Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова 90нчы еллардагы исереп сугышулар турында туган көненә клип төшерә

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова 90нчы еллардагы исереп сугышулар турында туган көненә клип төшерә

Шушы көннәрдә эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинованың концертлары – Балтач якларында. Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, аның иҗат төркеме – «ИБ» банда – концерттан соң яңа җырга клипта төшәргә да өлгергән.

Җырның исеме әлегә билгеле булмаса да, булачак клипның темасы 90нчы еллар табыны белән бәйрәм –  ашап, эчеп, соңыннан сугышып таралашуга корылганга охшап тора. Кайсыдыр егетнең күз төбе күгәргән, кемнеңдер теше төшкән, кемнеңдер чәчәкле эчке ыштаннан гына бәйрәм итеп йөрүеннән чыгып фикер йөртсәк, бәйрәм «ничава» гына чыккан, һәм клиптан да яхшы кәеф көтәргә була.

Кыскасы, Илсөянең туган көнен бәйрәм итәләр. Араларында председатель малае да бар. Сугышны да шул «текә» малай башлыймы – «безнең авылларга тияләр» диюдән башлана сугыш. «Безнең авыл малайлары алай сугышмыйлар, болай итеп берне бирәләр генә», – дип очып килеп тотына ыштанын кияргә оныткан егет.

Өстәлләре дә 90нчы еллар стилендә: банка-банка компот, пешкән бәрәңге белән ит, «шуба» салаты, кош теле – чәй токмачы, мулдан итеп чәк-чәк. «Авыл өстәлләре, карагыз әле. Альбина әзерләде. Настоящий 90нчы еллар», – дип сөйләнә-сөйләнә, видео төшерә үзе Илсөя Бәдретдинова. «90нчы елларда болай итеп йөрмәннәр дә инде», – дип кушылды яшьрәк кенә тавышлысы. Бәлки ул елларда әле ул тумагандыр да. «А как уж», – дип инандырды аны Илсөя ханым. Кем белә, бәлки 90нчы елларда әле мәктәп укучысы гына булган Илсөя, бәлки, нәкъ менә шушылай итеп туган көнен уздырырга хыяллангандыр да?

Ильсөя үзе дә: «Бик күнелле генә клип булырга тиеш, Алла боерса. Мин гомеремдә дә шул хәтле көлмәдем. Короче, күрергә кирәк», – дип бәяли ул чираттагы «иҗат җимеше»н. Аның сүзләренчә, команда «арыган, но довольные». Яңа җырны 3 көннән чыгарырга ышандырдылар, клип белән бергә чыгамы – клипсыз гынамы, әлегә билгесез. Димәк, 4 февраль – Илсөя Бәдретдинованың туган көнендә татар эстрадасы күгендә ниндидер, әле без белмәгән «ностальгически-үтречески мөгез» чыгачагын көтәбез...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100