Илсөя Бәдретдинова яңа клибы турында: «Елмаерга, җырларга да кушалар, ярты чәчем агарды»
Илсөя Бәдретдинованың шау-шулы һәм үтә дә матур клибы чыкты. Ул шушы көннәрдә музыкаль мәйданчыкларга чыккан «Дулкыннарга каршы» җырына төшерелгән.
Клип Иделдә яхтада төшерелгән. Илсөя ханым бик матур образда – корабль капитаны булып киенгән. Ә аның командасы – матрослар формасы образында.
Клип төшергәндә, җырчының командасындагы музыкант Фәнзил Шәрифуллинның яхтада аягы шуып, Иделгә төшеп киткән иде. Бәхеткә, артист суда батмады, яхтага кире менә алды, дип хәбәр ителгән иде.
«Җыр да, клип та – «ут»! Ничек сез, курыкмыйча, ул «выступ»та басып тордыгыз, җитмәсә биеп», – дип сораучыга: «Ой, үзем генә беләм, матурым. Үкчә белән, биеп… Әле анда бик каты шуа, суда бик нык селкенә. Әле тагын елмаерга һәм җырларга да кушалар. Ярты чәчем агарды», – дип җавап биргән җырчы.
«Исән калгансыз! Молодцы!» – дип алар өчен куанган скрипкачы Иркә.
«Шәп инде, чибәрләр! Илшатны әйтмим дә инде, толстушка, бигрәк тә матур, чәнчелгере. Барысы да булдыралар, киемнәре дә, үзләре дә шәп», – дип, җырчының командасындагы баянчыга аерым игътибар биргән берәү.
Җырның сүзләрен Альбина Бәширова иҗат иткән, ә көен Илдус Дәүләнов язган, шулай ук аранжировкасын һәм тавыш яздыру эшләрен дә башкарган.
«Мин булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам!» дигән җөмләсе бигрәк ошый инде үземә. Рәхим итеп, мәгез, кадерлеләрем!» – дип язган иде җырчы.