Балачак дустым, күршем Илсөяр турында сөйлисем килә. Җәен инеш аша салынган басманы юып, язын чүрәкәй уйнап үстек без аның белән. Бала вакыттагы иң рәхәт «эш»ләрнең берничәсе менә шулар. Язгы кояш карый башлагач инеш суы җылы бит, аркылы салынган басманы рәхәтләнәбез юып. Суы аяк астында гына. Мул су белән югач басмадагы балчыклар тиз юылып төшә. Нәтиҗәсе дә шунда ук күренә. Аннан соң ләмгә батып, аякка комнан «гулфи» ясыйбыз. Ә чүрәкәйгә килгәндә, аны хәзер уйнамый бугай бала-чага. Әллә исеме башка төрлеме икән? Ике таяк ярдәмендә уйнала чүрәкәй. Карлы-бозга тишек ясыйсың да, таякларны шуннан ыргытып җибәрәсең. Таяк төшкән җиргә кадәр икенче таягың белән очколар санап барасың. Кем ераграк ата, шуның очкосы күбрәк килеп чыга. Ә таякны берәвең ыргытканда икенчең тотып калса, урыннарны алмашасың. Бик кызык һәм хәрәкәтчән уен. Илсөяр кайчан урамга чыга икән, дип койма аша күзәтеп, көтеп йөри идем. Кызлар уены курчаклы, «өй»ле дә уйнадык үзе.
Күрше кызын әни миңа гел өлге итеп куя иде. «Илсөярнең чәче биленә җиткән», «Илсөяр тезеннән озын матур күлмәк кигән, биленә пута куйган», дия иде әни. Чыннан да якты чәчәк кебек үсте Илсөяр. Төскә-биткә дә якты, кызгылт чәчле, төз буй-сынлы. Яшьлегендә берәр режиссер күреп алган булса, берәр мелодрамага актриса итеп алган булыр иде. Мелодрамада тыныч геройлар да була бит. Ни өчен тыныч, дим. Илсөяр тыныч, ихлас һәм сабыр ул. Хәзерге заман хатын-кызлары арасында кылану, ясалмалылык күп. Ә Илсөярдә аларның тамчысы да юк. Актриса булыр иде дип сокланып әйтүем, аның хыялында андый уйлар булмагандыр. Мәктәпне тәмамлагач, райондагы һөнәр училищесында пешекчелеккә укыды. Бераз вакыт колхоз ашханәсендә эшләгәч, фермага эшкә керде. Күрше егете Хаҗип белән гаилә корып, өч малай, бер кыз алып кайттылар.
Хаҗип авылның иң тырыш кешеләре Нурмөхәммәт абый белән Тәслимә апа гаиләсендә үскән егет. Унбер бала үсте бу гаиләдә. Алар үскән йорттагы киртә-коймага кибәргә эленгән носкилар бүген дә күз алдында. Чиләк-чиләк кер чайкый иде ул нигезнең кызлары. Һәммәсе дә хезмәттә үсте аларның. Бүгенге тормышлары да җитеш. Һәркайсы тормышлы, балалар үстерәләр. Нурмөхәммәт абыйның исемен Нурмый абый, дип, якын итеп, кыскартып кына әйтә идек. Амбар мөдире булып эшләде ул. Икмәк исе килә иде аннан. Йорт хуҗалары икесе дә гүр иясе инде хәзер. Аларның дәвамчылары – оныклары үсә. Хаҗип хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы механизаторы. Урак вакытында район буенча беренче өчлектә баручы алдынгы комбайнчы. Илсөяр һәм Хаҗип Дәүләтшиннар «Шытсу» җәмгыятенең тырыш хезмәтчәннәре.
Әле бер көн хәбәрләшеп алган идем, беренче сменадан эштән кайттым да, бераз ял итеп утыра идем, ди Илсөяр. Өч сменада савыла икән сыерлар. «Мин хәзер «Делаваль»дә савам бит, беренче сменада булганда иртәнге сәгать өчтә барабыз, өченче сменада булганда эш кичке тугызда бетә», – ди. - Монда эш җайлырак, сөтне күрмибез дә, сөтле флягаларны күтәреп йөри торганда да эшләдем, хәзер җайлырак инде, ферма бетмәсен генә, авыл кешесенә эш бит ул, эше булгач ашы да була», – ди. Быел «Үз һөнәренең остасы» дигән Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.
Әле уйлап куйдым, исем кешенең тормышына йогынты ясый диләр бит. Чыннан да, дөрестер ул. Илсөярне ил дә сөя: хезмәтен күреп зурлыйлар. Үзе дә илне сөя. Илен, туган авылын ихластан яраткан кеше генә авылын шәһәргә алмаштырмыйдыр ул. Шуңа бәйле рәвештә тагын бер күркәм ягын әйтәсем килә: ул бик күп китап укый. Китап, газет-журналлар уку да илне сөюнең бер билгесе минемчә. Китапларда ил тарихы, кешеләр язмышы. Аларга битараф булмаган кеше китапларны ярата да инде. «Татар халык әкиятләре укып үстем. Минем әни әкиятләр ярата иде бит, шуларны кызык итеп капка төбендә утырганда сөйли иде. Шуннан яратып калдыммы икән, вакытым булганда укырга тырышам. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын кат-кат укый идем. Мәһдиев бигрәк авылча, күңелгә якын итеп яза белгән, дип яратып укыйм. Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина китапларын укыдым соңгы вакытта», – ди Илсөяр.
Абзары тутырык мал, җәен бакчаларында мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш, печән үстерәләр. Табыны тулы мул ризык, ничә күрсәң камыр ризыгы. Йөгерә-йөгерә фермада эшләп кайта. Шушы хезмәтләр арасында китап укырга да вакыт таба. Сокланам мин сиңа Илсөяр!
Һәм ул бик ярдәмчел һәм туган җанлы. Минем кызым авылда китапханәдә эшләп алды. Кыш көне кар көрисе бит инде авылда. Кайбер көнне кечкенә таулар өеп куя буранлап яуган кар. Кызым районнан такси белән барып йөри эшкә. Бураннар ял көннәренә туры килсә, хәйран гына өелә кар көртләре. Шундый көннәрдә малаен, кечкенә кызын ияртеп, көрәген алып, әйтми-нитми генә Илсөяр кар чистартырга ярдәмгә кереп җитә. Өендәгесен тәртипкә салып, ризыгын әзерләп, һава суларга чыккан җирдән ялт кына кар көрәп куя. Әнисе үрнәгендә малае Илмаз да мәктәптән кайтуга кар көрәргә кереп җитә. Егетләрчә, йөгерттереп кенә чистартып куя карларны. Илсөяр кебек ихлас, игелекле кеше генә үзенә кире ярдәм көтмәстән ярдәм итә аладыр. Китапханә, клубта узган чараларда да актив катнашучы әле ул. Хәзер бит мәдәни чараларга кеше җыю да җай гына бармы.
Үзем язам, үзем уйлыйм. Хәзер күпчелек иҗат кешеләре милләтне саклыйбыз, дип үз фикерен җиткерә. Булдыра алган кадәр һәммә кеше, һәр һөнәр иясе үз милләтенә хезмәт итәдер, дип уйлый мин үзем. Сәхнәгә чыгып халык каршында җырлау, шәһәргә китеп, татарлыкны саклыйк, дип, авылны сагынып шигырь язу гына милләтне саклауга кермидер ул. Менә Илсөяр милләтне саклауга чын мәгънәсендә үзеннән өлеш кертә. Беренчедән, ул бик сабыр татар хатыны. Икенчедән, милләтне дәвам итәчәк уллар - Нәфис, Илсаф, Илмаз, кызлары Язгөлне үстерәләр. Ил табынын баетуга зур өлеш кертә. Татар язучыларының китапларын укый. Ул укымаган китап юк авыл китапханәсендә. Әле уйлап утырам: бәбкә саклаганда мин тишек чиләк төбенә утырып шигырь язып хыялланганда, күрше кызы Илсөяр тормыш итәргә өйрәнгән. Шунысы сөенечле: һәркем үзенчә бәхетле.
Илен сөяр, милләт җанлы авылдашлар һәр авылда бар. Әмма аларның милләт өчен эшлим дип әйтү уйларында да юк. Чөнки алар хезмәтне, илне яратуны тормыш рәвеше итеп алганнар. Аларның илне яратуы - авылдашларының хәлен белүендә, бердәмлектә, туган җанлылыкта, балалар үстерүендә. Хәзерге яшьләрдә дә менә шундый балачак дуслары булсын иде.