Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың соңгы клибында төшкән авыл хатыны төркемгә ничек эләгүен сөйләде

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың соңгы клибында төшкән авыл хатыны төркемгә ничек эләгүен сөйләде
Фотолар Рания Мостафина сәхифәсеннән

14 июль көнне Илсөя Бәдретдинова «Эх, әти» дигән җырына клибын чыгарды. Бу клипны команда Балтач районының Борнак авылында төшергән. Төп рольне – әти ролен җырның сүзләре авторы Ринат Галиәскәровның әтисе Әнәс абый уйнаган. Әнәс әфәндегә клип өчен хатынны шул ук районның Арбор авылыннан тапканнар.

Клипта зәңгәр күзле, кара чәчле кечкенә Илсөяне Лиана исемле Казан кызы уйнаган, ә аның әнисен – авыл хатыны Рания Мостафина. Рания татар эстрадасының иң популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова командасына ничек эләгүен түбәндәгечә сөйли.

«Иң күп килгән сорау: «Каян алып эләктең син анда?». Болай булды бу… Илсөя Бәдретдинова Альбина Фасхеевага шалтыраткан: «Альбина миңа клипка төшәргә 45-50 яшьтәге хатын кирәк», – дип. Альбина апаема шалтыраткан. Апай белән иптәш кызы күп уйлап тормыйлар, миңа язалар: «Сеңлем, Илсөя Бәдретдинова белән клипта төшәсең киләме?»

Әлбәттә килә, апай! Кайда? Кайчан? И-и-и, китте шуннан эшләр худка… Арбор авылы клубына менеп, Марат Тәлгатовичка, күлмәкләр табыйк, дим. Тапты! Рәхмәт аңа. Шәп кеше. Әбиемә төшеп, аннан карт әбинең сандыгын бушаттык. Төнне тыныч кына йокладым… Ә иртән йөрәк тибә бит, малай! Как никак – клипта төшү! Менә шуннан соң Борнакка Ринат Галиәскәровларга киттем.

Ринатның әтисе Әнәс абый белән мәш килеп, килештереп уйнадык. Казан кызы Лиана ваще шәп кыз булды. Чат үземнең тыңлаусыз бала чагым күз алдыма килде.

«Илсөя апай нинди ул?» дигән сорауга да җавап бирим әле. Менә не поверите, урыс әйтмешли: гади, йомшак, матур, тәмле телле алма апай!

Тамак ач тормады, Ринатның әнисе мул өстәлләр белән каршы алды, ә Альбина Фасхеева үзенең тәмле кабымлыклары һәм борай бәлеше белән сыйлады. Гомумән, шәп, кабатланмас, онытылмас көн булды бу», – дип язган Рания Мостафина үзенең сәхифәсендә.

«Интертат» Илсөя Бәдретдинованың әтисенә багышланган җыры күпләрнең бәгыренә үтеп керүе турында язган иде.

Җырчы үзе «Эх, әти» җырын:

«Десантник иде әти. Җизниләр дә, племянник та... Бездә гел десантниклар. 23 февраль җитсә, әтинең пилорамында җыелалар иде, утырып алалар иде... Опилка исе, чын ир-атлар көлүе, агач төбеннән ясаган өстәлдә 3 литрлы «Горбачевтан сәлам», тозлы кыяр...

Барысы да елмайган... Якын кешеләр... Исән чаклары...

Инде әти дә юк, җизнәй дә... Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк... «Әстәгы, бу банка да беткән», – дип сүгүче әни дә юк...

Ә күңел түрендә – әтидән калган җылылык...

Бу җырымны сиңа багышлыйм, әти! Мин – синең малаең! Син телөгәнчә... Сказал – больше не сказал!» – дип тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100