Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың үз туган көненә багышланган җыры чыкты

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың үз туган көненә багышланган җыры чыкты
Рамил Гали

Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова 4 февральдә туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул, үзен котлап, «Яхшы кеше туган бүген» дигән җыр яздырган. Илсөя төркеме белән бу җырга кызыклы клип та төшерде. Әмма әлегә музыкаль мәйданчыкларга җыры гына чыкты.

Җырның авторлары – Ренат Галиәскәр һәм Илдус Дәүләнов.

«Туган көннәрегездә бу җыр яңгырар, дип көтәм. Нормуль же. Ду китереп истәлеккә видео төшерергә онытмагыз, мине дә билгеләгез», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.

Комментарийларда җырчыны иҗатташ һәм виртуаль дуслары туган көне белән котлаган, изге теләкләрен юллаган.

«Яхшы кеше туган бүген, уйласам – исем китә.

Көндә җай табып торасың җир җимертеп яшәргә.

Теләкләрнең иң изгесе – бөеремнең түреннән,

Ел да машина яңарту килсен синең көчеңнән.

Әллә ярый да тугансың,

Молодец син, ичмасам!

Яши белеп яшисең бит,

Тагын да шулай кылан», – дип җырлый Илсөя Бәдретдинова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100