Илсур Һадиуллин: «Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез дип, репетитор ялларга кирәкми»
БДИ, ВПР, кәгазь журналларны кире кайтармау, укытучыларны мәсхәрәләүнең нәрсәгә китерүе, дәрестә телефон куллану һәм башкалар турында фикерләре белән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында уртаклашты.
«Кәгазь журналны кайтарыгыз» диючеләр бар. Кире кайтмыйбыз!»
2024 елга аяк басып, өченче чирекне башлавыбыз булды, «яңа система, яңа электрон көндәлек булачак икән» дигән яңалык зилзилә куптарды. Кышкы гыйнвар зилзиләсе булды ул. Кайбер ата-аналар бөтенләй «чебеннән фил ясады» шикелле. Министр да, яңалыкларга бик хафаланган ата-аналарга аптырап, яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчүнең сәбәпләренә ачыклык кертте.
«Электрон мәгариф» системасы Татарстанда 10 ел гамәлдә, Россиядә беренчеләрдән булып керттек без аны, 10 ел элек кәгазь журналдан киттек. Электрон система ата-аналарга балаларының билгеләрен дә вакытында белеп бару өчен яхшы мөмкинлек булды бит. Былтыр укытучылардан, ата-аналардан «өзеклекләр туа, начар эшли башлады» дигән гаризалар буенча, система яңартылды. Башкаларны да тыңларга өйрәнергә кирәк! Шуңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин арасында узган елның августында Мәскәү системасын куллану турында килешү төзелде. Мәскәү электрон мәктәбеннән вәкилләр килде. Октябрьдән декабрьгә кадәр администраторлар, мәктәп директорлары, завучлар өчен онлайн режимында укытулар үткәрдек, өйрәттек.
Ни өчен 9 гыйнварда гына әйттеләр, дип сораулар яуды. Ата-аналар гыйнвар каникулларында рәхәтләнеп ял итсеннәр, дидек, алдан борчымадык. Каникулдан соң барысы да тәртиптә, югыйсә: укытучылар мәктәптә, уку процессы бара, ашханәдә ашаталар… Иң мөһиме шул бит инде! Ә монда әйтерсең яңа система белән революция булган, 9ы килделәр дә шаккаттылар. Билгеле, 2 көн программа «эленеп торды», начар эшләде. 501 меңнән артык бала, 1 млн ата-ана, әби-бабайлар берьюлы системага керә башлагач, тоткарлык була инде. Яңа система түгел ул, яңартылды гына. Шуны аңларга кирәк! – дип басым ясады Илсур Һадиуллин.
Министр әйтүенчә, РФ Хөкүмәте карары, закон буенча, без 2023 елның 1 мартыннан үзебезнең илдә җитештерелгән платформаларда эшләргә тиеш.
– «Сферум» платформасы бар, шуңа күчәбез. Парольләр өләштек, ата-аналар ЕСИА аша керергә тиеш. Бу – ышанычлы система, куркасы юк. Балаларның персональ мәгълүматлары, дигән булалар, кайда саклана ул, дип хафаланалар. Әлбәттә, безнең илдә саклана, кайда саклансын инде ул?! «Электрон мәгариф» 10 ел эшләү дәверендә бер генә мәгълүмат та читкә китмәде! Яңа платформада инде күпчелек ата-аналар теркәлде. Бернинди кыенлыгы юк – 14 яшьтән бала үзе теркәлә, 14 яшькә кадәр – ата-ана аша. Әйе, «кәгазь журнал кайтарыгыз» диючеләр дә бар, тик без кире кайтмыйбыз.
Укытучылар тарафыннан «аңламыйбыз, катлаулы, керә алмыйбыз» диючеләр булды. Бу платформада цифрлы ярдәмче, ата-аналар, укытучылар, укучылар өчен кушымталар бар. Әйтик, мин химия укытучысы икән, анда 2 млн нан артык әзер дәрес, мин нәрсәдер куллана алам. Ата-аналар да ачыктан-ачык күрә. Мәсәлән, КТП – календарь-тематик план, элек андый нәрсә юк иде. Бала иртәгә, 15 мартта, 10 майда нинди тема үтәчәкләрен белә. Ата-аналарга да күренә, шуңа бала «без әле ул теманы узмадык, мин ул дәрестә юк идем...» дип алдый алмый. Ата-аналар нинди темалар узганнарын белеп тора.
Бу системада китапханә, лаборатор дәресләр, үзеңне тикшерү өчен тестлар да бар. Кемнәрдер «безне мәҗбүр итәләр» диләр – итмиләр, эшлисегез килмәсә, эшләмәгез, өстәмә белем чыганагы гына бит ул, ләкин тагын бер тапкыр әйтәм, кәгазь журналга кайту булмый! Электрон мәгарифтән китик, диләр, ничек инде алайса электр утыннан баш тартып, керосин лампаларга кире кайтыйкмыни?! Алай булмый! – диде Илсур Һадиуллин.
«Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез дип, репетитор ялларга кирәкми»
Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында имеш-мимешләр булса да, әле бер карар да юк, ул федераль дәрәҗәдә генә кабул ителә ала. Шулай да, министрның БДИ ның киләчәгенә карата кызыклы шәхси фикере бар.
Ул бүген Россиядә БДИ дан тыш укучыларның белемен бәяли торган башка механизм булмавын искәртте. Элек башта – мәктәпләрдә чыгарылыш, аннары вузларга керү имтиханнары булса, бүген БДИ ике сынауны берләштерә дигән сүз. Бала белән 1нче сыйныфтан ук шөгыльләнсәң, БДИдан куркасы юк, дип саный министр.
– Әгәр 1нче сыйныфтан бала белән көн саен шөгыльләнсәң, бер проблема да юк. 9-10 сыйныфта гына БДИ дип «башка ябышсаң», бу – инде «янгын режимы», ул беркемне коткармый. Аннары «репетитор ялларга кирәк» дигән сүзләр тарала. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез дип, репетитор ялларга кирәкми. Мәктәпләрдә уку процессын тиешенчә алып барырга кирәк.
Әйтик, мин табиб булам, миңа физика, биология, химия кирәк, башка предметлар кирәкми, дип булмый. Аттестат алу өчен бала бөтен уку курсын, барлык модульләрне дә тырышып узарга тиеш, – ди Илсур Һадиуллин.
Министр әйтүенчә, 11 еллык белемен бала практикада куллана белергә тиеш. Сынауларга «дөрес җавапка галочка куеп чыгу» гына дип карарга ярамый, дип искәртте.
– Хәзер ел саен белем тикшерү биремнәре үзгәреп, яңартылып тора. Кайбер ата-аналар, «галочка» куяр өчен генә бернинди логик фикерләү кирәкми, диләр. Юк, моннан китәбез. Барлык предметлардан диярлек язма, җөмләләр белән аңлатып бирә торган биремнәр бар. Балалар инша, изложение язалар... Балада уку грамоталылыгы булырга тиеш, ягъни, әсәрдән төп фикерләрне аерып чыгарырга, берәр әсәргә нигезләнеп, фикерен белдерергә өйрәнергә тиеш, – ди Һадиуллин.
«Бәлки, алга таба БДИ 11нче сыйныфтан соң вузларга керәчәк балалар өчен генә калыр»
Министр, аттестат конкурсы буенча, 9нчы сыйныф чыгарылыш укучыларының 60 проценты техникум-көллиятләргә керүен әйтте. Эшче булырга теләгәнгә түгел, БДИдан курыкканга күрә, ди.
– Алар чыннан да эшчеләр булырга теләгән балаларның урынын ала дигән сүз. Кемдер слесарь, сантехник, химик процесс операторы… булырга тели. Яхшы династияләр бар. Алтын куллар, алтын фонд югары бәяләнә бүген. Бу мәсьәләдә үзгәрешләр булачак.
Бәлки, алга таба БДИ 11нче сыйныфтан соң вузларга керәчәк балалар өчен генә калыр. Бу – минем шәхси фикер генә, аны белдерү кебек кабул итәргә кирәкми. Бәлки, аттестат алыр өчен генә БДИ бирдермәсләр, ә билетлар буенча имтихан булыр... Андый балалар 15 процент тирәсе, – диде Илсур Һадиуллин.
Министрның сүзләре чынга ашармы-юкмы – күз күрер…
«ВПР да «5»ле куярга тырышырга кирәкми»
Министр ВПР (Бөтенроссия тикшерү эшләре) темасына да тукталды. Ул 4нче сыйныфтан башлап, 9, 10 сыйныфтан кала ел саен уза. Быел ул 18 мартта узачак икән, һәм быел чит телдән ВПР юк, ди Һадиуллин. ВПР уку елы дәвамында балаларның туплаган белем дәрәҗәсен тикшерү максатын күзаллый. Балаларга ясалма «5»леләр куярга кирәкми, ди министр. Нәрсәдер «чиста» булмаганын система бик тиз ачыклый икән.
– ВПР вакытында кемгәдер булышырга тырышырга кирәкми. Әйтик, бала 1нче сорауны чишә алмый, 10нчысын «чишә» икән, бу инде баланың белемендә шик тудыра. Анда хәйләле бер механизм бар: тикшерү эшләре шулай төзелгән ки, экспертлар, компьютер теләсә нинди мәктәптә – шәһәр, авыл мәктәбеме, Тамбовмы ул, Татарстанмы – «нәтиҗәләр бик үк объектив түгел» дип йомгак чыгара. «5»ле куярга тырышырга кирәкми, «2»ле булсын, аның каравы, объектив билге ул, – дип укучыларына «булышырга тырышкан» укытучыларны да кисәтеп куйды Илсур Һадиуллин.
Яңа технологияләр керсә дә, үзебез эшләргә тиеш!
Илсур Һадиуллин сүзләреннән аңлашылганча, яңа технологияләр керсә дә, укуны җиңеләйтү турында гына уйларга кирәкми. Әгәр укучы предметны төшенмәсә, андый технологиянең беркемгә кирәге юк, ди ул.
– Әйе, интерактив тактаны кушып, бөтен класс белән кайдадыр ниндидер химик тәҗрибәләр, лаборатор дәресләр узганын карап утырырга була, тик ник кирәк ул?! Мин үз балаларым белән класста үзем шөгыльләнсәм, яхшырак бит, моның өчен шартлар да бар. Без кеше эшләгәнен карарга түгел, үзебез эшләп карарга тиеш, – дип, министр эшне җиңеләйтү түгел, балаларны тырышырга өндәү, мәҗбүр итү булырга тиешлеген ассызыклады.
– Чыннан да, «уку – энә белән кое казу» дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит. Балалар шуны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Яңа технологияләрне кулланып була, ләкин барыбер мәктәптә укучы һәм укытучы – төп фигуралар, – ди Илсур Һадиуллин.
Бала дәрестә телефоннан файдалана аламы?
Министр замана чиренә әйләнгән телефон һәм гаджетлар темасына да тукталды. Аның сүзләренчә, уку процессы вакытында балаларның да, укытучының да телефоннан файдаланырга хакы юк. Бу – мөгаллимнәрнең дә, балаларның да игътибарын читкә юнәлтә, дип искәртте ул.
– 273нче Федераль законга гаджетларга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Һәр мәктәптә үз кагыйдәләрен билгели торган локаль акт бар. Телефоннарны җыеп алуның һәркайда төрле формасы.
Кызганыч ки, шундый гаиләләр дә бар, анда балалар, әгәр кемдер тавышын күтәрсә, ата-аналарыннан «кыйммәтле» киңәшләр ала. Интонацияне үзгәртү, тавышны күтәрү яки төшерү кайчагында мәгълүматка басым ясау өчен кирәк бит ул. Кайчак бер мәгънәсез, кирәкмәгән кисәтүләр ишетелә – елмаймый, дөрес карамый, имеш...
Әйе, укытучының балаларны кимсетергә хакы юк, әмма укучылар да мөгаллимнең статусын түбәнәйтергә тиеш түгел. Кайчак бөтенесен рәттән телефонга төшерәләр – балаларны ашханәләргә алып төшкәндә, экскурсияләргә алып барганда, дәрес вакытында да. Төшерәләр дә социаль челтәрләргә куялар. Мин моңа кискен каршы, бу – мыскыл итү, гаиләнең үзенә дә хурлык. Ата-аналар шуны аңларга тиеш: алар шул рәвешле балаларын үз уңышсызлыкларының сәбәбен чит кешеләрдә эзләргә өйрәтәләр. Болай ярамый. Без үз гамәлләребезне яхшылап уйларга тиеш.
Бала укытучыны тыңларга тиеш, юкса ул иртәгә ата-анасын тыңламаячак. Без бит бөтенләй телефонны мәктәпкә китертмәскә димибез, тәнәфес вакытында яки дәресләрдән соң шалтыратсыннар, «кайтам, мәктәптән чыгам...» дисеннәр. Әмма без дәрес вакытында телефоннан файдалануларына катгый каршы, безнең позиция законга нигезләнә, – диде Илсур Һадиуллин.
Без ел саен укытучыларга кытлык сизәбез
«Кәгазь боткасы» аркасында яшь укытучылар мәктәптән китә, дигән борчулы сорауларга җавап итеп, министр: «Укытучыга хөрмәт белән карамый торып, шулай дәвам итәчәк тә. Укытучыны телефонга төшереп, гаебен фаш итәргә тырышкач, укытучының абруе төшә, алай булырга тиеш түгел ул. Сорауларың бар икән, мәктәпкә килеп сөйләшергә, ачыклык кертергә тырышырга кирәк!» – диде.
Һадиуллин Татарстанда физика, рус теле, математика, чит телләр, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитмәгәнен әйтте.
– Ел саен педагогик әзерлек юнәлешләре буенча югары уку йортларын 3 мең кеше, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен 900 яшь белгеч тәмамлый. Бу – 4 меңгә якын дигән сүз. Әмма без ел саен укытучылар кытлыгын тоябыз. Проблема бик тә җитди, – диде министр.
Аның сүзләренчә, укытучы һөнәренә укыганнар мәктәпкә эшкә урнашмый, моны алар әти-әниләр белән эшләү бик авыр булуы белән аңлата икән. Министр үзе дә ата-аналар бик таләпчән булуы белән килешә.
– Таләпләр алар тигез булырга тиеш: үзеңә дә, укытучыга да, балага да. Кайбер укытучыларга эш йөкләнеше бик зур, шуңа укытучыларны яратыгыз. Әгәр без укытучыларның мәктәпләрдә калуын телибез икән, аларга хөрмәт белән карарга тиешбез. Хезмәт хакы, матди һәм мораль ярдәм мәсьәләләре бар анысы, барысы да идеаль дип, беркем дә әйтми, – ди ул.
Илсур Һадиуллин электән авыл җирендә укытучыга ихтирам белән караганнарын, укытучыларның гаиләләр белән элемтәсе бик тыгыз булганын да искә алды. «Укытучы – табиб кебек, һәр гаиләнең серен сакларга тиеш. Ул хәтта гаилә әгъзасы кебек, ата-аналар һәм балалар арасында мөнәсәбәтләрне белеп, тоемлап торырга тиеш», – диде.
Һадиуллин әйтүенчә, Татарстанда 2 890 яшь укытучы эшли. Аларның барысы да хезмәт хакларына 2 510 сум күләмендә өстәмә акча ала. Моннан тыш, республикада 10 мең сум алырга мөмкинлек бирә торган «Безнең яңа укытучы» гранты да гамәлдә.
747 белгеч билингваль, полилингваль шартларда укытырлык итеп белем ала. Шулай ук, Татарстан мәктәпләрендә 320 педкласс ачылган. Министр, ул укучылар педагогик юнәлешле вузларга керер һәм мәктәпләргә эшкә кайтырлар, егетләр дә килеп урнашыр, дип ышана.
Илсур Һадиуллин остазлыкның роле дә зур булуын, үзара ярдәмләшү файдага булуын билгеләп узды. «Өлкәннәр яшьләргә киңәш бирә, ә яшьләр тәҗрибәле укытучыларга яңа технологияләрнең серләрен өйрәтә», – ди ул.
Министр укытучылар өчен балаларны җаны-тәне белән ярату мөһимлеген дә искәртте. «Балаларны яратырга кирәк, бала сизә ул. Болай гына килеп эшләүнең беркайчан уңай нәтиҗәсе булмый», – диде.
Яңа уку елында безне нәрсә көтә?
Министр киләсе уку елында көтеләчәк үзгәрешләр белән дә таныштырды.
– Быел 1 сентябрьдән 8-11 сыйныфлар өчен яңа предмет – ОБЖ урынына ОБЗР (Основы безопасности и защиты Родины) – «Ватан иминлеге һәм аны саклау нигезләре» дигәне керә башлаячак икән. Моның өчен махсус дәреслекләр сатып алыначак.
9-11 сыйныфлар өчен – җәмгыять белеменнән, 5-9 сыйныфлар өчен үзгәрешләр кертелгән яңа тарих дәреслекләре чыгачак.
Хезмәт предметы кире кайта. 1-9 сыйныфлар өчен яңа дәреслек барлыкка киләчәк. Кул белән эшләү җиһазлары – станоклар булачак, нәкъ элеккечә. Бу – бик яхшы карар. Мәктәпләрдә тәрбия юк, дип гаепләүчеләр бар, моның белән килешмим. Укыту тәрбия белән үрелеп бара ул. Ә идеология булмавы – анысы башка мәсьәлә. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, «Алдынгылар хәрәкәте» («Движение первых») булдырылды. Бездә Татарстанда аңа Тимур Сөләйманов җитәкчелек итә, барлык шәһәр-районнарда структуралары бар. Бу хәрәкәт балалар бакчалары, мәктәпләрдән башка яши алмый, шуңа алар белән бик тыгыз эшлибез.
Рухи мәдәниятләр нигезләре – ОДКН предметы урынына 2025 елның 1 сентябреннән төбәк тарихы буенча яңа предмет барлыкка киләчәк. Татарстан, Псков өлкәсе тарихы... Ул – тарих дәресләренә модуль рәвешендә. Галимнәр хәзер шушы курсны төзү белән шөгыльләнә, ул курс федераль исемлеккә кертеләчәк. Моның өчен федераль казнадан акча бүлеп бирелә. Аннары экспертиза узачак. Балаларга төбәк тарихы, халыклар традицияләре, диннәр турында мәгълүмат биреләчәк... Бу – бердәм федераль программа буенча барачак, – дип сөйләде министр.
Илсур Һадиуллин тапшыруның азагында мәгарифне гаилә белән тиңләштерде. «Гаиләдә аңлау булганда гына ул нык була. Мәгариф системасы да нәкъ шулай: һәр яктан аңлау булганда гына ул тотрыклы, нык була ала», – диде.