news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«20 ел җырчы итеп тотканыгыз өчен рәхмәт» – Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем биргәннәр

news_top
«20 ел җырчы итеп тотканыгыз өчен рәхмәт» – Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем биргәннәр
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдиновага рәсми рәвештә «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Җырчыга дәрәҗәле исем таныклыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. Сөенече белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Рәхмәт минем иҗатыма югары бәя бирүегез өчен, хөрмәтле җитәкчеләр. 

20 ел сәхнәдә Илсөя Бәдретдинованы җырчы итеп тотканыгыз өчен чиксез рәхмәт, кадерле тамашачылар. Бу – безнең уртак исем»,– дип язган Илсөя тантаналы чарадан фотолар урнаштырып. 

 

Фото: © Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова үзенә мактаулы исем бирелмәүгә әллә үртәлеп, әллә көлеп, 2019 елда «Атказанмаган» дигән җыр да яздырды. Аның шул исемдәге концертлары да узды.

2020 елда, Илсөя Бәдретдиновага ни өчен бу исем бирелми, дигән сорауны мәдәният министры Ирада Әюповага да юллаган идек. «Атказанганны алыр өчен ул нишләргә тиеш?» – дигән сорауга Ирада Әюпова болай җавап бирде:

«Атказанган исемен алуның үз тәртибе бар. Аның өчен инициатива белдерергә кирәк — район хакимияте яки нинди дә булса оешма аны тәкъдим итәргә тиеш. Илсөя Бәдретдинованың үз аудиториясе бар. Ул — матур хатын һәм талантлы башкаручы. Мин Инстаграмда аңа язылган. Мин, гомумән, күп артистларга язылган».

Ниһаять, Илсөя Бәдретдиновага да исем бирелде. Инициатива белдерүче табылган, димәк. Котлыйбыз!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2022
    Исемсез
    Татар попсы буген деградация кичерэ, бер зур колхоз базарына эйлэнде. Банкеттан банкетка, туйдан туйга тэк чабып йорийлэр, материаль байлык туплап.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар