теләгем юк.

Артык популяр булмаган килеш җырлап кына тамак туйдырып буламы?

Төрле чаклар булды инде. Яшереп тормыйм, мин күбрәк банкетлар алып бардым. Мәскәүдә мине бик яраталар иде, анда күп йөрелде. Шундый бер дәвер булып алды - Мәскәүгә атна саен бара идек.

Хәзер сәхнәдә артык күренеп йөрисе килми инде. Яшь бара бит. Ә сәхнә ул яшьлекне, матурлыкны ярата.

 Бүген мин дәүләт эшендә - Кәрим Тинчурин театрының матбугат бүлегендә эшлим.

Бүгенге тормышыгыздан кәнәгатьме сез?

Кәнәгать. Күпмедер дәрәҗәдә сәламәтлегем, эшем, гаиләмдә аңлашу бар. Балаларның тормышы алга бара. Мөшкел хәлгә төшкән дусларым юк, анысы да сөендерә.

Сәяси хәлләр генә күңелне борчып тора. Хәлдән килгәнчә матбугатка язгалап, кешеләр азрак уйлансыннар дигән булып  йөрим. Күкрәк кагып, мин каһарман дип кычкырып мәгънә юк. Корбан да буласы килми, тик тә торасы килми, менә шул. Минем позициям шундый.

«Шамкай, Шәрә, Мортаза»

Үз чорында бик популяр булган «Шамкай, Шәрә, Мортаза» проекты турында сөйләгез әле. Аны кем уйлап тапкан иде?

 Алмаз абый Хәмзин моноконцертлар белән йөргәндә аның төркемендә композитор Марат Хөснуллин музыкант булып эшләгән иде. Хәзер аны сәнгать өлкәсеннән китте дип беләм. Аннан соң Алмаз абый «Биш татар» дигән проект оештырды бит инде. Шул проектта бу Марат Хөснуллин да катнашты. Равил, Рәшит абыйлар белән танышып киттек тә, «Шамкай, Шәрә, Мортаза» проектын ясау башка килде.  Анекдотларны җыеп, сценариен үзем яздым, Марат режиссеры булды, Рәшит абый белән Равил абый уйнарга каршы килмәделәр.

Бу 1997 еллар, минем Казанга күчеп, Рәмис Низамов белән бергә эшли башлаган чор.

Ул проектның бераз файдасы булдымы соң?

Кеше башына бишәр мең сум түләделәр. Ул вакыт өчен аз акча түгел иде. Шамкай белән Шәрәфи каршы килмәгәч, безнең кебек башлап килгән артистларга гел ярап куйгандыр ул. 

Бу проект бик уңышлы булды, әйбәт сатылды. Әмма безгә сатылганнан процентларны түләмәделәр.

Нигә түләмәделәр?

Безнең ил бит инде ул, мең сәбәп таптылар. Артыннан йөреп булмады. Судка бирәсе идек без, аннан кул селтәдек. Барыбер очын таба алмас идек.

Чит илләрдә артистлар кинога төшә дә, аларга 1 миллион доллар акча бирәләр. Фильм сатылганнан соң актерга тагын 10 миллион доллар түләнә. Безнең очракта, сценарий авторы буларак миңа аз гына килде бугай, ә артистларга бер тиен дә түләмәделәр.

Ә бит халык бик яратып карады аны. Кассеталары шундый яхшы сатылды. Илназ Хәнәфиев дигән җырчы да: «Сезнең ул  проектның бөтен кассеталарын да саклыйм, әле дә карыйм», - дип әйтеп торды әле. Менә ул яше буенча минем улым булырлык кеше бит инде. 

Әлеге проект күпмедер танылу да алып килде. Шул кассета чыккан вакытлар. Машинам янында урамда басып торам. Ерак та түгел, алты-җиде малай узып бара. Берсе мине күреп: «Пацаны, это же Муртаза», - дип кычкырды да, миңа таба килә дә башладылар болар. Тиз генә машинага кереп утырдым инде. Алай урамда танып, чит кешеләр эндәшкәндә һәрвакыт кыенсына торган идем. «Әйе, бу мин», - дип күкрәк киереп йөри торган гадәтем юк. ГАИ хезмәткәрләре таныганда гына рәхәт (көлә). 

«Татарга юморны чәйнәп каптырырга,  аннан  йотып җибәрергә булышырга кирәк»

Бүгенге эстрадада шәп юмор осталары бармы? Мәсәлән, Шамкай кебек. Шамкайны халык үлеп ярата иде.

Бүген рәхәтләнеп карарлык юмор осталары юк. Алып баручылар да интерактив формасына күчте. Чыгып, зал белән җиңел генә нидер кырыштыралар да, шуның белән бетте. Элеккечә монологлар, яхшылап әзерләнгән чыгышлар юк. Үз вакытымда Зәйнәб һәм Зөфәр белән бик озак эшләдем мин. Ул вакытта без концертка  махсус сценарий төзеп, җентекләп  әзерләнә идек. Тамашачының да исе китми хәзер юмористка, аңа җырчы булсын. Татарда юморга махсус жанр итеп карау юк, җырга күбрәк игътибар бирелә.

Ни өчен шулай соң ул?

Электән калган гадәт. Бездә юморист, алып баручы билгеле бер җырчыга бәйле. Ул аерым гына яши алмый, безнең менталитет шундый. Бездә юморны да урыстагы кебек «мин әйттем, ахырын сез уйлап бетерегез» дип тәкъдим итеп булмый. Безнең татарга юморны чәйнәп каптырырга,  аннан  йотып җибәрергә булышырга кирәк. Катлаулырак темаларга, дөнья хәлләренә бәйләп сөйләнгән юмор гомумән кабул ителми. Әллә телевизор карамыйлар, әллә болай кызык түгел ул халыкка. Кыскасы, шул авыл, көнкүреш темаларыннан ерак китсәң, сине халык аңламый башлый.


Бездә сәяси юмор булмау да шуның белән бәйлеме? Мәсәлән, рус халкы җитәкчелектән шома гына итеп көлә белә. Бездә анысы да юк. Гомумән, ниндидер яңалык алып килүче күренми.

Сөйләп кара сәяси юмор, халык аны бөтенләй кабул итмәячәк. Заманында руслардан тәрҗемә итеп эшләп караганым булды бу юнәлештә. Урыста «дуром»  бара торган юмор безнең халыкта үтмәде. Ахырын уйлап бетерәселәре килми. Безнең тамашачы хәзер юморны, начар яңгыраса да әйтәм, борынны сеңгереп аткан шикелле генә кабул итә. Килдем, карадым, оныттым, безнең тамашачының юморга мөнәсәбәте менә шул дәрәҗәдә генә. Аның каравы, билдән түбән юмор булса, рәхәтләнеп тыңлап утыра ул аны.

Элек сәхнәгә лирика да алып чыга идек. Хәзер сәхнәдә шигырь сөйли башласаң, сине залдагы 200 кешенең 10-12се генә тыңлый. Калганнары концерт күңелсез булды дип кайтып китә.

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

«Хатын-кыз юморны башка төрле кабул итә»

Нишләп юмористлар арасында хатын-кызлар юк икән?  Бу бер бездә генә түгел, башка халыкларда да шулай. Аерым юморист булып танылган хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә.

Элегрәк бар иде әле алар. Әлфия Хәбибуллина чыга иде юмор белән, Аграфена Васильева. Соңгы елларда күренмиләр шул.

Нигә алай соң ул?

Хатын-кыз ул, яшерен-батырын түгел, юморны икенче төрле кабул итә. Концертлардагы тамашачының да 80-90 проценты хатын-кыз. Әгәр дә ирләр  күбрәк утырган зал булса, син сөйләгән юмор бөтенләй башкача кабул ителер иде, бәлки, сәяси темалар да үтәр иде. Бу сүзләр белән минем хатын-кыз начар дип әйтүем түгел. Хатын-кызлар алар шулай яратылган инде. Тормышта да бит инде хатын-кыз юморны букваль рәвештә кабул итә. Аларга ирония, аеруча үзирония дигән нәрсә җитеп бетми. Татар кешесе, гомумән, үзеннән көләргә яратмый, ул башкалар  фикеренә бик бәйле. Мәҗлесләрдә уен уйната башласаң да:  «Кеше нәрсә әйтер, хәзер монда маймылланып утырасы гына калды», - дип уйлый ул.

Урыс тамашачысы, ул исәптән, бөтенләй икенче төрле. Алар рәхәтләнеп ял итәләр. Монда эчү турында сүз бармый. Аны безнекеләр дә җитәрлек эчә. Татарлар арасында да ирләреннән катырак исерүче хатын-кызлар бар. Хәтта, шешә күтәреп, башкаларны да сыйлап йөриләр әле.

Рус кешесе бәйрәмнәрдән дә кәнәгать булып, чиратка басып рәхмәтләр әйтә-әйтә кайтып китә. Безнең татарның килеп мәҗлес өчен рәхмәт әйткәне бик сирәк.

Минем милләтемне начар дип әйтәсем килми. Мин үземнең татар булуым, татар булып тууым белән горурланам. Әмма бу мәсьәлә мине борчый.

Үзгәрү өметебез бармы соң?

Белмим инде… Мине хәзерге яшьләрнең тормышка омтылышлары булу сөендерә.  «Без сезнең кадәр вакытта болай эшли идек, хәзерге яшьләрдән юк инде», - дип әйтергә ярата элеккерәк буын. Ул дөрес нәрсә түгел. Күз алдына китерсәгез, 80нче елларда урамда бик күп  шпаналар була торган иде. Менә шул шпаналар картаеп килә хәзер, үзләренең балалары, оныклары бар. Шунысын да әйтергә кирәк, ул шпанадан кем туарга тиеш иде? Алардан интеллигент туа алмый бит. Заманында шпана була торып, хәзер генә акыллыландың да, яшьләргә акыл өйрәтәм дигән нәрсә дөрес түгел. Яшьләрнең начар булуында да үзебез гаепле. Димәк, дөрес тәрбияли алмаганбыз.

«Авыл байлары концертны Казанга барып карый»

Соңгы вакытта мәзәк жанры юкка чыгып баруын күзәтергә туры килә. Анекдотлар элек сәхнәдән дә бик уңышлы сөйләнә иде. Хәзер хәтта үзара җыелышкач та мәзәк сөйләшкән кеше сирәк.

Мәзәк сөйләү түгел, хәзер яшьләр бөтенләй сөйләшмиләр бит. Кыска мәгълүмат заманы килде. Анекдотларны безнең буын кешеләре бераз сөйләштерә әле. Анысы да әкренләп бетеп бара инде.

Кайвакыт сирәк булса да авылларда концертлар куярга туры килә. Клубка яшьләр килә, әмма музыка куйгач биемиләр. Бер тирәгә җыелып утыралар да, бер-берсе белән телефон аша аралашалар. Шулай да бу вакытлыча күренештер дип өметләнәм. Суның юшкыны утырган кебек, болганчыкланыр да бетәр, дим. Кеше барыбер күмәк яшәр, аралашыр өчен туган җан иясе.

Менә инстаграмны (тыелган социаль челтәр) бетерделәр дә, күп яшьләр истерикага бирелде. Ә мин моңа сөендем генә. Бәлки халыкка аралашырга өйрәнергә бер сәбәп булыр.

Күзгә-күз карашып аралашуны бетерү - кешене ваклап тарату дигән сүз. Ә таралган кеше белән идарә итүе җиңел. Менә элек кешеләр нигә революцияләргә чыккан? Чөнки җыелып, уртак фикергә килеп эшләгәннәр. Хәзер ул әйбер берничек тә була алмый. Социаль челтәр аркылы гына уртак фикергә килеп булмый.

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

Үзегез бүген нинди юмор сөйлисез, күңел кушканнымы?

Мин хәзер сәхнәдә тормыш тәҗрибәм белән уртаклашып, шуларны сөйләп көлдерәм. Миңа 55 яшь тула инде, багаж, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Мин һәрвакыт  тамашачы белән күзгә-күз карашып аралашырга яраттым.  Кире «отдача» кирәк миңа. Программа буенча сөйләдем дә кереп киттем түгел. Планлаштырган әйберемне онытып, бөтенләй башка әйбер сөйләп кереп китәргә дә мөмкинмен.

Бүген күпчелек җырчылар концертларын үзләре алып бара. Бу ни белән бәйле? Алып баручы һөнәренең  дәрәҗәсе бетте дип санарга буламы?

Алар хәтле генә мин үзем дә алып барам дип уйлаудан килеп чыккан әйбер. Матди яктан да якын киләләрдер. Тамашачының концертларга аз йөри башлавы да тәэсир итәдер. Хәзер артистлар күп,  шуңа халыкның концертларга артык исе китми. Ләкин ул хәерчелектән түгел, ялкаулыктан аз йөри. Телевизоры бар, интернеты бар, мәдәният йортындагы шартларга караганда аның өендә күпкә рәхәтрәк.

Мин кечкенә чакларда клубка кеше күреп, аралашып кайтырбыз дип чыга торганнар иде. Хәзер киресенчә, «Мин теге фәлән белән бер клубка барып утыраммы соң?» – дип сөйләшәләр. Чөнки тегесенең матди дәрәҗәсе югарырак. Кешеләр арасында көнчелек башланды. Хәзер авылларда синең концертыңа әбиләр, урта хәлле кешеләр килә. Тик байлары гына түгел. Аның акчасы бар, машинасы бар, авыл клубына килгәнче ул концертны Казанга барып карый.

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

«Милләтне сәнгатьтән башка танытып булмый»

Сезнең сәхнәгә килгән чорда эстраданың  үзенчәлеге нидә иде?

Халык белән артистларның үзара мөнәсәбәтләре якын иде. Хәзер артистлар шул социаль челтәрләр аша теләсә нинди бәхәсләр чыгарып, тузга язмаган фотолар куеп, шәхси тормышларын тулысынча ачып салып үз дәрәҗәләрен үзләре төшерәләр. Артист күпмедер дәрәҗәдә серле булып калырга тиеш. Бөтен нәрсәне сөйләп биргәч, кызыгы бетә бит аның. Элек буй җитмәс тоелган артист халкы бүген аяк астында аунап яткан кебек. «Телим икән, түлим мин аңа 30-40 мең, нәрсә сорасам, шуны килеп җырлый ул миңа», - ди халык. Ягъни азмы-күпме акчасы булган теләсә кем артистны җиңел генә сатып ала. Җырчысы да шуңа риза. Ни өчен актив алып бара ул социаль челтәрләрен? Чөнки үзен сатып алганнарын көтә.

Сәхнәне дә акча эшләүнең җиңел ысулы буларак кабул итәләр. Күп кеше кредитлар алып радио-телевидениедә җырларын әйләндерә. Әмма бу сине еш күрәсәттеләр, еш ишеттерделәр дә, шуның белән тамашачы яратты дигән сүз түгел. Әле бит энергетика дигән нәрсә дә бар. Менә өйләнгәндә кыз синең байлыгыңа кызыгып кияүгә чыккан ди. Соңрак, синең начар кеше икәнеңне аңлап алгач, барыбер аерылышачак. Монда да шуның кебек. Кешегә синең  статуэткаң бармы, юкмы, мөһим түгел. Җырчыны тамашачы яратырга, үзенә синнән яхшы энергия  алырга тиеш. Әгәр шул энергияне бирә алмыйсың икән, хет миллионннар түк, кабул итмәячәк ул сине.

Бүгенге татар эстрадасын тәртипкә салу кирәкме?

Ниндидер бер контроль кирәктер дип саныйм. Әмма безнең илдә аның бер куркыныч ягы бар. Контрольдә тотучы орган булдыру белән, әлеге дә баягы акчалы кешеләр аны сатып алачак һәм талантлы җырчылар тагын күтәрелә алмаячак.

Дәүләт тарафыннан үзебезнең татар сәнгатенә, аеруча эстрада сәнгатенә игътибар бирелергә, дөнья күләмендә  күрсәтерлек җырчыларыбызга ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хет әллә ни эшлә, әмма милләтне сәнгатьтән башка танытып булмый.

Раяз Фасыйхов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Рәсим Низамовлар бик талантлы артистлар, килешәсездер. Андыйларга дәүләт тарафыннан аерым караш булырга, аларны милләтнең йөзен ача торган чараларда ешрак катнаштырып, матди ярдәмне дә ешрак күрсәтергә кирәктер дип уйлыйм.

Татар моңы исәнме әле ул?

Үлеп бетмәде әле. Әмма аны бетерергә тырышалар. Кайберәүләре үзләре дә аңламыйча тырыша. Әйтик, гомумән, ата-ана баласына объектив карый алмый. Аю да баласына аппагым, керпе дә йомшагым дигән. Шуның кебек, кеше  баласын җырлый белә дип уйлап, акча түгә башлый. Ә ул бала аз гына да җырлый белми. Андыйлар татар сәнгатенә бары тик зыян гына китерә.

Бар талантлы яшьләр дә. Миңа шәхсән  Булат Билалов («АкБулат») бик ошый. Әти-әнисе белән дус булганга гына әйтмим мин бу сүзләрне. Мин балачакта Булатны музыкадан, сәнгатьтән ерак дип уйлый идем. Берзаман ул мине гаҗәпләндерде. Үзенә генә хас аһәңе, омтылышы бар аның. Җаны-тәне белән тырыша ул.

Бүген массакүләм мәгълүмат чараларында җырчылар турында мәгълүмат шулкадәр күп. Аннан кирәклесен генә аралап алу бик кыен нәрсә. Тамашачының аңа вакыты да җитми. Бу артист популяр булгач, чынлап та шәптер инде дип уйлый тамашачы. Бу җырчы миңа ошый дип үзе фикерләүче сирәк. Көтүдәге кебек, берсе кычкырганга башкалары җыйнаулашып шунда чаба.

Унар көн рәттән концертларны Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова куя. Аларның уңышының сере нидә? Бу уңыш озакка барырмы икән?

Бер уңыш та мәңгелек була алмый. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Сере нәрсәдәме? Иң беренче чиратта, сәхнәгә чыгып нәрсәдер эшләүче кеше үз-үзенә ышанырга тиеш. Һәм алда әйтеп үткән энергетика зур роль уйный. Аннан безнең татар халкы гадилекне ярата бит инде. Әйтик, ул җырчының җырлары тамашачы теләсә кайсы мәҗлестә торып басып башкарырлык дәрәҗәдә икән, димәк, ул үз кеше. Әгәр дә ул халык булдыра алмый торган итеп җырлый икән, моның тавышы да юк, бу юньле җырчы түгел дип уйлыйлар.

Мин, мәсәлән, Раяз Фасыйховны бүгенге көндә иң яхшы татар җырчысы дип саныйм.. Җиренә җиткереп, оста итеп башкара. Исән артистлар  арасында аның дәрәҗәсендәге талантлы артист юк әле. Чибәрлеге дә бар. Ә кайбер тамашачы аны масая дип саный. Андыйлардан: «Сезгә аның җырлавы ошыймы соң?» - дип сораганым бар. «Ошый, - диләр. «Җырлавы ошагач, сиңа аның масаюы нигә тия, сиңа Раяз белән яшисе түгел бит», -  дим.

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

«Халык җырларын үзгәртүне татарның милли көен кимсетү дип кабул итәм»

«Үзгәреш җиле» бик күп каршылылыклы фикерләр тудырган проект булды. Чынлап та, җиткерәме ул безнең милли сәнгатьне башка халыкларга?

Мин ул проектны яратмадым. Андый музыка татар музыкасы була алмый. Мәсәлән, төрек музыкасын тыңлыйбыз бит, анда милли колорит бар. Нинди дә булса уен коралы да кыстырып куялар. Ә бездә бүгенге көндә татар мелизмы бетеп бара. Безнең милли хәзинәләребезгә берничек тә кагылырга ярамый. Ул җыр Хәйдәр Бигичевлар дәрәҗәсендә җырланган икән, алга таба да шундый булып сакланырга тиеш. Халык җырларын стильләргә салуны татарның милли көен кимсетү дип кабул итәм. Безнең бит дөнья күләмендә ишеттерерлек, моңлы, бай җырларыбыз бар. Әйтик, «Җанкай, җанаш» җыры. Берсендә атаклы баянчы Риф Караметдиновны чил ил кешеләре килә торган базада  уйнарга чакырганнар. «Уйнап утырам «Җанкай, җанаш»ны. Бер немец бабае тыңлап торды да, «айн момент» дип әбисен дә ияртеп килеп җитте. Тагын бер уйна әле дип сорый. Уйнадым. «Даст ист фантастиш», - дип мактады», - дип сөйләгән иде. 

Концертларда еш игътибар итәм, бик сирәк җырчылар гына җыр авторларын искә ала. Бу хакта ни уйлыйсыз?

Бу тәртипсезлек, тәрбиясезлек. Авторларның исеме һәрвакыт әйтелергә тиеш. Күпчелек артистлар авторны игълан итүне тамашаны боза, артык сүз дип кабул итә. Матур итеп, кызыклы итеп кертеп җибәр сценарийга, әмма әйт. Ул җырны бит сиңа ышанып тапшырганнар. Күбесе җырны сатып алдым, шуңа атап тору кирәк түгел дип саныйдыр. Кибеттә дә бит киемне сатып аласың, ләкин аңа фирмасы язылган була. 

«Абый белән гомер буе горурланам»

Илсур абый, сезгә тормышта абыегыз Фирзәр Мортазинның шундый популяр композитор булуы ярдәм иттеме? Сезне Илсур Мортаза буларак беләләрме, әллә Фирзәр Мортазинның туганы буларакмы?

Мине, киресенчә, Фирзәр Мортазинның абыйсы дип уйлыйлар. Югыйсә, ул миннән ун яшькә олырак. Мин картрак күренәмме икән инде.

Әлбәттә, мин сәнгатькә абый аркасында килеп кердем. Мин бит инде рәссам булырга укыган, рәссам дипломы алган кеше идем. Солдаттан кайттым. Фирзәр Мортазин исеменең бик  популяр, бөтен җирдә яңгыраган вакыты. Абый мине: «Әйдә, тавыш операторы булып йөрерсең», - дип, җыр дөньясына алып кереп китте.

Сәхнә бит ул сихри дөнья, аны бер татыгач, аннан арынуы авыр. Ә абый белән гомер буена горурланам, чөнки данлыклы Фирзәр Мортазин кемдәдер түгел, миндә бар, нәкъ ул минем бертуган абый.

Рәссам һөнәрен үзләштерүегезне искә алдыгыз. Күңелегездәге рәссам белән артист үзара ничек килешә? Сәхнәгә игътибарны күбрәк биргәнгә «рәссам» үпкәләп ятмыймы анда?

Артист булып киткәч, рәсем буенча укыткан укытучымны очраттым. «Иҗатка хыянәт иттем бугай», - дидем, ә ул: «Юк, хыянәт итмәгәнсең, син аның формасын гына үзгәрткәнсең», – диде. Җае чыккан саен нәрсә дә булса ясарга тырышам. Рәссамлыкка укыгач, эстетиканың ни икәнен беләсең дигән сүз. Эстетика артык була алмый, сәхнәдә дә, тормышта да кирәк. Бүгенге көндә дусларны, туганнарны бәйрәмнәрдә акча биреп гаҗәпләндереп булмый. Артык кыйммәтле бүләк алырга рәт юк. Ә үз кулың белән иҗат ителгән картина алар өчен дә, үзең өчен дә кадерле.

«Улымның сәләте булмаса, ул музыкага якын да килмәс иде»

Мәүлидә апа белән озак еллар тату-матур гомер кичерәсез. Гаилә бәхетенең сере нинди?

Сере гади, эгоист булмаска кирәк. Ул мине бәхетле итәргә тиеш дип түгел, мин аны бәхетле итәргә тиеш дип карарга тиеш ике як та! Төрле очраклардан соң әле мине элеккечә ярата икән дигән фикер туа да, мәхәббәт тагын да яңарып китә шунда. Безнең бергә тора башлаганга 30 ел булды инде быел. Чынлап торып иҗатка кереп китүебезгә дә шул тирә. Шул уңайдан 18 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында «Язгы мәлдә – язгы моң» дигән тамаша үткәрдек. Зур уңыш белән узды ул, тамашачы да искиткеч иде, артистлар да барысы да килделәр, котладылар. Кавышкач, мин Мәүлидәгә ияреп, аннан кызыгып җырлый башладым. Әмма үземне җырчыга санамыйм. Кайсы җыр хәлдән килә, шуны гына башкарам. «Карурман»нарга алынмыйм. Алай да, бүгенге кайбер җырчылардан шәбрәк җырлый алам (көлә).

Мәүлидә белән бергә иҗат итәбез. Уртак язган җырларыбыз да шактый. Улыбыз да башкара безнең җырларны. Хәзер инде үзе дә русча, татарча, инглизчә җырлар яза, аранжировкалар ясый. «Болайрак үзгәртергә кирәк», - дип безне дә өйрәтә. Колак салабыз сүзләренә,  дөнья бер урында гына тормый.

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

Таланттан талант туган.

Ике яктан да музыкаль гаилә без. Минем әткәй-әнкәй, Мәүлидәнең әнисе бик яхшы җырлый иде. Улымны исә балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гарафовна кечкенәдән төрле бәйгеләргә йөртте. Мин – баласына объектив карый белә торган бик сирәк әти-әниләрнең берсе. Әгәр дә улымның сәләте булмаса,  ул музыкага якын да килмәс иде. Бу өлкәгә үзе теләп кереп китте. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Анда мөмкинлекләр күбрәк дип китеп барды. Әйткәнемчә, өч телдә җырлар иҗат итә, мәҗлесләр алып бара, тавыш яздыру студиясендә эшли. «Әти, мин сәнгатьтән башка яши алмыйм», - ди.

Сез бүген бәхетле бабай да бит әле.

Аллаһка шөкер, оныкчыгым «бабайчик» дип эндәшә. Әле беркөнне әбисе «бабаң» дип нидер әйткән дә:  «Син бабайны яратмысыңмыни, нигә бабаң дип әйтәсең? Ул бабайчик бит», -  дип каршы чыккан.

Әбисенә  «Мәүлидә» дип эндәшә.. Әбисенең картаясы килми, үзе шулай дип әйтергә өйрәтте.

Оныгыгыз Оливия исемле дип беләм. Нигә шундый ят исем куштыгыз?

Мин үземә күрә балаларга башкарак исем юкмы дип караган идем. Мәгънәле исем, «бәхетле» дигәнне аңлата дигәч, сүз әйтмәдек. Каршы төшеп, балалар белән мөнәсәбәт бозып, бер файда да юк. Чынлап та бәхетле булсын, шул иң мөһиме.

 

Фото: © https://vk.com/id193723487

 

 Гаиләдә ир-атның һәм хатын-кызның роле нинди булырга тиеш?

Татарда хатын-кыз иреннән ярты кәлүш булса да артта барырга тиеш дигән сүз бар бит. Бу безнең гаиләгә дә кагыла.

Нинди үкенечләрегез бар, Илсур абый?

Ансыз булмый торгандыр инде. Алар ничектер этаплап бара бит. Бүгенге көндә матбугат чаралары белән арлашырга, театр өчен нидер язарга туры килә. Күңелемә чынлап  ошаган эшкә кереп утыргач, ничектер тынычландым.

Шулай да үкенечләр бар. Яшь чакта үзеңне дөрес эшлим, алга барам дип уйлыйсың. Ата-анага катырак әйтеп рәнҗеткән чаклар да була. Яшь барган саен алар искә төшә…

Алга нинди планнар белән яшисез?

Без Мәүлидә белән ул яктан охшаган. Безгә план корырга ярамый, югыйсә, ул барып чыкмый. Әллә ни зур планнар кормыйча яшәргә тырышабыз. Ходайга тапшырып, ничә елдан соң булса да атказанган исемнәре бирделәр бит инде. Ул исем бер яктан бернәрсә дә бирми кебек, шулай да безнең илдә генә бирелә торган исемнәр бит алар. Шуңа күрә балалар, туганнар, дуслар өчен сөенеч булды. Үзебезнең дә күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә.

Иң зур план – кеше булып калып, Ходай биргән гомерне лаеклы яшәп бетерергә, ә тагын нәрсә язганын, нәрсә эшләргә кирәклеген үзе күрсәтә ул.

Рәхмәт, Илсур абый, уңышлар!

 

Фото: © Илсур Мортазаның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100