Ватанны саклаучылар көне уңаеннан җырчы Илсөя Бәдретдинова мәрхүм әтисенә багышланган җырын тәкъдим итә. Илсөя Бәдретдинованың якын кешеләрен сагыну хисе җырында да, бу бәйрәм көненең балачак хатирәләрендә дә чагыла.
«Эх, әти...». Илдус Дәүләнов көе һәм аранжировкасы, Ренат Галиәскәр сүзләре. Бәйрәм уңаеннан яңа җыр.
Десантник иде әти. Җизниләр дә, племянник та... Бездә гел десантниклар. 23 февраль җитсә, әтинең пилорамында җыелалар иде, утырып алалар иде... Опилка исе, чын ир-атлар көлүе, агач төбеннән ясаган өстәлдә 3 литрлы «Горбачевтан сәлам», тозлы кыяр...
Барысы да елмайган... Якын кешеләр... Исән чаклары...
Инде әти дә юк, җизнәй дә... Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк... «Әстәгы, бу банка да беткән», – дип сүгүче әни дә юк...
Ә күңел түрендә – әтидән калган җылылык...
Бу җырымны сиңа багышлыйм, әти! Мин – синең малаең! Син телөгәнчә... Сказал – больше не сказал!» – дип яза җырчы.
Әлеге сүзләр якыннарын югалткан бик күп кешеләрнең күңелләренә үткән.
«Тагын елаттың инде, Илсиюш», – дигән Әнвәр Нургалиев. «Әткәем Фидаил», – дип, Алсу Фазлыева да әтисен искә төшергән.
«Уф, елаттың, Илсөя. Бу җыр миңа да, әтиемә дә туры килә. 20 февральдә вафатына 40 ел була. Бик иртә – 33 яшендә китеп барды»;
«Әтием Галимҗан 6 февральдә дөнья куйды. Бу җырны тыңлагач, яралар яңарды»;
«Эх, әтием, белсәң икән ничек җитмәгәнеңне»;
«Үтеп керде, зур рәхмәт шундый җыр иҗат иткәнегез өчен», – дип, үз фикерләре белән уртаклашкан калганнар да.