news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова хәзер атказанмаган түгел

Ниһаять, җырчыга Татарстанның атказанган артисты исемен биргәннәр.

news_top
Илсөя Бәдретдинова хәзер атказанмаган түгел
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага, ниһаять, Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасының инстаграмында язганнар.

Татар эстрадасының иң халыкчан җырчысы хәзер атказанмаган түгел! Җырчы әлеге вакыйгага карата үз фикерен: «Просто рәхмәт!» — дип әйтү белән чикләнгән. «Атказанмаган» программасы белән ни була дип сорагач: «Аның белән өч ел йөрмим ич инде. Хәзер мин «Фәрештә түгел», дип җавап биргән ул.

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова Болгар радиосына кунакка килгәч: «Нишлим мин ул атказанган исеме белән. Әле уйлап йөрим, бирсәләр, алмасаң да матур түгел, ул бит дәүләт бүләге, алсаң да… Ә мондый премияләр („Болгар“ радиосы премиясе) күңелемә якын. Монда бирегез дип сорап йөрергә кирәкми, документ җыярга кирәкми, мин җырчы, бирегез инде дип исбат итәргә кирәкми. Монда сез үзегез күреп, лаеклы дип табып бирәсез. Шунысы күңелгә бик рәхәт», — дип сөйләгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар