Илсөя Бәдретдинованың 90нчы елларда исереп бәйрәм үткәрү турындагы клибы чыкты. Ул аның туган көненә багышланган. «Клип чыкты бит! Кереп карагыз әле. Үлеш анда», – дип язган җырчы.
Илсөя Бәдретдинова 90нчы еллардагы исереп сугышулар турында туган көненә клип төшерә.
Татарстанның атказанган җырчысына бүген 42 яшь тулды. «Бөтенләй үк виноград түгел, әмма бик тәмле йөзем!» –дигән Илсөя үзе турында.
Илсөя белән «җеннәре» килешүчеләр, күпсанлы виртуаль дуслары, тамашачылары, иҗатташ дуслары һәм якыннары җырчыга туган көне белән котлаулар «яудыра».